Главная » 2011 » Декабрь » 12 » Көмеш каләм: Татарстан, Апас районы, Акхуҗа авылының 8 нче сыйныф укучысы Булат Мәрдәнов
09:34
Көмеш каләм: Татарстан, Апас районы, Акхуҗа авылының 8 нче сыйныф укучысы Булат Мәрдәнов

   Мин үземнең әни ягыннан җиде бабамны да беләм. Үзем күргәне - әниемнең әтисе Равил бабам. Кызганыч, миңа биш яшь тулгач, 68 яшендә ул да авырып үлеп китте. Шулай итеп, мин бабамның бабалары турында нәсел шәҗәрәсе язылган дәфтәрдән һәм әнием сөйләгәннәрдән генә тиешле мәгълүмат алдым. Равил бабам – гомере буе бер төзелеш идарәсендә шофер булып эшләгән , төрле төзелешләргә йөк ташыган. Аның эш стажы - 41ел . Ул 61 яшенә кадәр бер юл һаләкәтенә тарымый, имин хезмәт иткән. Алар гаиләдә ун туган булганнар. Өч ир бала һәм җиде кыз. Бабамның Фариз, Фәридә исемле туганнары бала чакта ук авырып үлгән. Ә менә абыйсы - Гыймадиев Галимҗан Сабир улы - Бөек Ватан сугышында Дон елгасын кичкәндә һәлак булган. Хәзерге көндә бабамның бер энесе һәм өч кыз туганы исән. Без алар белән аралашып яшибез. Равил бабамның әтисе – Сабирҗан-минем дәү бабай. Ул дәү әбием Бибиәсма белән ун бала тәрбияләп үстергән. Дәү әбиемнән дәү бабам ун яшькә олырак булганга, сорарга баргач, егерме сигез яшьлек сугышлар күргән дәү бабама дәү әбине ата-анасы бирмәгән. Дәү бабам дәү әбинең үзенең ризалыгын сораган да, бер кичтә төенчеген хәзерләп куйган Бибиәсманы кичен урлап киткән. Аннары гына кызның ата-анасы ризалыгын биргән. Алар 1920нче елны өйләнешкәннәр. 1921нче елгы ачлык аларны хәзерге Петербург якларына чыгып китәргә мәҗбүр иткән. Дәү әбием оныгы –минем әниемә ничек итеп ачка тилмерүләрен, ахыр чиктә читкә чыгып китүләрен, шунда Ленинны күрүләрен, беренче баласы Мөшрифә апаны шәһәрдә табуын, дәү бабамның савыт-саба ясый торган заводта эшләвен, көн дә икмәк, хезмәт хакына күлмәклекләр алуларын сөйли торган булган. Ачлык еллары артта калгач, авылга әйләнеп кайталар. Бу вакытта Мөшрифәгә өч яшь була. Авылда бик күп туганнары ачлыктан кырылган. Шулай ук әти-әниләре дә үлгән була инде. Авылга кайткач, ачлыкның вәхшилеге турында кешеләр бик сөйлиләр. Бер көндә хәлсез кешеләр бишәр-алтышар мәетне зиратта зур чокыр казып күмә торган булалар. Авылда этләр, мәчеләр калмаган. Хәтта үз балаларын суеп ашаучылар турында да сүзләр йөргән. Ничә еллар үткән булса да, дәү әби шуларны сөйләгәндә гел елап сөйләгән. Сабирҗан бабам Бөек Ватан сугышы чорында карт булган, шуңа сугышка алынмаган. Ул авылда кибетче булып торган. Аны авылда бик хөрмәт иткәннәр, чөнки товар аз кайтса да, бөтенесенә гадел бүлергә тырышкан. Дәү бабам кече күңелле сабыр адәм булган. Беркайчан да хатын-кызларга каты бәрелмәгән. Моны әниемнең әнисе – дәү бабамның килене –дәү әнием сөйли. Дәү әнием Равил бабама тормышка чыккач, сигез бала тапкан. Әнием-алтынчы бала. Бер абыйсы 31яшендә үлгән. Хәзер җиде туган аралашып яшиләр. Дәү әниемә кунакка баргач, ул безгә дәү бабамның җәй көне кызу эш вакытларында, өй эшләрендә бик теләп булышуын әйтә. Хәтта табак-савытка кадәр юып куя торган булган, дәү әби берәр җирдә утырмада булганда, билгеле. Сабирҗан бабамның әтисе - Гыймади. Ул урта хәлле крестьян саналган. Аның аты, сыеры, сарыклары һәм өч имана җире булган. Өч ул һәм өч кыз үстергән. Беренчеләрдән булып колхозга кергән, шулай итеп гаиләсенең иминлеген саклап калган. Кече улы Сабирҗан, әйткәнемчә, сугышларда, зимагурлыкта йөреп, 28 яшендә генә өйләнгән. Гыймади бабамның әтисе – Мотыйгулла. Мотыйгулла бабамның әтисе- Хәлиулла. Хәлиулла бабамның әтисенең исеме- Хәбибулла, ә Хәбибулла бабамның әтисе Йосыфҗан атлы булган. Алар турында башка мәгълүматлар сакланмаган. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк ди, халык. Нәсел җебе әнием ягы булса да, ул миңа бик якын. Әти ягын бик аз беләм мин. Бабам Гайфетдин бик яшьли дөнья куйган. Ул үлән кырларын сугаручы булып та, колхозның хуҗалык мөдире булып та эшләгән. Ул да кешеләрне бик яраткан. Аралашучан, ачык йөзле, киң күңелле акыллы кеше булган, диләр аны. Аның әтисе Шәйхетдин Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Үлем хәбәре килгәч, күпмедер вакыттан соң күрше авылдан килеп, сугыштан кайткан бер солдат дәү әбиемә ире Шәйхетдиннең ничек үлүен үз күзләре белән күрүен сөйләп бирә. Снаряд аның башын өзгән була. Дәү әбием моны ишеткәч, аңын югалтып егыла. Дәү әбием – Бибикамилә- минем әниемнең карт кайнанасы- сугыш чоры тормышын гел сөйли торган була. Ул дәү бабам Шәйхетдин сугышка китеп , ике ай узганнан соң дүртенче баласын - Наилне таба. Бер караңгыдан бер караңгыга бала арбасы тартып эшкә йөргән дәү әби. Яшь баланы чебен сарып елап яткан чаклары да күп булгандыр инде дип искә ала ул. Кара арыш ипиеннән имезлек ясап, марля белән авызына сала торган булалар. Балаларның киемнәрен , өйне җыеп юу бары төнлә генә эшләнә торган була. Башка вакытта колхоз эше. Әле балаларны ачтан үтермәскә, качырып кына арыш та алып кайтасы бар. Эшне бетереп, базга төшеп, олырагы ярдәме белән кул тегермәнендә аны онга әйләндергәннәр. Берзаман яшенләп яңгыр килә ди. Дәү әби күрше хатыннары белән урак урырга барырга чыккан. Алты-җиде яшьлек Фаиле дә ияреп бармакчы була икән. Әйткәнне тыңламагач, дәү әби бер уч кычыткан алып, өткән малайны. Шулчак малай ачудан бөтен тирә-юньне яңгыратып: - Арыш караклары!, Арыш караклары! –дип кычкырмасынмы! Ярый күрше хатыннары читкә чыгып, хәбәр биреп йөрмәгән! Ул чакта башың төрмәдә череячәк бит !Билгеле, дәү әби моны соңрак кына, ерактагы Фаил улы кайткач, көлә-көлә искә төшереп сөйли торган булган. Дәү әби кырдан кайтканчы, малайлары утын пүләненнән йомычка юынып уйный торган булган. Бөтен өй эче йомычка булса да, балаларының исән-имин торуын күргәч, әби ачуланмаган. Ул вакытта хәзерге китаплар, кыйммәтле уенчыклар булмаган, шуңа малайлар бармакларын кисә-кисә уенчыкны үзләре ясаганнар. Ни генә булмасын, минем гаиләмә дә илдә искән җилләр, вакыйгалар кагылмый узмаган. Һәр гаилә- илнең бер кечкенә күзәнәге. Шул күзәнәкләр никадәр ныграк, никадәр тыгызрак булса, җәмгыятебез дә шулкадәр сәламәтрәк, бердәмрәк булыр! Ниһаять, үзем турында сөйләр чак җитте. Мин, Мәрдәнев Булат Айрат улы - Сабирова Әлфия Равил кызы белән Мәрдәнев Айрат Гайфетдин улы корган гаилә җимеше булам. Минем бер энем һәм бер сеңлем бар- Аяз һәм Иркә. Барлык гаиләләрдә дә балалар, безнең кебек, аяз һәм иркә булсыннар дигән теләктә калам.

Просмотров: 554 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...