Главная » 2011 » Декабрь » 8 » Көмеш каләм: Татарстан, Алексеевск районы, Урта Тигәнәле авылы, Самат Рәхмәтуллин, 6 яшь
12:29
Көмеш каләм: Татарстан, Алексеевск районы, Урта Тигәнәле авылы, Самат Рәхмәтуллин, 6 яшь

Мин, Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылы малае, Рәхмәтуллин Самат Марат улы. Миңа 6 гына яшь әле. Шулай да мин үземнең әби-бабайларым-ның исемнәрен әйтә алам. Минем әтием, Рәхмәтуллин Марат Марс улы, шофёр, ә әнием, Рәхмәтул-лина Рәмзия Рафикъ кызы,укытучы булып эшли. Әтиемнең әтисе-Марс дәү әтием дә шофёр, ә Асия дәү әнием сыер савучы булып эшләгән. Хәзер алар лаеклы ялда. Марс дәү әтиемнең әтисе-Александр бабам гади эшче, ә әнисе-Миңлегөл әбием мәктәптә пешекче булып эшләгән. Әниемнең әтисе-Рафикъ дәү әтием дә шофёр булып эшләгән,ә әнисе Халидә дәү әнием-колхозда бозаулар үстергән. Шулай ук Рафикъ дәү әтиемнең әнисен, Фатыйма карт әбиемне, дә хәтерлим әле мин. Бүгенгесе көндә мәрхүмә. Фатыйма карт әбием үзенең әнисен-Мәликә,әтисен-Кыяметдин дип сөйләгәнен дә онытмам. Алты гына яшь булса да, мин инде 4-5 буын әби-бабамның исемнәрен белүем белән горурланам. Үсә төшкәч, тагын да алар турында тирәнтен туганнарымнан, әби-бабамнарымнан, әти-әниемнән сорашырмын. Киләчәктә зур хыялым: 7 буынга хәтле шәҗәрә агачын төзү. Алексеевск районы, Урта Тигәнәле авылы. Рәхмәтуллин Самат Марат улы. 6 яшь.

Просмотров: 618 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 2
2 Равил.  
0
Алда уңышлар гына юлдаш булсын! Молодец!

1 Фәнүс.  
0
Афәрин,энем! Хыялларың тормышка ашсын!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...