Главная » 2011 » Декабрь » 13 » Көмеш каләм:ТР,Менделеев муниципаль бюджет районы Бәзәкә урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Таҗиева Лилия
14:39
Көмеш каләм:ТР,Менделеев муниципаль бюджет районы Бәзәкә урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Таҗиева Лилия
Нәсел-нәсәбегезне белегез,кардәшләрегезгә
 Барыгыз,чөнки,бергә яшәсәгездә,өзелгән
Туганлыкта якынлык юк,еракта торсагыз да,
Йөрешкән туганлыкта ераклык юк.
                                                             Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисе.
Әйе, үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт белән караган халыкнын гына киләчәге бар. Әтием – Таҗиев Мансур Миннәхмәт улы һәм Мансур кызы Ләйсән белән 1996 нчы елда Менделеев районы Бәзәкә авылында барлык күрше-тирәне сокландырырлык, әби-бабамнар горурланырлык гаилә корып яши башлыйлар. Күп тә үтми, мәхәббәт җимешләре - ике кыз: сеңлем Гөлия һәм мин Лилия якты дөньяга аваз салганбыз.Сеңлем Гөлия Бәзәкә урта мәктәбенең өченче сыйныфында белем ала. Жырларга, биергә ярата. Сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли. Районыбызда гына түгел хаттә Татарстанда да лауреат исемнәре алды. Ә мин үзем Бәзәкә урта мәктәбенең сигезенче сыйныфында белем алам.Дүрт ле- бишле билгеләренә генә генә укыйм. Район олимпиадаларында катнашып урыннар яулыйм. Авылымның табигатенә багышлап шигырьләр иҗат итәргә яратам. Үземнең киләчәгемне дөрес юнәлештә алып бару өчен, әби-бабаларымның тарихын, аларның кәсеп-шөгыльләрен өйрәнәм. Минем уйлавымча, һәр кешенең гомер агачы булырга тиеш. Шәҗәрә-ул тормыш агачы, безнең нәселнебезнеке бигрәк тә үзенчәлекле. Юкка гына борынгылар- кеше үзенең җиде буынын белергә тиеш димәгәннәр Җиде буын бабаңны белү – һәр мөселман өчен фарыз. Һәрберебез үзенең нәсел тарихын белергә, ә өлкәннәр безгә нәселдәге шәхесләр турында сөйләргә тиеш. Шул сәбәпле мин, гаиләбез шәҗәрәсен төзедем.Аны төзи башлаганчы аңлатмалы сүзлектән Шәҗәрә” төшенчәсенең ни аңлатканын өйрәндем. Шәҗәрә сүзенең төп мәгънәсе – нәсел-ыру тарихы, тамырлары белән тирәнгә киткән меңъяшәр агач дигәнне аңлата. Тамырсыз агач булмый, шуңа һәр бала үзенең нәселен белергә, үз нәселе белән горурланырга тиеш-дип уйлыйм.Үзебезнең нәсел агачына килгәндә ул бик тирән тарихи вакыйгаларга бәйле. Мөхәммәд пәйгамбәрнең бер хәдисендә: "Аллаһ Тәгалә каршында иң сөекле бәндә -гаиләсенәкүп айда китерә торган бәндә”.диелгән.Миннәхмәт бабай,хәдистәгечә,гаилә учагын матур итеп саклый белгән,балаларын хезмәт сөючән, белемле итеп үстергән. Авыл халкы тарафыннан тирән хөрмәт белән искә алынучы мәрхүм бабабыз Таҗиев Миннәхмәт 1936елда Бәзәкә авылында туа. Лаеклы ялда үзенең бәхетле картлыгын кичерүче әбиебез Мәүлидә белән алар әтиебез Мансур, абыебыз Рафиснурны тәрбияләп үстергәннәр. Бабабыз куп балалы хезмәт сөючән Хисаметдин белән Фатиха гаиләсендә туа. Хисаметдин бабамны олы яшьтә дә ару-талуны белмәс хезмәт сөючән, ачык йөзле, киң күңелле, шаян, шигъри җанлы аксакал буларак искә алалар.Ул 1901 елда Әюп белән Гөлҗамал гаиләсендә туа.Әюп бабам бик оста балта остасы була. Ул 1876 елда Ислам белән Галиябану гаиләсендә туа. Ислам бабам ул вакытларда авылыбызның халыкны агарту буенча янып-көеп яшәүче имамы була. Тау башындагы мәчетнең манарасына ай куючы да шул була.Ул 1846 елда Баязит белән Маһира гаиләсендә сигезенче бала тулып дөньяга килгән. Ислам бабамның әтисе Баязит бабам ходайдан бирелгән зирәк фикер йөртүче, табигать кануннарын яхшы белүче һәм елның- ел әйләнәсендә һава торышын, табигать үзгәрешләрен, фасыл-холкын язгалап, шуларны чагыштырып, иртәгә буласы көннең ничек буласын бер ялгышсыз чамалап торучы гыйлемле авыл кешесе булган. Баязит бабам1825 елда Таҗи белән Мәчтүрә гаиләсендә икенче бала булып туа.Таҗи бабам чабата үргән. Барлык авыл халкын чабата үрергә өйрәткән. Балалары аны хөрмәт итеп яшәгәннәр,ата сүзеннән чыкмаганнар.Нәкъ хәдистә әйтелгәнчә: "Атаң мәхәббәтен сакла,кисә күрмә,юкса Аллаһы Тәгалә синдәге нурны сүндерер” Нәсел агачын төзегәндә шунысы ачыкланды: нәселебездә төрле һөнәр ияләре бар. Арада гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган укытучыларыбыз, халыкны агарту буенча янып-көеп яшәүче имамыбыз, оста куллы балта осталарыбыз, төрле предприятиеләрдә җитәкче урыннарында эшләүчеләр һәм гади эшчеләр... Эшнең ояты юк, нинди генә һөнәр ияләре булса да, безнең нәсел туганнарыбыз – кече җанлы, һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы, олыны-олы, кечене-кече итүчеләр, һәр эшне җиренә җиткерүчеләр, эштән ямь табучылар. Һәрбересе тормышта үз урынын табып, бүтәннәргә үрнәк булып, дөньяның ямен белеп яшәгәннәр, яшиләр, яшәрләр дип ышанам. Мин үземнең нәсел җебемнең шушы күренекле кешеләргә барып тоташуы белән чын күңелдән горурланам, шәҗәрәбезне тагын да җентекләп өйрәнермен, киләчәктә үз балаларыма да шул хакта горурланып сөйләрмен дип уйлыйм.. Мин үземнең фамилиямнең Таҗиева булуы белән дә чиксез горурланам. Авылыбызда бу фамилия дан казанган. Һәм мин алга таба бу данлыклы Таҗиева фамилиясенә тап тигермичә саклармын һәм мондый фамилия йөртүемә мин бабаларыма рәхмәтлемен. Язмамны Рәвил Фәйзуллин сүзләре белән тәмамлыйсы килә:
 Киләчәккә аек карар
 Үз тарихын анык белгән!
 Хәтерләүдән курыкма син!
 Ил үткәнен онытма син!
Просмотров: 667 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...