Главная » 2011 » Декабрь » 8 » Көмеш каләм: Татарстан, Зәй шәһәре, 8нче сыйныф укучысы Нуриәхмәтәва Талия
10:26
Көмеш каләм: Татарстан, Зәй шәһәре, 8нче сыйныф укучысы Нуриәхмәтәва Талия

Онытмаска, кадерләп сакларга. Дөньяга танылган шәхесләр биргән нәсел ул - данлы нәсел. Һәрбер нәселдә тырыш, эшчән, мактауга лаек, нәселне данлый торган кешеләр, онытмаска, кадерләп сакларга тиеш истәлекләр бар. Безнең гаиләдә дә нәселебезгә кагылышлы вакыйгалар, нәсел башыбызда торган күренекле кешеләр турында күп хатирәләр саклана. Саклана гына түгел, алар язып та барыла. Аларны туплаучы - әниемнең әнисе кадерле Ләйлә әбием. Әбиемнең сөйләве буенча, аның әтисе, минем Зур бабам, Хәсәнҗан Әхмәров үз заманының алдынгы карашлы, укымышлы кешесе булган. Ул 1874 елда Сембер губернасы Яңа Малыклы волосте (хәзерге Аксубай районы) Әбдери авылында туган.Әти-әнисенең (Мөхәммәдҗан бин Әхмәр бин Бакый һәм Хәлимә ханым) теләге - улларын мулла итү була.1889 елда Зур бабамны 14 яшендә Казанга укырга җибәрәләр. Ул анда Яңа бистәдә , Салихҗан Баруди мәдрәсәсендә җиде ел буе белем ала. Салихҗан Баруди – үз чорында алдынгы карашлы, җәдитчә укытуны башлаган кеше. Бу мәдрәсәдә Зур бабам иҗтимагый-идеологик әзерлек ала, яңару хәрәкәтенең ышанычлы бер солдатына әверелә. Остазы Салихҗан аны алга таба укырга Гарәбстанга җибәрергә планлаштыра, ләкин солдатка каралу вакыты җитү сәбәпле, бу ният тормышка ашырылмыйча кала. Шул чорда Аксубайның Кармәтбаш авылыннан Фәхретдин исемле кеше авыл балаларын укыту өчен мөгаллим һәм мәктәп төзергә матди ярдәм сорап Казанга килә, аңа бабамны тәкъдим итәләр. Шулай итеп, бабам Кармәтбашка җәдитчә укытырга китеп бара. Кармәтбашта 18 нче йөздә көчләп чукындырылган, ләкин ислам динен тотучы "отпавшийлар” дип йөртелгән татарлар яшәгән. Алар христиан диненә кермәү сәбәпле, төрле чикләүләргә дучар булганнар. Мәсәлән, яңа туган балага фамилияне ата исеменнән түгел, ә ана исеменнән биргәннәр. Без беләбез, бу чорда биредә туган шагыйрь Хәсән Туфан да Гөлзизин булып йөри. Төрле чикләүләргә карамастан, кешеләр яшерен рәвештә үз диннәрен тотканнар. Патша самодержавиесе тарафыннан изелгән халыклар, үз хокукларын яклап, 20 нче йөз башында көрәшкә күтәреләләр. Патша манифест чыгарырга мәҗбүр була, анда Россиядәге барлык кешегә шәхес һәм дин иреге бирелүе турында игълан ителә: һәркем үзе теләгән динне сайлап, шул динне тотарга хокуклы була. Кармәтбаш авылында да мәчет салырга рөхсәт ителә. Хәсәнҗан бабам иганә дәфтәре ачып, мәчет салу өчен акча җыярга Казан, Әстерхан якларына чыгып китә. Мәчет салынып беткәч, ул Уфага барып күренекле мөфти Мөхәммәдъяр хәзрәт Солтановка имтихан бирә, һәм мулла булу өчен указ ала. Бу указның күчерелмәсе бүгенге көндә Аксубай районы Кармәтбаш авылында Хәсән Туфан музеенда саклана. Муллалык вазыйфасы белән беррәттән ул укытучылык эшен дә ташламый. Булачак шагыйрь кечкенә Хәсән һәм аның абыйлары да беренче сабакларын бабамнан алалар.Димәк, минем Зур бабам Хәсән Туфанның да беренче укытучысы була! Соңрак Хәсән абый Туфан "Давыллы еллар лирикасы” җыентыгында (1970 ел) бабай турында болай ди: " Безнең авылның мулласы Хәсәнҗан Әхмәров абый мине үз өенә килгәләп, газеталар укып йөрергә чакырды. Яшьтәшем булган кызы белән без аның бик кызыклы әңгәмәләрен тыңлый идек. Ул безне, газета дигән нәрсәгә ияләштерү өчендер, алардагы хәбәрләр буенча бик кызык сөйләшүләр, аңлатулар алып бара иде. Ул елларда газеталарда койрыклы йолдызның (Галлей кометасының) җир шарына бәрелү ихтималы турында кызу бәхәсләр бара иде.Шул уңайдан Хәсәнҗан абый безне кояш тирәсендә әйләнүче планеталар һәм Галәмнең төзелеше белән дә аз-маз таныштырды”. Бу авылда бабам 27 ел указлы мулла булып торган, авыл балаларына белем биргән. Мәктәп салдыру эшендә, укыту барышында туган сораулар белән бабам авыл картларына мөрәҗәгать иткән, аның сораулары һәрвакыт уңай хәл ителгән , чөнки халыкта балаларны укыту теләге көчле булган. Авыл аксакаллары аны күзәтчеләр, эзәрлекләүчеләр күзеннән дә саклаганнар. Зур бабам үз эшен – балалар укытуны зур тырышлык һәм бирелгәнлек белән башкара.1917 нче елгы Октябрь революциясен ул хуплап каршы ала. Һәрвакыт яңа режим белән хезмәттәшлек