Главная » 2011 » Ноябрь » 20 » Көмеш каләм; Тукай авылы, 4 сыйныф укучысы Өлназ Җамалетдинова
16:32
Көмеш каләм; Тукай авылы, 4 сыйныф укучысы Өлназ Җамалетдинова

Тормыш ыгы-зыгысыннан туктап,

Мәшәкатьләреңне ташла да,

Әй, туганым, үткәнеңә кара,

Анда синең нәселең башлана.

Ерак бабайлардан аваз килә:

"Тамырыңны өйрән, и бала.

Оныта күрмә, нинди җепләр белән

Кеше заты җирдә саклана.

Йң беренче - туган як тарихы,

Язмышыбыз шуңа бәйләнгән.

Икенчедән, ата-баба нигезе,

Әти-әни, туганнар, гаилә.

Үткәнен белмәгән кеше киләчәксез,

Киләчәк ул бүген башлана.

Тамырларың ныклы булсын өчен,

  Шәҗәрәңне өйрән, и бала". Барлык нәсел шәҗәрәсен төзүчеләр дә ир-ат ягыннан гына ясыйлар, ә хатын-кыз ягыннан юкка чыга. Мин дәү әтиемнең шәхси мирасханәсеннән файдаланып әнием ягыннан килгән "нәсел агачы"на игътибар итәргә булдым.

Мин - Өлназ Айрат кызы Җамалетдинова Тукай авылында туып үстем һәм хәзер Тукай урта мәктәбенең дүртенче классында укыйм. Минем әнием Гөлназ Минзәкрәм кызы шул мәктәптә башлангыч класс укытучысы булып эшли. Әнием белем алырга хирыс булган һәм педагогика университетын тәмамлаган. Ул үз эшен яратып эшли.

Әтием районда юрист булып эшли. Минем абыем Айнур 9 класста укый, ә энем Айзат Урмайга балалар бакчасына йөри. Әтием укытучылар гаиләсендә туган һәм тәрбияләнгән. Дәү әтием Гаязетдинның әти-бабалары җир эше һәм терлекчелек белән шөгылләнгәннәр. Дәү әнием Мөршидә һидият кызы тумышы белән Казан артындагы Суыксу авылыннан. Аның бабалары җир эше белән һәм читек-кәвеш тегү белән шөгелләнгәннәр. һидият бабай Заһидулла улы авыл Советы, кохоз рәисе булып эшләгән.

Мин бу язмамда әтием ягыннан килгән шәрәҗәгә бик тукталмыйм, чөнки алар хакында абыем үзенең "Безне кучатныкылар диләр" язмасында ачып биргән иде.

Әнием крестьян гаиләсендә туып үскән. Алар бер кыз (Гөлназ) һәм ике малай(Ирек һәм Илнур) үскәннәр. Аларның һәрберсенең үз гаиләсе, үз тормышы. Әбием Мөсфирәнең 7 оныгы үсәләр. Мөсфирә әбием күп балалы гаиләдә беренче бала була. Әнисе Зәйнәп (Шакур бабай белән Фатиха әби кызы) белән әтисе Галәлетдиннең (Хисаметдин улының) 10 баласы туа һәм алар балаларын тәрбияләп тормыш юлына чыгаралар. Бабам Галәлетдин авыл Советы рәисе һәм озак еллар колхоз рәисе булып эшли., Комсомол райпосында сатучы булып эшли. Аның улы Наил абый һәм кызлары да тормышларын сәүдә эше белән бәйлиләр. Әбием Мөсфирә дә ике дистә ел сәүдә системасында эшли. Галәлетдин бабам лаеклы ялга чыккач дин юлына баса, мәчет төзү эшендә актив катнаша. Чурачык чигендәге Изгеләр зиратын тимер чардуган белән тотып ала, агач утырта..

Бабам Минзәкрәм Зиннәтҗан улы күп балалы гаиләдә туып үсә һәм тәрбияләнә. Зиннәтҗан бабам яшьли вафат була. Майкәмәл әбием (Зиннәтулла белән Бәлхис кызы) 7 бала белән кала, шунлыктан да бабама яшьли эшкә тотынырга туры килә. Ул мәктәптә укыганда ук олылар белән такта ярып йөри һәм 7 класс тәмамлагач , балта эшенә тотына. Ул вакытта җидееллык мәктәп була, ә теләгән кеше Чурачык урта мәктәбенә йөреп урта белем алган. Бабам нәсел каныннан килгән буенча дин сабакларын тиз үзләштерә. Аны мәчеткә мәэзин итеп куярга булалар, тик аяусыз әҗәл аны безнең арадан алып китә.

Бабамның әтисе Зиннәтҗан колхозда гади колхозчы булып эшли, ул балачактан ятим булып әнисе тәрбиясендә үсә һәм аңа тормыш арбасын кече яшьтән үзенә тартырга туры килә. Бабамның әтисе Галимҗан яшьлегендә авыл мулласыннан һәм Урмай авыл мәдрәсәсендә белем ала. Ул оста такта яручы була. Галимҗан бабай Коръәнне яхшы укыган, хәтта авылдашлар соравы буенча Коръән тутырган. Галимҗан бабайның әтисе Галиәкбәр бабайлар урта хәлле тормыш алып барганнар

Бабам ягыннан килгән нәсел укымышлы була, аның ерак бабасы Габдерәхим 1800 елларда авылда мулла булып эшли.

   Бабамның нәсел агачын барласаң түбәндәгечә күз алдына китереп була:

–Муса  –Мостай  –Мөслим  –Габдерәхим  –Габдерәшит  –Әбүбәкер  –Галиәкбәр  –Галимҗан –Зиннәтҗан  –Минзәкрәм  –Ирек  –Азат  

 


 

Просмотров: 900 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 3
3 двойчке  
0
Это механическая ошибка. Спасибо за беспокойство. Молодчина она. Не подавайся, продолжай в таком же духе.

2 Өлназга  
0
Әнниеңнең энекәшенең исем - ИЛНАР! "Кем әйтте?" -дисәләр, үзем беләм"- диң....

1 авылдашыгыз  
0
Гаяз абый! Мирасханәгездәге мәгълүматлар ( шәҗәрәләр) белән мәктәбебез укучыларын да таныштырсагыз, бәлки башка укучылар да конкурста катнашыр иде. Сезгә уңышлар теләп калам.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1518
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...