Главная » 2011 » Декабрь » 20 » Көмеш каләм:Татарстан Республикасы, Апас районы, Болын-Балыкчы төп белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Сафиуллина Камилә
08:23
Көмеш каләм:Татарстан Республикасы, Апас районы, Болын-Балыкчы төп белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Сафиуллина Камилә
Нәсел-нәсәбегезне белегез, кардәшләрегезгә барыгыз,
чөнки, бергә яшәсәгез дә, өзелгән туганлыкта якынлык юк,
 еракта торсагыз да, йөрешкән туганлыкта ераклык юк.
 Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисе
Минем туган авылым ямьле Зөя елгасының яр буенда урнашкан. Гүзәл табигатьле авылымда менә ничә буын булып минем әти-әнием, әби-бабам шушы җирдә иген игә, тормыш итә. Инде XVII гасырдан бирле, Габдулла бабайдан алып минем үземә кадәр безнең нәсел Болын-Балыкчы авылында яши. Музейларда сакланучы тарих буенча, Болын-Балыкчы авылына XVII-XVIII гасыр башындарак нигез салынган. Бирегә XV-XVI гасырларда Зәй, Шушма буйларында күчмә тормыш белән яшәгән бер кабилә кешеләре, чукындарудан качып килеп урнашканнар. Төркем-кабилә башлыгы Габдулла, аның уллары Әбүбәкер һәм Локман атлы кешеләр була. Хәзерге Болын-Балыкчы авылына килеп урнашкач та игенчелек белән шөгыльләнә башлый: ир-атлар чәчүлеккә яраклы мәйданнарны урман-агачлардан чистарталар, җирен яхшылап эшкәртәләр, чәчәләр-уралар. Тормыш дәвам итә. Матур, гүзәл кешеләр яши минем авылымда. Гомере буена үз халкына намуслы хезмәт иткән кешеләрнең һәркайсы шигырьгә керерлек,хикәя герое булырлык. Профессор, топонимика буенча зур белгеч Гомәр Саттаров авылымның исемен"балык” кабиләсе исеменнән килеп чыккан дип раслый. Олылар авылның барлыкка килүне төрлечә аңлаталар. Арада күл һәм балык тоту белән бәйлеләре дә бар. Мин бу легендаларның һәркайсы яшәргә хаклы дип уйлыйм. Элек кеше үзенең шәҗәрәсен, кардәш-ыруын җиде буынгача белгән. Алтынчы буын кардәш саналган. Ә менә җиденче буын гына ят("җиде ят”) исәпләнгән. Җиде буынгача бабасын белүчеләр сирәктер. Мин дә үземнең җиденче буынга кадәр булган бабаларымның нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен, барысын да бәйнә-бәйнә белергә теләп, дәү әтием белән дәү әниемә сораулар яудырам. Аларның истәлекләренә таянып, ерак бабаларымның язмышларын күз алдына китерәм. Зөя елгасы үзәнендә тормыш учагын сүндерми яшәүчеләр арасында минем нәселем менә кемнәр алар: Насыйбулла,Сафиулла, Гарифулла, дәүәтием Ринат,әтием Нияз. Сафиулла бабамнарны "Бәлхислеләр” дип йөрткәннәр Авылның иң өлкән кешеләреннән: "Кеше өленге ачканда, Бәлхислеләр эшкә чыгып китә”, яисә, "Без эшкә килеп тотынабыз гына, алар урып чыгып китәләр”,-дигән сүзләре нәселем белән горурланырга тулы хакым барлыгын күрсәтә. "Кеше кайда гына яшәмәсен, хезмәтендә нинди генә биеклекләргә ирешмәсен, аның күңелен һәрчак җылытып, рухландырып торучы бер изге урын бар. Ул – туган җир, кече Ватан!”-дип яза якташ язучыбыз Хәлим Гайнуллин үзенең "Гомер чакрымнары” дигән китабында. Болын-балыкчы – дөньядагы иң гүзәл, иң шигъриятле табигатьле авыл ул. Биредә эшчән, кунакчыл, хисчән кешеләр яши. Авыл кырыеннан сихри Зөя елгасы агып ята. Монда асфальт юл, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, мәһабәт мәдәният йорты, бай китапханә, мәчет, ике кибет яшәүчеләргә уңайлыклар бирә. Мин –Сафиуллина Камилә Нияз кызы – ерак гасырлардан килүче Сафиулла бабай токымының төпчек кызы. Авылымның матурлыгын, бөдрә талларында сайраучы сандугачлар моңын күңелемә сендергән, шифалы һавасын сулап, Зөя елгасының сихәтле суларын чәчрәтә-чәчрәтә йөзеп, тәнемә саулык җыйганмын; авылым мәчетеннән яңгыраган азан тавышын тыңлап, әти-әниемнең сөекле баласы булып үскәнмен. Авылымның бүгенгесе миңа һәрдаим терәк, өметле киләчәге җанга тынычлык китерә кебек. Чөнки авылымнан өч чакрым гына ераклыкта районда гына түгел, Татарстанда да тиңдәше булмаган мегаферма эшли. Анда чит илдән кайтартылган нәселле сыерлар савыла, ә аларны карау-саву эшләрен роботлар башкара. Матур планнар белән яшәүче, хезмәтнең бар төрен дә үз иткән, бар гомерләрен Болын-Балыкчы белән бәйләгән әти-әнием, якыннарым һәм авылдашларым белән аңлашып-гөрләшеп яшәп ятам туган авылымда. Бүгенге көндә 5 нче сыйныфта белем алам. Тел-әдәбият дәресләрен бик яратам, тарих белән кызыксынам. Эшчән, кунакчыл, гүзәл табигатьле төбәктә тууым белән горурланам, шул ук вакытта ата- бабаларымның, әти- әниләремнең кылган әйбәт эшләрен дә онытмаячакмын, күркәм гореф-гадәтләрен дәвам итәрмен.
Просмотров: 885 | Добавил: Admin | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 1
1 Айгөл  
0
Камилә, язмаң миңа бик ошады! эзләнүләрең бик тирән! Иренмичә, гадәттә укытучылар, студентлар гына куллана торган Г.Саттаров хезмәтләреннән дә мисаллар да керткәнсең. Молодец!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...