итәргә әзер торганын сиздереп тора. Өяздә мәгърифәт комиссиясе төзелгәч, бабам комиссия әгъзасы итеп билгеләнә. Аңа мәктәпләр өчен парталар әзерләү эше йөкләтелә. Ләкин "мулла” дип, аны мәктәп эшенә якын җибәрмиләр. Ул үзендә көч табып, Чистай шәһәрендә китапханәче курсларын үтә. Кармәтбашка кайтып китапханә мөдире булып эшли башлый. Казаннан авыл китапханәсенә күп итеп китаплар алып кайта. Көндез яшьләрне китап укырга өйрәтә, кичен картларны җыеп, аларга икешәр сәгать китап укый. Моны ул кемнәргәдер ярарга, ошарга тырышыр өчен эшләми, халык арасына белем, мәгърифәт орлыгы чәчәргә тырыша. Ләкин заман башка була шул. Аклар килсә, аны "коммунист мулла” дип, кызыллар кайтса,"мулла, революция дошманы” дип эзәрлеклиләр.1921 нче елдагы ачлыкны, булдыклылыгы аркасында, аның зур гаиләсе бер әгъзасын югалтмыйча да үткәреп җибәрә. Тик 1924 нче елда аны егерме җиде ел дәвамында шулкадәр олы хезмәтләр күрсәткән Кармәтбашын ташлап китәргә мәҗбүр итәләр.Моны ул үзенең гадел хезмәтен хурлау дип кабул итә, бик авыр кичерә.Ул гаиләсе белән Мөслим волостенең (хәзерге Чистай районы) Яуширмә авылына килә. Монда 1924-1926 нчы елларда мулла булып тора. Ләкин 1926 нчы елда аны халык дошманы дип кулга алалар. Бәхеткә каршы, төрмәдән тиз азат ителә, реприссия корбаны булмый кала. Бу вакыйгалардан соң аны киредән Кармәтбаш авылына чакыралар. Ләкин ул гаиләсе артыннан Урта Азиягә китеп бара, шунда төпләнеп кала. Хисапчылар курсын тәмамлап, күп еллар хисапчы булып эшли. 1955 нче елның унбишенче гыйнварында 81 яшендә дөнья куя. Дүшәнбе шәһәрендә күмелә. Хәсәнҗан бабам бик зур мөселман гаиләсенең башлыгы булган.Аның дүрт никахтан унбиш баласы булган. Кызганычка каршы, биш баласы бала чакта ук үлгән. Алты баласы әтиләре юлын сайлыйлар. Әминә, Хәдичә, Мансур, Гәбделхай, Хәлидә һәм Әнәс Әхмәровлар - мөгаллимнәр. Калган балалары югары белемле табиблар, инженерлар, геологлар, очучылар, музыкантлар, дизайнерлар, программистлар, спротсменнар, юристлар. Зур бабам, Урта Азиядә яшәгәндә, ”Истәлекләр” дип аталган көндәлеген яза. Конкрет фактларга корылган бу әсәр романга тартым итеп язылган. Хәсәнҗан бабам аңа үзенчәлекле рәвештә, эч серен сөйләү төсмерен йөгерткән. Бу әсәрнең төп нөсхәсе бүгенге көндә Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, һәм сәнгать институтының текстология һәм кулъязмалар бүлегендә саклана. Ә күчерелмәсе минем яраткан әбием –әниемнең әнисендә. Минем кадерле әбием - Зур бабамның төпчек кызы. Аңа 77 яшь. Ничек Хәсәнҗан Әхмәровның кызы хәзер исән булырга мөмкин? - дип кызыксынырсыз. Бу бик урынлы сорау. Кечкенә Ләйлә (минем әбием) туганда Хәсәнҗан бабама 60 яшь була. Ләйлә әбием Дүшәнбе шәһәрендә туа, шунда югары белем ала, 30 ел проектлар институтында эшли. Алар 1993 нче елда гаиләләре белән Дүшәнбедән Татарстан Республикасының Зәй шәһәренә кайтып төпләнәләр. Әбием затлы, укымышлы, зур нәселенең истәлекләрен күз карасыдай саклап, киләчәк буыннарга җиткерүче. Бүгенге көндә ул газиз әтисе Хәсәнҗан Әхмәров, әнисе һәм бик күп якын туганнарының зиратлары бик еракта калуына моңсуланып алар рухына дога кыла, коръән укый. Шул ук вакытта "Истәлекләр”гә өстәмәләр яза, нәсел шәҗәрәбезне төзи, оныкларына үз тормышыннан вакыйгалар сөйли. Ә без, үз чиратыбызда, сөекле әбиебез сөйләгән ике гасыр эчендә булган вакыйгаларга яңаларын өстәп, киләчәк буыннарга җиткерергә тырышачакбыз, чөнки тарихыбызга кагылышлы бер генә әйберне, бер генә бизәкне дә онытырга һәм югалтырга безнең хакыбыз юк. Болар безнең әби-бабайларның үз балаларына гына түгел, ә безгә, безнең балаларыбызга һәм балаларыбызның балаларына да мирас итеп калдырган байлыгы. Әгәр боларның берәрсен генә хәтеребездән җуйсак та, моның өчен безне йөз, мең елдан соң да гафу итмәячәкләр. Татарстан Республикасы Зәй шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле

Просмотров: 919 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 2
2 Эльвина  
0
Очень интересно! Это сочинение вдохновило на создание своего родословного. Спасибо.

1 Камиля  
0
Апам! Зур бабам турында бик матур итеп язгансың. Рәхмәт. Әбиебезнең гомерлек хезмәте юкка чыкмаган.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...