Главная » 2011 » Декабрь » 19 » Көмеш каләм:ТР Биектау районы Айбаш урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Рахманова Рәдилә
11:34
Көмеш каләм:ТР Биектау районы Айбаш урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Рахманова Рәдилә
Һәр нигезнең, һәр авылның,
Һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар...
Горур сүз әйт, сорасалар:
Ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар Үз тарихын анык белгән!
Туган ил, Туган җир..
Туган илеңне ярату иң элек гаиләңнән, үз авылыңнан башлана. Ата-бабалар узган юл- үз халкың тарихы, ил тарихы ул. Шуңа күрә дә үз нәселеңне белергә, белмәсәң, алар турында сорашырга, мәгълүмат эзләргә кирәк. Туган илең белән горурлану әнә шулай туа. Үз халкыңның лаеклы баласы булу өчен, аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, мәкаль-әйтемнәрен, күп гасырлык тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен өйрәнеп үсү кирәк. "Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,- дигән бөек мәгърифәтчебез Мәрҗәни. Агачның да тамырлары – нигезе булган кебек, кешелекнең дә үткәне – гомер тамырлары бар. Һәркем үзенең тамырларын, нәселен белергә тиеш. Үткәнебезне белмәсәк, киләчәгебез нинди булыр? " Киләчәк буыннар үзләренең тамырларын белергә тиешләр. Башкача булганда, җәмгыятьне маңкортлар, үз тарихын белергә теләмәгән, бер көн белән яшәгән нәселсез адәмнәр явыз саранча болыты шикелле басып китәчәк.” Бу юллар күренекле тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллинның истәлекләр китабыннан . Кеше үткәннәре белән яши. Ул үзе дә башкалар күңелендә якты хатирәләр калдырып китәргә тырыша. Истәлекләрнең төрлесе бар. Кемдер аларны мемуарларга терки, кемдер аларга әдәби әсәр рәвеше бирә. Берәүләр һәр көнен фотога төшереп калырга ашыга. Узганыбызны чагылдыручы рәсемнәрне һәр өйдә диярлек очратырга була. Алар диварларда, альбомнарда саклана. Минем алдымда -1942 нче елда төшкән рәсем. Аннан миңа үткәннәрнең кайтавазы булып, әниемнең дәү әтисе һәм дәү әнисе карап тора. Әниемнең дәү әтисе-Гыйниятулла-Каракүл авылы егете. Үзенә тиң ярын ул Кодаш авылыннан алып кайта. Кызның исеме- Маһирә. Ике яшь йөрәк кушылып, бәхетле гаилә туа. Гыйниятулла бабай яшьтән үк колхозда эшли, үзенең бар көчен куя. Соңыннан бригадир булып эшли, өйгә кайтып керергә вакыты да булмый. Авыр еллар була. Маһирә әбием дә – колхозның алдынгы эшчесе. Шулай рәхәтләнеп эшлисе, шатланып яшисе дә бит. Юк, шул. Дөнья син дигәнчә генә түгел. 1941 нче елны сугыш башлана. Бабай үз теләге белән сугышка китә. Әби берсеннән-берсе кечкенә биш бала, кайнана белән ялгыз кала. Өйдә биш бала, авыру кайнана бар дип тормый, эшкә йөри. Шул елларда ике баласы чирләп үлеп китә, иреннән үлем хәбәре килеп төшә. Ничек түзде икән әбинең йөрәге? Ниләр уйлады икән ул? Ләкин боегып, елап утырып булмый, эшләргә кирәк, сиңа гына килгән кайгы түгел, бөтен илгә килгән кайгы.Балаларны да аякка бастырасы бар. Еллар уза. Балалар атасыз -2- үсәләр, толлык ачысын үз җилкәсендә күтәргән Маһирә әбигә зур рәхмәт. Ул аларга әти дә, әни дә була, укыта, тәрбия бирә, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтә. Маһирә әби озак яши, 1990 нчы елда 84 яшендә үлә. Ул минем дәү әтием гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши, минем әниемне, әниемнең апаларын тәрбияләргә булыша. Рушания дәү әнием аны әле дә олылап, хөрмәтләп искә ала: "Кайнанама бик зур рәхмәт. Әгәр ул булмаса, мин эшкә дә йөри алмас идем. Балаларны карашты, эштән кайтышыма җылы ризык, кайнар чәй белән каршы алды, өй эшләрендә дә нык булышты”. Әнием Маһирә әбине әле дә сагына: "Дәү әни безгә бик