Главная » 2011 » Декабрь » 14 » Көмеш каләм: ТР,Менделеев муниципаль бюджет районы Бәзәкә авылы, 8 нче сыйныф укучысы Сираҗетдинова Раилә
10:05
Көмеш каләм: ТР,Менделеев муниципаль бюджет районы Бәзәкә авылы, 8 нче сыйныф укучысы Сираҗетдинова Раилә
Мин, Татарстанда күз явын алырлык гүзәл, күңелебезгә тынычлык өсти торган, бер кечкенә генә Бәзәкә исемле авылда туганмын. Авылымның киң болыннары, әрәмәлекләре, инеш ярында башын игән бөдрә таллары,аның саф җилләре,хуш исле һавасы, челтерәп аккан чишмәләре кешеләрне үзенә тартып тора да инде. Сихри күлләре, хәтфәдәй болыннары, яшел тугайлары булган Бәзәкә Татарстанда карт авылларның берсе буларак та, даһи кешеләре белән дә күрше тирә-юньдә, республикада, хәтта Россиядә күпләргә таныш авыл. Бәзәкә авылында тууым белән бик горурланам. Авылымда искиткеч батыр, матур кешеләр яшәгән һәм һаман да яши, көн күрә. Халык арасында яшәп килгән ривәятьләргә караганда Бәзәкә авылына 1390 елда нигез салына.Иң беренче булып 37 гаилә килеп урнаша. Шулар арасында безнең нәсел бабалары да булган . 1390 елдан бирле әбиемнең әнисе ягыннан нәсел буыннары өзелмичә яшәп килә. Нәсел агачым Тулакай бабайдан башлап, ускәннән-усә бара. 1929 еллга кадәр шәҗәрәдә 102 нәсел башлыгы теркәлгән. Шәҗәрә бары тик туган ир балалар буенча гына алып барылган. 1934 елда элек-электән килгән авылымның шәҗәрәсе язылган беренче дәфтәр янгын вакытында янган. Шуңа күрә Бәзәкәнең ничәнче гасырда барлыкка килү кемнең аңа нигез салуы турында, кызганычка каршы, төгәл белешмәләр юк. Ләкин шунысы билгеле, минем шул Тулакай бабам авылымны торгузыды бик зур ярдәм иткән. Нәсел җебен дәвам итуче Гәптелрәшит бабам була. Бәзәкә авылында ул бөек, үз явын алырлык мәчет төзергә булыша. Бик каты авторитет яулый. Ә инде шәҗәрәдәге Гәптелкәрим бабамны авылымда мулла итеп бигелиләр. Ул 5 яшьтәге кечкенә малайлардан алып өлкән яшьтәге бабайларга хәтле гарәп телен һәм намазга өйрәтә.Исәнгул бабай бик матур җырлаган. Концертларда халык аның чыгышын зарыгып көтеп тора торган булган. Ә Ямангул бабам бик оста биюче булган. Татар халык биюләрен аеруча яраткан. Бу һөнәр аның балаларына да күчкән. Мөхәматша һәм Сәлимулла бабаларым укытучылар булган. Ләкин икесе ике төрле авылда укытканнар. Мөхәматша бабай курше Песәй авылында 30 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, ә инде Сәлимулла бабай үзебезнең авылды 28 ел математика укытучысы булган. Икесе дә балаларны бик яратаканнар, балалар да аларны хөрмәтләп кенә йөрткәннәр. Хашыйм, Ахматша, Хаҗый, Гаптулла бабайларым Бөек Ватан Сугышында катнашалар һәм, кызганычка каршы, илебезне юлбасарлардан саклаган чакта һәлак булалар. Шәҗәрәгә ир-ат балалар гына кабул итеслә дә, шунысын әйтәсем килә, минем яраткан, бердәнбер әбием,Фәния Шакирова, авылымда бик зур хөрмәткә лаек булган, Татарстанның атказанган язучысы Марсель Гимазетдинов белән бер рәттә торучан , бик тә талантлы шагыйрә. Аның бик күп шигырьләре газет-журналларда күренә. Хәтта 1997 елда "Очар кошым” дигән шигырьләр җыентыгы бысылып чыга. "Очар кошым” дигән шигырен ул Марсель Гимазетдиновка багышлап яза һәм китабын да шул шигырь исеме белән атый.Әбием 1939 елда дөньяга килә.”Минем балачак булмады шул”,- ди әбием. Әтисе Кираметдинны сугышка алып киткәндә аңа бары тик ике генә яшь була.”Әтиемне фотосурәтләрдән генә күреп беләм” ,-ди ул. Иң беренче шигырен ул минем әнием тугач иҗат итә. Шул иң беренче, туган авылым Бәзәкәгә багышланган шигыре дөнья күргәнгә дә инде 35 ел гомер утә. Минем уземә дә кайбер минутларда илһам килеп китә. Әбиемнән кучкән хөнәрдер бу, мөгаен.
‹‹Гомер уза, халык олыгая,
Һәрбер көнен уйлап, укенеп.
Нәсел җебе өзелмичә аның,
Шәҗәрәсе килә сакланып.
 Ничә еллар уза,буын-буын
Ир балалар туа дөньяга.
 Нәсел дәфтәренә төртеп куя,
 Аның исемен һәрбер ата-ана
Шул дәфтәрне саклап яшик,
Куркыныч шул бу дөнья.
Кайда туып ускәнен,
Белергә тиеш һәр бала.››
 Без суын эчкән чишмәләр, җиләк-җимешен ашап үскән әрәмәләр, үрмәләп менгән таулар, икмәк үстергән кырлар – барысы да безнең үткәнебез, бүгенге көнебез һәм киләчәгебез.Нинди мәшһүр һәм хатирәләргә бай,нинди гүзәл,нинда сихерле көчле,нинди күңелгә якын ул Туган авылым! Шәҗәрәләрне устереп, нәел җебен өзмичә яшик, алга барыйк!
Просмотров: 592 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/4
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...