Главная » 2011 » Декабрь » 13 » Көмеш каләм:ТР Менделеев бюджет муниципаль районы Бәзәкә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Исмәгыйлова Лениза Мехәмәтнур кызы
14:44
Көмеш каләм:ТР Менделеев бюджет муниципаль районы Бәзәкә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Исмәгыйлова Лениза Мехәмәтнур кызы
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син!
Туган якның таңнарында.
Һәр нигезнең, һәр авылның,
 Һәр каланың үткәне бар...
 Гыйбрәт алырлык мирасның
 Калганы бар, киткәне бар...
Горур сүз әйт, сорасалар:
Ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
Үз тарихын анык белгән!
Бергә. Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син! "
Илен белмәгән- игелексез, халкын белмәгән- холыксыз, нәселен белмәгән- нәсәпсез”,- дип халык юкка гына әйтмәгән. "Адәм баласына үзенең 7 буын бабасын белү фарыз”, дигәннәр борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының, үз халкының чыгышын белә. Шуның өчен дә без бүген балаларга үз шәҗәрәләренең тарихын, туган авылының үткәнен белү, өйрәнү, туган төбәкнең тарихи урыннарын белү кирәк, дибез. Әйе, шәҗәрәләр безгә бабаларыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Шаҗәрәңне, нәсел агачыңны белү, эзләү- барыбызның да изге бурычы. Димәк, без үзебезнең нәсел агачыбызны һәм 7 буын бабаларыбызны белергә тиеш. Алар белән горурланырга тиешбез. Кешелекнең иң югары кыйммәткә ия булган сыйфатларыннан берсе, мөгаен, Туган илеңә, төбәгеңә, йортыңа булган тирән мәхәббәттер. Социаль тормышка аяк баскан бала бик кечкенәдән үзенең кем икәнлеген, ә иң мөһиме, аның үзенә генә хас тормыш юлы булганлыгын һәм иртәме-соңмы үз томышы өчен җавап бирергә кирәклекне аңлый башлый. Чөнки кеше тормышы яшәү һәм үлем белән генә чикләнми. Чын яшәү ул - үз исемең аша нәселеңне, аның матур сыйфатларын дәвам итә белү. Ә моның өчен үз барлыгыңны, аның тарихи килеп чыгышын аңлау зарури. Кызганычка каршы, безнең балаларыбыз (әти -әниләре кебек үк) хәтта үз бабаларының әтиләре исемнәрен дә әйтә алмыйлар. Мондый рухи фәкыйрлек киләчәктә җәмгыятьне маңкортлык дәрәҗәсенә төшерергә мөмкин. Ә үзенең үткәнен, бүгенгесен аңлый алмаган кешедән дә куркынычрак зат юк. Соңгы елларда генеалогия фәненә - нәсел тарихын өйрәнүгә - шәҗәрәләр төзүгә игътибар артты.Күпләр чын-чынлап үзләренең барлыгын аңларга: белеп булган барлык бабаларын эзләп табарга тырышалар. Бу – бик күп вакыт сорый торган, катлаулы, четерекле, шул ук вакытта кызыклы һәм бик саваплы эш.Халкыбызның үткән юлын өйрәнү ,тамырларын югалтмау өстендә без дә мәктәбебездә еш кына эзләнү,авылыбыз тарихын өйрәнү буенча саллы гына эшләр башкарып барабыз.Татар теле укытучысы буларак кына түгел,ә бигрәк тә туган авылымны өзелеп яратучы,аның киләчәге өчен җан атучы кеше буларак,мин укычуларымны да авыл тарихын өйрәнүгә тартырга тырышам.Минем фикеремчә,авыл тарихын,аңа нигез салучыларны тирәннән ныклап тикшергән очракта гына шунда яшәүче төп халыкның килеп чыгышын,буыннар бәйләнешен төпле,эзлекле итеп өйрәнергә була. Авылыбызның аксакллары,өлкәннәре белән әңгәмәләр уздырып,исән калган тарихи документларны карап чыкканнан соң,укучыларым белән без авылыбыз шәҗәрәсенә кагылышлы күп кенә кызыклы материаллар таптык. Авылның ничәнче елда,ничәнче гасырда барлыкка килүе һәм кемнең аңа нигез салуы турында төгәл,документлар белән беркетелгән белешмәләр,кызганычка каршы,юк.Шунысы билгеле,Бәзәкә авылы- күптән яшәп килә торган,Татарстан территориясендәге иң карт авылларның берсе.Моның турында Бәзәкә муллалары берничә гасыр алып барган авыл кешеләренең шәҗәрәсе сөйли. Дөрес,беренче дәфтәр 1934 елгы янгын вакытында янган.Исән калган кәгазьләр буенча авыл шәҗәрәсен мулла Шакиров Таҗетдин яңадан торгызган.Шәҗәрәгә башта 37 нәсел башында торучылар язылган булган.Ләкин Бәзәкәгә читтән килгән кешеләр даими өстәлеп торганнар.Шулай итеп 1929 елга кадәр шәҗәрәдә 102 нәсел башлыгы теркәлгән.Шәҗәрә бары тик туган ир балалар буенча гына алып барылган.