Главная » 2011 » Декабрь » 19 » Көмеш каләм: Татарстан, Питрәч районы Татар Казасы урта мәктәбенең 7 нче сыйныфукучысы Хәйретдинова Таңсылу
09:11
Көмеш каләм: Татарстан, Питрәч районы Татар Казасы урта мәктәбенең 7 нче сыйныфукучысы Хәйретдинова Таңсылу
Горур сүз әйт сорасалар:
Ни кавемнән?
 Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
Үз тарихын анык белгән!
                                               Равил Фәйзуллин.
Туган ил, туган җир, ата-ана, нәсел-ыру тарихы- бу төшенчәләр бер-берсенә бик тыгыз бәйләнгән.Татар халкы бик борынгы заманнадан ук нәсел-ыру тарихын язуга зур әһәмият биргән. Шәҗәрәне белү аларда туган илгә, җиргә, телгә мәһәббәт тәрбияләргә, туганнарга,кардәш-ыруга, күрше-күләнгә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәргә кирәклеген кисәтеп торган. Безнең өйдә нәсел агачы , ягъни нәсел шәҗәрәсе язылган язма бар. Бүлмәдә затлы келәм дә, кыйммәтле картина да түгел, нәкъ менә шушы язма эленеп тора. 400 ел элек төзелә башлап, бүгенге көннәргә кадәр китереп җиткергән шәҗәрә безнең бабаларыбызның никадәр белемле, гыйлемле булуларын сөйли. Схема формасында, саргайган кәгазьгә төзелгән шәҗәрәне әнием белән без бергәләп агач формасына кертеп ясадык.. Бик зур безнең нәсел. Тарихта тирән эз калдырган шәхесләр дә күп анда. Безнең авылга нигез салган 13 нче буын бабам Теки Янчуринга безнең авыл җирләре 1558-1583 нче елларда Ливон сугышында үзен күрсәткәне өчен патша хөкүмәте тарафыннан бирелгән. Теки Янчуринның биләмәләре 1604 нче елда жалованье грамотасы белән вотчина итеп бирелә. Текинең олы улы Җансар 1615-1616 нчы елларда хәзерге Балык Бистәсе районы Кече Солтан авылында халыкны хөкүмәткә каршы күтәрә. Хөкүмәт 1605-1612 нче елларда җыелмаган салымны бер елда җыярга исәпли. Баш күтәрүчеләр җиңелә.Җансар Текиевны 1616 нчы елда Мәскәүдә җәзалап үтерәләр. Бабаларымның берсе - тарихта тирән эз калдырган шәхес – Касыйм Туйбактин. Ул Россия империясе җимерелеп, хакимияткә большевиклар килгәч,1918нче елда В.И.Ленин кушуы буенча Әстерхан хәрби мөселман революцион комиссары итеп билгеләнә.Ул галим, мөгаллим, язучы булган, Г.Тукай белән аралашып яшәгән, авыр сугышларның берсендә вафат булган.1931нче яңа күмәк хуҗалык төзелгәч, колхозга К .Туйбактин исеме бирелә. Мәктәп музеенда К.Туйбактин турында материаллар саклана. Җиденче буын бабам Сәгыйть исемле. Аның 4 улы булган. Бу нәсел үзенең ныклыгы, батырлыгы, хезмәт сөючәнлнге, тәрбияле булуы белән дан тоткан.Хәзерге көндә дә бу нәселне "Сәгыйть ыруы” дип йөртәләр. Өченче буын бабам Хәйретдин исемле. Безнең фамилия шуннан килә. Хәйретдиннең 4 кызы һәм бердәнбер улы- минем бабам Гыйльметдин булган. Гаилә шәҗәрәсенә карагач, хәйран калырлык: нәсел шулкадәр тармакланган, әйтерсең нык тамырлы имән. Без Хәйретдиновларның аерым шәҗәрәсен (кызларны да кертеп) төзедек: кызларның һәрберсенең җидешәр, сигезәр баласы туган. Шунлыктан нәсел бик нык тармакланган. Үзләренең хезмәтләре белән дан казанган игенчеләр, табиплар, укытучылар Һәм башка хезмәт ияләре күп нәселебездә. Мәсәлән. Татарсанның атказанган табибы Камалов Әсгат Әхмәт улы; СССрның спорт мастеры, самбо, милли көрәш буенча РФ чемпионы, халыкара категорияле судья Галиев Габдрахман Гали улы; РФ һәм ТР милли көрәш буенча атказанган тренеры, Татарстанның милли көрәш буенча җыелма командасы тренеры Мөхәммәдиев Гайнетдин Галимбәк улы; Татарстанның атказанган халык артисткасы Хәмитова Люция Миннәхмәт кызы; СССР ных сәүдә отличнигы. Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре Камалова Зөһрә Мансур кызы һәм башкалар Бабам Гыйльметдин, ул вакытта 25 яшьлек егет, күрше авыл кызы 17 яшьлек Шәмсиҗамалга өйләнә. Алар бик тату гомер итеп, 11 бала тәрбияләп үстерәләр. Иң төпчек малайлары- минем әтием. Гаиләдә ата-анага хөрмәт бик зур була. Аларның кушканы берсүзсез үтәлә. Әби-бабам үз гомерендә ачлыкны да, сугышны да исән-сау кичерәләр. Тырышып, намуслы хезмәт итәләр, балаларын да шуңа өйрәтеп үстерәләр. Шул авыр елларда да барысына да югары белем бирәләр. Әби-бабам хәзерге вакытта вафат инде. Ләкин мин аларны җылы хисләр белән искә алам. Әбиемнең "Ана даны” , "Герой ана” медальләре, бабамның Бөек Ватан сугышында һәм сугыштан соң бирелгән орден-медальләре кадерле ядкәрь итеп саклана. Әтиемнең абыйсы, Зөфәр Хәйретдинов - Татарстанның халык артисты, җырчы-композитор, Татарстан авторлар җәмгыяте рәисе. "Татар җыры” фестиваленең 5 тапкыр "Алтын барс” бүләге иясе, 600 җыр авторы булган абыебызны Татарстанда гына түгел чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Зөфәр абыебыз белән барыбыз да горурланабыз. Туган ягы, әти-әнисе турында нинди генә җырлар иҗат итми ул. Аның авылга кайткан вакытлары безнең өчен бәйрәмгә әверелә. Авылны сагынып, безне сагынып, су буйларын, әтисе печән чапкан җирләрне сагынып кайта ул. Әти, әни безнең иң газиз, иң кадерле кешеләребез. Алар безне- өч кызларын сау-сәламәт, тәртипле, тәрбияле, рәхим-шәфкатьле , белемле, хезмәт сөючән булып үссеннәр дип тырышалар.Ә без аларның ышанычын акларбыз, әти-әни, әби-бабаларыбыз йөзенә кызыллык китермәбез. Әнием- Флүрә исемле. Питрәч раөйоны Татар Казысы урта мәктәбендә педагог-организатор булып эшли. Әтием- Фәхретдин шул ук мәктәптә белем бирә. Олы апам-Филүсә, Казан шәһәрендә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, ире белән кызлары Әдиләне үстерәләр. Икенче апам- Фирүзә, Казанда укый, юрист булырга хыяллана. Без гаиләбез белән төрле конкурсларда катнашабыз. 2006 нчы елда "Шәҗәрә- тәрбиянең асыл ташы” республика конкурсында "Гаилә шәҗәрәсе” номинациясендә I дәрәҗә дипломга ия булдык. 2007 нче елда "Әхлаклы гаилә” район бәйгесендә җиңү яуладык. 2010 нчы елда Татарстан "Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең "Тамчы- шоу” программасында җиңүче булдык. Быел үзем дә республика күләмендә үткәрелгән XI "Иделем акчарлагы” яшь язучылар конкурсының "Балалар әдәбияты” номинациясендә II урынга лаек булдым. Шул бәйгенең йомгаклау туры буенча 3 көн Казанда кунакта булдым . Без анда Г.Тукай музеенда булдык,Г.Камал исемендәге театрда К. Тинчуринның "Курчак туе”спектаклен карадык, язучылар белән очраштык, Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдык, никадәр яңа дуслар таптык. Шулай күңелле булса да, мин әти-әнине,туганнарымны,дусларымны сагындым. Читкә киткәч, туган җир, туган туфрак, туган нигез дигән төшенчәләрнең нинди изге һәм кадерле икәнлеген аңладым.
Кеше кайда гына булмасын, нинди урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта икән.
 Бу кырлар,бу үзәннәрдә минем
Үзем генә белгән җырлар бар...
Кайтам , кайтам туган якларыма,
Ашкындырып көткән юллар бар.
 Сибгат Хәким.
Сибгат Хәкимнең бу юлларын алуым юкка гына түгел.Быел аңа 100 яшь тула. Шушы уңайдан, аның иҗатын һәм тормышын өйрәнеп, без мәктәптә бик күп чаралар үткәрдек. Мин хәзерге вакытта 7 нче сыйныфта белем алам.Мәктәпне тәмамлагач кем буласымны төгәл белмим әле. Җырларга-биергә яратканга , күбесе артист итеп күрәләр мине. Кем генә булсам да, чын кеше булып каласы, әби-бабаларымның изге рухларын рәнҗетмичә, зур, данлы нәселемнең лаеклы дәвамчысы буласы иде.
Просмотров: 1296 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 Gala  
0
Нинди талантлы нясел!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...