Главная » 2011 » Декабрь » 12 » Көмеш каләм: Татарстан, Апас районы, Биеш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанова Алия
22:26
Көмеш каләм: Татарстан, Апас районы, Биеш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанова Алия

Шәҗәрәм-гаиләм көзгесе.Туган җир... Туган авыл. Йөрәккә нинди якын, кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый.

Туган авылның тарихын өйрәнү, аны белү ул – синең, минем, безнең бурычыбыз. "Әхлак тәрбиясе”  түгәрәгенең чираттагысын укытучым Фирая Мөхәммәт кызы нәкъ менә шулай башлап җибәрде. Һәм шушы урында туган авылы Кормаш турында язган нәсерен укып күрсәтте.  Түбәндә мин аны сезнең игътибарыгызга дә тәкъдим итәм.   Авылым! Гүзәл табигатькә, киң күңелле кешеләргә бай булган туган авылым! Синдә тудым, синдә үстем, синдә канат чыгардым. Бу авылда тууым, синдәге кешеләрнең бер-берләренә итәгатьле мөнәсәбәтләрен күреп, шулар арасында тәрбияләнүем белән чиксез бәхетле мин.

   Җәйләр җитү белән яшәрәсең, гүзәлләнәсең, ямьләнәсең, гүя чәчәккә төренәсең. Җәйләрдә күңелем бигрәк тә туган авылыма ашкына. Авылыма илтүче олы юл тузаны да гүя хуш ис булып борынга бәрелә! Авылым эчендәге һәр сукмак, һәр тыкрык җанга якын.

  Әби- бабаларым, әти-әниләрем иген иккән мул уңыш бирүче кырларга да бай син. Амбар тулы алтыннарга да алыштырмаслык игенең, шул игеннән пешерелгән икмәгең- саф байлыгың бар синең.

  Эчкерсез, гади, гадел, мәрхәмәтле, ачык йөзле, югын табыштыручы, барын уртаклашучы кешеләргә дә бай син, авылым.

   Синнән ерак яшәмәсәм дә өзелеп сагына башлыйм, сагынуым чиксез булганга һәр ялда сиңа ашкынам. Каш өстенә кулын куеп, олы юлдан мине сагынып көтүче әти-әниемне өзелеп сагынам.

  Аларны яратуыма, аларны сагынуыма туган авылымны сагыну да килеп кушылгач, ирексездән җырлап җибәрәм:

Телеграмм баганасы

Олы юлга маяк ул,

Сагынуым көчле булганга

Юллар якыная ул.

Зур мәчетле, динле авыл

Туган авылым минем.

Киң синең басу-кырларың,

Мул сулы елга-күлең.

Зөя читләтеп үтсә дә,

Ул сиңа башын ия,

Бәхетле бул, Кормаш халкы,

                                 Тыныч яшәгез дия.

  Шуннан соң без шагыйрьләребез һәм язучыларыбызның туган як, туган авыл темасын яктырткан үзебез белгән әсәрләрне искә төшердек. Ә киләсе дәрескә үзебезнең авыл, нәсел шәҗәрәсе турында мәгълуматлар җыярга тиеш булдык.

   Минем туган авылым-Свияжский бистәсе район үзәгеннән 6 км ераклыкта урнашкан. 1989 елда-490, 1992 елда-547, 1997 елда-572, 2007 елда-554 кеше теркәлгән.( биредә нигездә татарлар һәм руслар яши) 2002 нче елга кадәр Свияжный булып йөртелде. Свияжский бистәсе Апас районында бик тиз үсештәге иң яшь бистә. Ул 1950 елларда поселок буларак оеша. (243)

Апас сүс заводы  Казан киндер комбинатының филиалы була. Сүс заводы  1956 нчы елда төзелә башлый. Заводның оештыручысы А.С.Съемщиков Казаннан директор вазыйфасын башкарырга килә. Прорабы-М.Линьков, мастеры-И.Курбатова, склад мөдире-В.Телишева, бухгалтеры-завод директорының хатыны-З.Съемщикова. Шул ук 1956 нчы елда завод эшчеләренә йортлар төзи башлыйлар. 1960 нчы ел азагында директор булып Л.Рябцун эшли башлый. Аның хатыны В.Рябцун лаборант һәм парторг була. 1969-1970 елларда директор булып Х.Зиһаннуров эшли. 1971 нче елдан алып 1986 елга кадәр директор булып Биеш авылы егете Дмитрий Иванович Шатунов эшли. Ә бу заводта ул 1956 елдан 1986 елга кадәр барлыгы 30 ел эшли. Өлкән бухгалтер булып 1971 нче елдан В.Ярцев эшли. Заводның соңгы директоры- Б.Дәүләтшин була.  1980 нче еллар азагында сүз заводы эшләвеннән туктый. Бистәдә 1956 елда йортлар төзелә башлый. Кибет бинасы, балалар бакчасы, җәмәгать мунчасы төзелә. 1960 елда районның материаль-техник базасы "Сельхозтехника” төзелү бистәнең үсешендә, киңәюендә төп шарт булып тора. Алдан 8 фатирлы барак, аннары 1978-1979 нчы елларда 16 фатирлы ике катлы йорт төзелә. 1982-1983 елларда "Яшьләр урамы”, 1983-1985 елларда "Яр буе урамы”,1989 елда "Совет урамы” барлыкка килә. Бистә елдан- ел киңәя, үсә. Тагын ике яңа урамда йортлар төзелә. Хәзерге вакытта бистәдә элеккеге Сельхозтехникада административный офис, ремонтлау мастерскойлары, ООО СХП "Әнәле”, Апас филиалының ООО "Зеленодольск йөк автомашиналары оешмасы,  кислород цехын, техобслужевание цехын, күмәрләп сату  базасын  һәм башкаларны үз эченә алган "ООО Апас Сельхозтехникасы” бар. Свияжский  бистәсендә "Ләйсән” балалар бакчасы эшли.