Шәҗәрәне кем һәм ничәнче елны яза башлаулары турында бер мәгълүмат та сакланмаган.Шулай да шәҗәрәне башлап җибәргәндә 37 кеше арасында берсе Таһир исемле кеше булганы билгеле.Аның турында шәҗәрәдә "Таһир бабай 1545 елда вафат”,-дип язылган.Моннан чыгып Бәзәкәнең (хәзерге авылның) якынча яшен чамалый алабыз (2011-1545=465).Моңа Таһир бабайның яшәгән елларын да кушсак авылга 500ләп яшь килеп чыга. Бәзәкә шәҗәрәсен авыл барлыкка килгәч тә түгел,ә соңрак алып бара башлаганнар.Моны нәрсәдән чыгып әйтәбез:Таһир белән беррәттән Исхак бабай нәсел агачы язылган.1930 елга кадәр Исхак бабай нәселендә 170тән артык кеше исәпләнгән.Бүгенге көндә Бәзәкәдә Мөхәррәмнекеләр нәселеннән гаилә яши.Тик шәҗәрәдә Мөхәррәм язылмаган.Димәк, ул шәҗәрәне башлап җибәргәнче үк яшәгән,халык арасында яшәүче юрамалар буенча ул авылга нигез салучыларның да берсе. Шулай итеп эзләнә торгач,авылыбызга нигез салучыларның исемен,бүгенге көндә аларның буыннарын дәвам итүчеләрне ачыкладык.Авылыбыз тарихы,аның кешеләре турында бик күп мәглүмат тупладык.Ә иң мөһиме,без бу эшне башлап җибәргәнбез икән ,димәк,безнең тарих югалмас,буыннан –буынга күчеп барыр,онытылмас дигән теләктә калам мин. Эзләнү барышында үземнең шәҗәрәмдә дә яңа фактларга тап булдым.Күптән түгел генә,тугыз буын бабам кергән шәҗәрәм Г.Ибраһимов исемендәге әдәбият ,тел һәм тарих институтыннан тикшерелеп кайтып төште.Һәм иң кызыгы шул:безнең нәселебезнең башы нәкъ менә шушы Мөхәррәм бабайга барып тоташа икән.Ул үз заманы өчен бик тә алдынгы карашлы,көчле ихтыярлы,хәлле кеше булган.Авылыбызның бер генә җыены да,бер генә бәйрәме дә аннан башка үтмәгән.Кешеләрне төрле им –томнар,шифалы үләннәр белән дәвалавы ,үз авылыбызда гына түгел тирә-юнь якларга да таралган була.Аңа ярдәм сорап күрше-тирә авыллардан да бик күп кеше килә торган булган. Күрәсең,чыннан да,Мөхәррәм бабайның мондый эшкә, ходай тарафыннан җибәрелгән ,нидедер сихри көче булгандыр. Бәзәкә тарихы белән кызыксынучы һәм аны буыннардан буыннарга сөйләп калдыручы кешеләр авылымда булган.Мәсәлән, Габделхак Хөснетдиновка 1932 елда Кәлимуллин Сәлимулла һәм Әхмәдиев Мөхәмәтҗан васыять итеп авыл тарихы буенча күп кенә материаллар калдырганнар. Муллалар ничә гасыр авылның шәҗәрәсен алып барганнар.Бәзәкә мәктәбе укытучылары авыл тарихы буенча байтак материаллар җыйганнар. Һәр ана үз баласын баласын бу фани дөньяга яхшы эз калдырсын дип таба һәм бага.Бу нәүбәттән чыгып фикер йөрткәндә,кем мин дигән сорауга җавап эзләүдән элек,кайдан мин,кем минем нәселем дигән сорауга җавап эзләргә кирәк. Бу күзлектән чыгып фикер йөрткәндә ,тагын да яңа сораулар чылбыры туа:Синең туган җирең кайда?Син кайсы милләт баласы?Туган авылың,төбәгең кайда?Аның тарихы нинди? Менә шул сорауларга җавап тапкач кына,үзеңнең кем дигән сорауга җавап биреп була.Туган авыл тарихын белү адәм баласы өчен аның бабаларының җанлы тарихын белүгә тиң була. Менә ни өчен адәм баласы бу сорауларга җавап эзләп үзенең авыл,төбәк тарихы белән яхшы таныш булырга тиешлек ачык күренәдер. Шундый эзләнү, тикшерү нәтиҗәләре укучыларның мәктәп, муниципаль район һәм республика күләмендәге конкурсларда күбрәк урын алсын иде. Шуның белән бергә балаларыбыз да, үз нәселе тамырларын барлау аша, ати-бабалары белән горурланырга, киләчәген дөрес билгели белергә өйрәнәчәк.
Шәҗәрә ул – чал тарихка батыр тәрәзә,
Күз яздырсаң, шул тәрәзәдән атар ядрә.
Ал бер үрнәк – бал кортлары төзи кәрәз,
Син дә ятма, кор ояңны, үр шәҗәрә.
Шәҗәрәдә - чал тарихы бабаларның,
Бүгенгең дә, киләчәгең, балаларың.
Корымасын шәҗәрәңнең тамырлары,
Урын алсын оныкларның оныклары.
Просмотров: 1219 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.5/2
Всего комментариев: 2
2 Лениза  
0
красные строки были когда посылала,но почему то куда-то исчезли ,когда сочинение появилось здесь.А за интересное спасибо))))

1 Gala  
0
Интересное сочинение, но тяжело читать. Нет красных строк...)))

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...