Главная » 2011 » Декабрь » 14 » Көмеш каләм:ТР, Алексеевск районы, 6 сыйныф укучысы Чибинов Нияз
16:28
Көмеш каләм:ТР, Алексеевск районы, 6 сыйныф укучысы Чибинов Нияз

Безнең гаилә дүрт кешедән тора: әти, әни, сеңлем Назлыгөл һәм мин Нәфис. Без һәрвакыт туган телебездә сөйләшәбез, аралашабыз. Мин үз телемне бик-бик яратам. "Су анасын” укып урлашырга ярамаганын, "Шүрәле” әкиятеннән явызлыкның сиңа да шулай әйләнеп кайтуын аңлыйм. Минем үз телемдә язылган шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр шундый күңелгә якын. Аларның һәрберсе яхшылыкка өйрәтә. Узган ел әнием агач ясады да, шунда исемнәр язарга тотынды. Мин кызыксынып янына килдем дә нәрсә язганын сорадым. Шунда беренче тапкыр шәҗәрә сүзе белән таныштым. Шәҗәрә - ул нәсел агачы икән. Һәр мөселман кешесе үзенең җиде бабасына кадәр белергә тиеш. Ерак дәү әниемнең бертуган энесе Ахмадулла гыйлем кешесе булган. Ул кечкенәдән дин сабаклары укыган. Туксан яшенә кадәр биш тапкыр намазын укый торган булган. Ул әниемә җиде бабасының исемен язып калдырган. Ә әнием аны бик кадерләп саклаган. Шәҗәрә төзегәндә мин дә әниемә булыштым. Дәү әтиемнән (әтиемнең әтисе) дәү әтисенең һәм дәү әнисенең исемен сорадым. Кызганыч, дәү әтием җиде бабасына чаклы белмәсә дә дүрт буынны язып алуым белән шатландым. Әтиемнең әнисе ягын да шулай язып алдым. Ә әнием ягыннан җиде буын язып алынган иде. Без шул агачка әнием һәм әтием ягыннан булган ерак дәү әниләребезне һәм дәү әтиләребезне урнаштырдык. Моннан ике йөз еллар элек яшәгән Нәби дәү әтиемне күз алдына китереп карадым. Һәм шундый сурәт килеп чыкты: Ул кырда бодай ура, аягында чабата. Үзен искә алганга рәхмәт әйтте шикелле. Ерак дәү әнием Махания үзенең әти- әнисен бөтенләй хәтерләми. Ул ятим үсә. Ә Зәйтүнә дәү әнием апасының малайлары Шамил һәм Камил Монасыйповлар - танылган скрипкачылар. Алар минем барлыгымны белмәсәләр дә, бәлки, кайчан да булса бер очрашырбыз. Шәҗәрәне төзеп бетердек. " Бу зур рухи байлык - аны кадерләп сакларга һәм балаларыгызга калдырырга кирәк”- диде әнием. Мин татар булуым белән горурланам. Рәхмәт сезгә әти-әнием, әби-бабам миңа үзегезнең иманыгызны, телегезне күчерә алганыгыз өчен.

Просмотров: 645 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...