Мин үземнең авылымны бик яратам. Аның һәр почмагы якын миңа. "Ләйсән” балалар бакчасына йөреп үстем. Бүгенге көндә Биеш урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфында белем алам.

Гаиләбез зур-әтием, әнием, ике абыем һәм мин. Инде озак еллардан бирле дәү әнием (әниемнең әнисе) дә безнең янда яши. Дәү әнием миңа үзенең тормыш юлын, үзе үскән гаилә, ягъни минем зур дәү әти һәм зур дәү әнием турында сөйләргә ярата. Ә дәү әтием минем сугышта булган, яраланып туган авылына кайткан. Инде ул яныбызда юк хәзер. Алар ике кыз өч ир бала   тәрбияләп үстергәннәр.  Бүгенге көндә ике балалары гына (минем әнием һәм Мәскәү шәһәрендә яшәүче алма апа) исән-сау.

 Әтием Әсгать Кызыл тау авылында туган. Алар Мәсгуть дәү әтием белән  Хамисә дәү әнием гаиләсендә 5 бала (өч малай, ике кыз) үскәннәр. Әтием- гаиләдә икенче бала. Әтиемнең әнисе инде исән түгел. Мин аны бик сагынып искә алам. Ул гомере буе балаларга белем биргән, тарих фәнен укыткан. Бик акыллы, сабыр, мөлаем кеше иде ул.

Әтиемнең дәү әтисе (әтисе Мәсгүть ягыннан)Газиз һәм дәү әнисе Рәйсә. Ә әнисе Хамисә ягыннан дәү әтисе - Сәлимулла һәм дәү әнисе-Сәхипҗамал. Алар авылның  бик хөрмәтле кешеләре булганнар. Кушаматлары күгәрчен булган. Күгәрченнәр кебек бердәм булып, гөрләшеп, дус-татау яшәгәнгә шулай йөрткәннәр аларны.

 Мин аларның тормыш юлы белән кызыксынып, әти-әниемә сораулар бирәм. Ә алар үзләренең истәлекләрен бик җылы итеп миңа сөйлиләр.

Әниемнең әтисе-Хәнәфи, Тутай авылының балта остасы булган. Сугыштан бер аяксыз кайтуына карамастан искиткеч сабыр, тырыш кеше булган ул. Әниемнең әнисе-Вәсимә сыер савучы булып эшләгән.  Бүгенге көндә безнең янда, кадер-хөрмәттә яши. Дәү әниемнең әтисе-Галәтдин, тегермәнче булып эшләгән. Әнисе Сәрвиҗиһан-колхозчы булган. Вәсимә дәү әниемнең дәү әтисе-Фәсхетдин, дәү әнисе-Миңсылу исемле. Ә дәү әтисенең әтисе Таһир исемле булган.  

 Әти-әнием үз нәселләре белән горурлануларын яшермиләр. Ә мин, үз чиратымда, үз әти-әнием, дәү әти, дәү әниләрем белән горурланам. Үз нәселем өчен кызарырга язмасын дип телим. Минем нәселемә минем үз абыйларым гына түгел, туганнан туганнарым һәм тагын бик күп якын кешеләрем керә бит. Җәйләрдә, бигрәк тә Сабантуй вакытларында  туган-тумачалар белән табигать кочагында матур итеп ял итәбез, күңел ачабыз. Дәү әнием безнең дус гаиләбезгә, нәселебезгә сөенеп карый. Һәрвакыт шулай бердәм, дус булып яшәсәгез иде диеп теләк тели. Нәселебез агачы нык, тирән тамырлы булсын иде, ди.

Эшне башкарды: Апас районы Биеш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанова Алия.  

Җитәкчесе-татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хисамова Фирая Мөхәммәт кызы.

 

 

 

Просмотров: 691 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...