ягымлы булды, безне бик яратты. Ул безгә һәрвакытта да акыллы киңәшләрен бирде. Аның иң яраткан шөгыльләреннән берсе-мөнәҗәтләр, бәетләр сөйләү иде. Ул аларны көйләп, аз гына як-якка чайкалып сөйли. Әдәбиятны яратырга иң беренче дәү әнием өйрәтте. Укытучы булып китүемдә аның да өлеше зур”. Шундый әбиең булу зур бәхет бит ул. Ничек инде аның белән горурланмыйсың? Әбиемнең бердәнбер улы-Гатаулла- минем дәү әтием. Мин аны үзем белмим, чөнки ул 58 яшендә, без туганчы ук үлгән. Ул Рушания дәү әнием белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Минем әнием- гаиләдә өченче кыз, дәү әтиемнең иң иркә, иң яраткан кызы. Дәү әтием гомер буе мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан, балаларга белем биргән. Тормыш иптәше- Рушания дәү әнием дә- Каракүл авылыннан. Алар туган авылларында төпләнеп калганнар, чит җирләргә китеп, бәхет эзләмәгәннәр. Бәхетне үз авылларында, туган туфракта тапканнар. Дәү әти белән дәү әни бергә 30 ел тату, үрнәк гаилә булып, авылдашларының хөрмәтен казанып яшиләр. Ләкин үлем дәү әтине бик иртә алып китә, дәү әни өч кызы белән ялгыз кала. Хәзерге көндә дәү әниемнең өч кызы да үз тормышларын корып, балалар тәрбияләп үстерәләр.
Кеше гомере- тыгыз бер йомгак,
Барлык юллар шунда уралган.
Сүтә-сүтә генә беләсең,
Кемгә нинди язмыш юралган,-дип яза Ф.Яруллин.
 Минем әтием-Рахманов Рәдиф-шулай ук Каракүл егете. Алар әнием белән 1989 нчы елда гаилә коралар, авылда төпләнеп калалар. Әтием колхозда алдынгы шофер була. Әнием Зур Көек мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Гаиләдә бер-бер артлы биш бала- ике ул, өч кыз туа. Һәр бала туу алар өчен бәйрәм була, шулай булмыйча, алар бит-мәхәббәт җимешләре. Һәр туган таңга шатланып, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яши-яши 7 ел гомер уза. Тормыш булгач, кайгысы да, шатлыгы да бергә йөри. Типсә тимер өзәрлек әтием 33 яшендә үлеп китә, 30 яшьлек әнием биш бала белән тол кала. Иң якын кешесен югалтудан да авыр минутлар булмагандыр. Ярый әле кайгысын юатырлык эше, янында "әнием”, дип өзгәләнүче биш баласы, әнисе, туганнары бар. Алар арасында беразга гына булса да онытылып тора ул. Әтием үлгәндә олы абыебызга- 7 яшь, кечкенә сеңлебезгә 9 ай була. Ләкин елап, сыктап утырырга ярамый, яшәргә, балаларны тәрбияләргә, аякка бастырырга кирәк. Шундый авыр вакытта безнең иң якын ярдәмчебез Рушания дәү әниебез булды. Ул әниебезнең төп таянычы булды, безне үзенең канаты астына алды. Еллар узды. Безнең өчен авыр вакытлардан соң да 13 ел гомер үтте. Дәү әни белән әни безне җил-яңгыр тидермичә, сау-сәламәт итеп үстерделәр. Без дә аларга авырлыклар китермәскә, аларны борчымаска тырыштык. Абыйларымның армиядә хезмәт итәр вакытлары җитте. Иптәшләре акча түләп, хезмәт итүдән калдылар, ә абыйлар калу турында уйламадылар да. Ничек инде оялмыйча әнидән акча сорарга? Без бит барыбыз да беләбез, әнигә ничек кыен икәнен дә, аның кадәр акча юклыгын да. Аннан соң әни аларны кечкенәдән Ватанны саклау - чын егет эше, дип тәрбияләде. 2009 нчы елның көзендә олы абыем армиягә китте. Әниебезгә бик авыр булгандыр, ләкин ул сиздермәде, түзде. 2010 нчы елның язында икенче абыебызны -3- армиягә озаттык. Балаларын читкә чыгарып җибәрү авыр булса да,ике улының армиядә булулары белән горурланды ул. Ана өчен балаңның сау- сәламәт булып, Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәүдән дә зур бәхет бармы икән? Хәзерге вакытта олы абыем армиядән кайтты, шәһәрдә яши һәм эшли. Абыем армиядән кайтып, берничә көн үткәч, мин аннан авыр булдымы, дип сорадым. Ул болай дип җавап бирде: "Бер ел гына бит, авырлыгына да түзәсең, ләкин сагындыра инде, анысы бик авыр. Ярый, сугыш вакыты түгел ич әле, исән- сау кайттык, бабайлар бит әле кайта да алмыйча чит җирдә калганнар. Еракка киткәч, туган як бик сагындыра икән, шуны аңладым.” Әйе, чыннан да, бала өчен туган җир,туган авыл, туган йорт, әти әни- бу сүзләрдән дә кадерле, бөек сүз юктыр.