Главная » 2011 » Декабрь » 11 » Көмеш Каләм: Сөмбел Миннәхмәтова, Татарстан, Яр Чаллы, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның 8В сыйныфы укучысы
10:41
Көмеш Каләм: Сөмбел Миннәхмәтова, Татарстан, Яр Чаллы, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның 8В сыйныфы укучысы
«Шәҗәрә — гаилә көзгесе»
Шәҗәрә ул үткәннәрдән
Киләчәккә тәрәзә.
Һәр халыкта, һәр заманда
 Шәҗәрәдә дәрәҗә.
                               Дамир Гарифуллин
          Туган жир, туган туфрак, туган нигез... Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле нәрсәләрне аңлата. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти-әнисе гомер итә, нәселдәш туганнары яши, ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана. Кеше җирдә ни өчен яши? Үзенең кыска гына гомере эчендә ул барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, үзе эшләп калырга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне жиңеп чыгарга һәм, иң мөһиме, үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тиеш. «Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр»,- дигән борынгы акыл ияләренең берсе. Аның бу гыйбрәтле сүзләрен ничек аңларга соң ? Игелекле нәсел калдыр — бу сүзләр, минемчә, кешегә икеләтә бурыч йөкли. Беренчедән, нәселең иге­лекле булсын дисәң, үзең дә игелекле булырга тиешсең, икенчедән, игелекле балалар үстерергә тиешсең. Ә эчтә­лекле китап — буыннар чылбырын тоташтыручы нәсел шәҗәрәсе. Шушы чылбыр өзелмәсә, һәр буынның эшләре турында тарих битләренә күп мәгълүмат язылып, киләчәк буыннарга тапшырыла барачак. Димәк, без дә аның битләрен актарабыз һәм үзебез дә бу китапны язабыз. «Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш, —дигәннәр борынгылар. — Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, үз халкының үткәнен яхшы белә». Халкыбызда борын-борыннан җиде буын әби-бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү һәм нәсел шәҗәрәләрен кәгазьгә теркәү гадәте булган. Шәҗәрәләр белү, язып бару — матур һәм борынгы гадәт. Алар аркылы кешеләр ата-бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгәннәр. Шәҗәрәнең төп чыганагы, аларны язма рәвештә яки телдән-телгә күчереп саклау урыны Нәрсә соң ул шәҗәрә? Гарәп теленнән кергән "шәҗәрә" сүзе агач дигән мәгънәне белдерә. Буыннарның өзлексез алмашынып торуын ботаклы агачка охшатып төзелгән шәҗәрәләр язу, несел шәҗәрәсен төзү гадәте борынгы заманнарда ук төрле халыкларда билге­ле булган. Мин үземнең җиде буын бабам белән бик горурланам. Алар үз һөнәрләрен тапканнар, бәхетле гаилә корганнар. Балаларын үстереп тормышка аяк бастырганнар. Сугыш кырларына курыкмыйча атлаганнар, безнең бәхетле киләчәгебез өчен армый-талмый бил бөккәннәр. Үзебезнең шәҗәрәбезне мин шулай күз алдына китерәм. Әти-әни - һәрберебез өчен иң газиз, иң кадерле кешеләр. Әти-әниебезнең исемнәре безнең исемгә иң якын урнаша. Беренче буын - без үзебез, икенче буын - әтиебез Салават белән әниебез Рамилә. Гаиләдә олы хөрмәткә лаеклы кешеләр - өченче буын - Ясәви бабабыз белән Тәзкия әбиебез. Дүртенче буын - Миннәхмәт бабабыз белән Зәйтүнә әбиебез, бишенче буын - Дәүләтша бабай белән Гайниямал әби, алтынчы буын Хөсәен бабай белән Шәмсениса әби һәм җиденче буын бабабыз Хәсән бабай булган. Без бүгенге көндә үсеп килүче, олы тормышка әзерләнүче, үз чиратыбызда тормыш тарафыннан үз өстебезгә йөкләнгән вазифаны үтәргә әзерләнүче нәсел шәҗәрәсенең бөреләнгән буыны булып торабыз. Бу буын чугында без өч бөре: Айрат абыем , Айдар абыем һәм мин - Сөмбел. Абыйларым икесе дә югары белемле белгечләр. Мин сигезенче сыйныфта укыйм. Аллаһы Тәгаләдән безгә хәерле, бәхетле язмыш, тәүфыйкъ, саулык-сәламәтлек, тормышта файдалы гыйлемнәр, бәрәкәтле һөнәр-кәсепләр үзләштерүебезне теләп тәрбияләп үстерүче әтиебез Салават һәм әниебез Рамилә. Кешелек алдында әҗерле булган һөнәр иясе әниебез дә, әтиебез дә тәрбияче-укытучылар. Шуңа өстәп әтиебез дини белем алган, көченнән килгәнчә халыкны ислам диненә чакырган. Тукай район мөхтәсибәтен оештыруда башлап йөрүче җәмәгать эшлеклесе иде. Ләкин 38 яшендә каты авыру әтиемне якты дөньядан алып китте. Әтием кыска гына гомерендә дә халык күңелендә сакланырлык итеп исемен язып калдырды. Аның һәрвакыт нурлы йөзе, үлгәннәрне дә терелтердәй, таш йөрәкләрне дә йомшартырдай, кыйбласын югалтканнарга кыйбла күрсәтердәй дәлилле чыгышлары, вәгазьләре бер вакытта да халкыбыз теленнән төшмәс.
      Академик язучы, публицист шагыйрь Дамир Гарифуллинның бу шигырь юллары әтиебезгә атап язылган:
 Син үзең дә асыл заттан
Шәҗәрәңә бакканда.