Туган йорт дигәндә ,иң беренче ямь- яшел чирәмле ишегалды, йөгереп йөргән нәни бәбкәләр, ап- ак шәлен япкан шомырт агачы күз алдына килә. Вакыт чаба. Яңадан-яңа буыннар җиргә килә тора. Буыннарны онытмыйк, һәрчак истә тотыйк, алар белән горурланыйк. Туган җиребезне, илебезне, авылыбызны онытмыйк. Әгәр дә буыннарыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар. Шуны хәтердән чыгармаска кирәк.
Просмотров: 1469 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 2
2 ppu-pro_Lon  
0
Наша бригада квалифицированных исполнителей готова предъявить вам перспективные методы, которые не только гарантируют надежную протекцию от заморозков, но и подарят вашему жилью стильный вид.
Мы функционируем с новейшими материалами, обеспечивая постоянный время службы и отличные выходы. Утепление внешней обшивки – это не только экономия энергии на подогреве, но и забота о экологической обстановке. Сберегательные технические средства, какие мы производим, способствуют не только жилищу, но и сохранению экосистемы.
Самое первоочередное: <a href=https://ppu-prof.ru/>Утепление дома снаружи цена москва</a> у нас стартует всего от 1250 рублей за квадратный метр! Это доступное решение, которое превратит ваш резиденцию в истинный теплый угол с минимальными затратами.
Наши работы – это не просто утепление, это образование территории, в котором каждый деталь символизирует ваш особенный модель. Мы берем во внимание все твои пожелания, чтобы осуществить ваш дом еще еще более приятным и привлекательным.
Подробнее на <a href=https://ppu-prof.ru/>https://ppu-prof.ru</a>
Не откладывайте занятия о своем доме на потом! Обращайтесь к профессионалам, и мы сделаем ваш домик не только тепличным, но и стильнее. Заинтересовались? Подробнее о наших работах вы можете узнать на интернет-портале. Добро пожаловать в пространство гармонии и качества.

1 ppu-prof_Pr  
0
Наша команда профессиональных исполнителей подготовлена выдвинуть вам передовые методы, которые не только гарантируют надежную протекцию от холодных воздействий, но и подарят вашему жилью трендовый вид.
Мы трудимся с новейшими строительными материалами, гарантируя долгосрочный время работы и замечательные эффекты. Утепление фронтонов – это не только экономия энергии на обогреве, но и заботливость о природной среде. Экологичные подходы, какие мы производим, способствуют не только своему, но и сохранению экосистемы.
Самое важное: <a href=https://ppu-prof.ru/>Стоимость утепления стен снаружи</a> у нас стартует всего от 1250 рублей за квадратный метр! Это доступное решение, которое преобразит ваш резиденцию в реальный теплый уголок с небольшими расходами.
Наши пособия – это не лишь изолирование, это разработка площади, в где все аспект преломляет ваш свой манеру. Мы возьмем во внимание все все ваши требования, чтобы осуществить ваш дом еще еще более гостеприимным и привлекательным.
Подробнее на <a href=https://ppu-prof.ru/>https://www.ppu-prof.ru/</a>
Не откладывайте дела о своем жилище на потом! Обращайтесь к мастерам, и мы сделаем ваш дом не только теплее, но и по последней моде. Заинтересовались? Подробнее о наших услугах вы можете узнать на веб-сайте. Добро пожаловать в пространство благополучия и качественной работы.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...