Сезнекеләр алдан бара
Алсу таңнар атканда.
Теләнче Тамак халкының
Син яраткан кешесе.
Яшә шулай хөрмәт итеп
Олысын һәм кечесен.
08. 02. 2003 ел, Сарман.
      Бабабыз Ясәви гомер буе авыл хужалыгының төрле тармакларында тырышып хезмәт куйган. Хезмәте дәүләт тарафыннан грамота һәм медальләр белән бүләкләнгән, бүгенге көндә лаеклы ялда бәхетле картлыгын кичерә. Авыл халкы тарафыннан тирән хөрмәт белән искә алынучы мәрхүмә әбиебез Тәзкия белән алар әтиебез Салават, абыебыз Булат, апабыз Ләйсәнне тәрбияләп үстергәннәр
      Бабабыз Ясәви күп балалы, хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Миннәхмәт-Зәйтүнәләр гаиләсендә үсә. Әти-әниебез Миннәхмәт бабайны олы яшьтә дә ару-талуны белмәс хезмәт сөючән, ачык йөзле, киң күңелле, шаян, шигъри җанлы аксакал буларак искә алалар. Минем Миннәхмәт бабам бик матур итеп гармунда уйный торган булган, әбием аңа кушылып җырлаган. Ясәви бабам шундый җырлы-моңлы гаиләдә үскән, ул да бик матур итеп җырлый . Хәзер бу гаилә ядкаре - көмеш телле вараксин гармун бездә саклана. Гаилә ядкаре турында сорагач, әниемнең күзләренә яшьләр килә. Чөнки ул инде менә ничәнче буынга күчеп килә торган бердәнбер кадерле истәлек. Бабабызның истәлеге булып көмеш телле гармуны, купсанлы орден-медальләре һәм күзләреннән очкын чәчеп торган фотолары кадерләп сакланыла. Тугызынчы дистә белән баручы бабабызның чорлыгына гаҗәпләнеп: "Бабакай, сиңа ничә яшь соң? - дип соравына ,- Унсигездә, улым, унсигездә, тик картаеп кына ялгыштым," - дигән сүзләрен әтиебез бик еш искә ала иде. Тугыз бала арасында үскән Миннәхмәт бабабызның әтисе Дәүләтша, әнисе Гайниямал була. Җиде дистәгә якын авылларның инде сирәгәеп баручы өлкәннәре Дәүләтша бабайны тирән гыйлемле, дәрәҗәле, бик күп төрле сырхаулардан дәвалаган "духтор Дәүләтша" буларак тирән хөрмәт белән искә алалар. Күрәзә-тоемлауга сәләтле булган Дәүләтша бабай улы Миннәхмәтне Бөек Ватан сугышына озатканда: "Улым, озак еллар, ерак юллар, ят илләр, чит жирләр күреп исән кайтырсың. Син кайтканда каберем туфрагы суынып кына өлгергән булыр," - дип озата һәм, чыннан да, 1944 елда Миннәхмәт бабамның сугыш дәхшәтен кичеп, яраланып, туган авылына кайтырына дүрт ай кала, исеме күренекле язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең "Без авыл малайлары" әсәрендә күркәм шәхес- «духтор Дәүләтша» буларак кереп калган Дәүләтша бабабыз вафат була. Җиде бала арасында үскән Дәүләтша бабабызның әтисе Хөсәен, әнисе Шәмсениса. Хөсәен бабабыз үзе Хәсән бабайның дүрт малаеның берсе булып үсә. Ул Ходайдан бирелгән зирәк фикер йөртүче, табигать кануннарын яхшы белүче һәм елның- ел әйләнәсендә һава торышын, табигать үзгәрешләрен, фасыл холкын язгалап, шуларны чагыштырып, иртәгә буласы көннең ничек буласын бер ялгышсыз чамалап торучы гыйлемле авыл кешесе булган. Хәсән бабай турында исеменнән башка мәгълүматларыбыз юк. Ләкин без җиде буын бабабызның исемнәрен белү белән генә канәгатьләнергә теләмибез. Тарихи чыганаклардан, кулъязмалардан, архив документларыннан нәселебез турында күп мәгълумат туплауны күңелебездә йөрткән изге бурычыбыз дип беләбез. Мин үземнең нәсел җебемнең шушы күренекле кешеләргә барып тоташуы белән чын күңелдән горурланам, шәҗәрәбезне тагын да җентекләп өйрәнермен, киләчәктә үз балаларыма да шул хакта горурланып сөйләрмен дип уйлыйм. Мин гаилә шәҗәрәсен төзү барышында нәсел-ыруыбыз турын­да мәгьлүматлар туплый- туплый, әкренләп эзләнүче роленә кергән кебек булдым, яңа ачышлар ясау шатлыгы кичердем. Һәр буын әби-бабаларыбыз бишәр-җидешәр бала табып үстерә. Нәтиҗәдә, киң тармаклы, күркәм ябалдашлы мәгърур нәсел шәҗәрәсе формалашкан һәм без, бүгенге буын бөреләре, ә без йөзәрләгән, әби-бабаларыбыз нәселләрен дәвам итүебездән канәгать булып яшәргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барып, үз чиратыбызда, сәламәт буын калдырырга тиешбез. Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертеп, үткәннәр белән киләчәк буыннар арасында арадашчы ролен оста башкарса, нәселнең киләчәге өметле булачак. Шәҗәрәңне, ягъни нәсел агачыңны белү, эзләү - синең дә, минем дә, безнең дә игелекле бер эшебез булсын иде.
Просмотров: 2136 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 1
1 Гөлнара  
0
Әдәби телдә бик матур, эчтәлекле язылган.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...