Главная » 2011 » Декабрь » 20 » Көмеш каләм:Төхфәтуллина Равилә Рафил кызы Әлмәт районы Түбәен Мактама 1нче урта мәктәбенең китапханәчесе
12:50
Көмеш каләм:Төхфәтуллина Равилә Рафил кызы Әлмәт районы Түбәен Мактама 1нче урта мәктәбенең китапханәчесе
Туган якны кем сагынмый, кем юксынмый,
Шул якларга өзелеп карап кем үксеми.
 Көн дә кайтам уйларымда туган якка.
Моңнарымны көйгә салам синең хакта.
Минем туган җирем – Әлмәт шәһәре. Ул үзенең табигате, урман-таулары,  мул иген басулары белән һәркемне җәлеп итә. Мин үземнең туган ягымны бик яратам, әмма кунакка барып, әби-бабайлар да үткән бала чаклары, әниемнең туган авылы бик тә сагындыра, йөрәк түрендә аерым бер урын алып тора. Гаиләдә без өч бала үстек. Апа, мин һәм энем. Алты оныкка «карт инәй» белән «карт әтәй» булдылар минем әти белән әни. Әтием Мөслим районы Түреш авылында туып үскән. Аларның йортлары бик матур җирдә урнашкан, нәкъ урман янында. Тау астына төшсәң, гөрләп чишмә ага. Ләкин әбекәй белән бабакай, без бәләкәй чагында ук Әлмәткә, безгә күчеп киләләр дә, без ул матур җирләрне үтешли генә карап китә идек. Түреш яланнарында йөгереп, уйнап үсәргә безгә насыйп булмаган. Шулай итеп без әниемнең авылында, җәйләрен кунакка кайтып, авылның рәхәтен дә, михнәтен дә күреп, белеп үстек. Әни Башкортстанда, Бакалы районы, Токтагул авылында туып үсә. Бик матур җирдә урнашкан безнең авыл. Бакча башында тау. Тау астында гөрләп чишмә ага. Шул чишмәдән без су ташый идек. Кызлар белән җыелып суга киләбез дә дөньябызны онытабыз. Тауга менеп, аннан тәгәрәп төшә идек тә аккан болытларга карап ята идек. Шуннан да рәхәте юк иде. Минем әни үзенең нәселе турында бик күп белә һәм бик нык кызыксына. Менә әнинең бөтен белгәннәрен җыеп нәселебез тарихын яздык. Әниләрнең нәселе XVIII гасырдан башлана (без белгәне). Мөхәмәтша исемле карт әтәй Казан шәһәрендә яшәгән. Аның ике улы – Хуҗаҗан белән Әхмәтша булган. Әхмәтша тегүче булган. Авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә йөреп, кешеләргә кием тегеп акча эшләгән. Шулай йөри торгач, Әхмәтша Башкортстанның Чакмагыш районы, Каран авылына урнашып төпләнеп кала. Анда гаилә корып, ике малай табалар: Закирҗан белән Шакирҗан. Аның Шакирҗаны минем карт әтәй була. Шакирҗан карт әтәй колхозчы булган, аннары бригадир булып эшләгән. Галимә картый (әби) да колхозда эшләгән. Хатын-кызлар ир-атлар белән рәттән бөтен эшкә дә җигелгән. Салам да өйгәннәр, печән дә әзерләгәннәр, кул белән бөтен басуны да утаганнар. Ә инде өйдәге эшләре дә бик күп булган – киндер сугып, палас сугып, тастымал чигеп кичләрен утырганнар. Әмма аларга тыныч кына эшләргә, яшәргә насыйп булмаган. Сугыш башланган. Бөтен кеше кебек минем карт әтәй дә сугышка китә. Сугышта ул бик күп яралана. Яралары аның кулында да, кулбашында да, тез астында да, хәтта эчендә дә була. Кулбашындагы кыйпылчыкны ул үлгәнче үзендә йөртте. Күп яралы булуына карамастан, карт әтәй Берлинга кадәр барып җитә. Сугыштан 1947нче елда гына кайта. Бөек Ватан сугышында күрсәткән каһарманлыгы өчен карт әтәй "Ватан өчен” медале, III дәрәҗәле Дан ордены, Берлинны, Варшаваны азат итү һ.б. орден-медальләр белән бүләкләнә. Шакирҗан карт әтәй сугыштан кайткач, минем Галимә картый белән тормыш корып җибәрәләр дә, ун бала тәрбиялиләр. Ун баладан ике генә бала үсеп җитә. Калганнары бәләкәйдән үк чирләп үлә. Исән калган баланың берсе минем әни була. Галимә картыйның әти-әнисе бик кызык итеп өйләнешәләр. Аның бабасы бай мулла булган. Аларда хезмәтче эшләгән. Ул мал караган, ат караган, нәрсә кушсалар, шуны эшләгән. Мулла өстәл әзерли, ачы бал куя, хезмәтчеләрен ашата. Бөтенесе дә ачы балны эчеп куя. Ә берсе, Гөбәйдулла исемле егет бер дә капмый. Муллага бу егет бик ошый, һәм ул әйтә: - Армиядән исән-саукайтсаң, кызым Фазыланы сиңа кияүгә бирәм. Бу – 1885нче еллар була. Гөбәйдулла исән-сау гына армиядан кайта һәм мулла кызын аңа зур бирнә белән кияүгә бирә. Шулай иттереп Гөбәйдулла белән Фазыла тормыш корып җибәрәләр дә алты бала табалар. Аларның берсе минем Галимә картый була. Менә ничек элек-электән әти-әниләр нәсел-токымны карап, тикшереп балаларына тиң пар эзләгәннәр. Һәм элек-электән эчкән кешегә бүтәнчә караш булган. Әни 7 класс бетергәч, Әлмәткә килә, эшкә керә дә шушында урнашып кала. Әти дә армиядән соң, Владивостокта 5 ел корабльда эшли дә, Әлмәткә килеп урнаша. Әти белән әни очрашып танышалар, һәм бик яратышып өйләнәләр. Әлегә хәтле 45 ел бергә яшиләр. Әтишәхәравтобусында 40 елдан артык эшләп пенсиягә чыга. Әни 35 ел нефтяникларда эшләп пенсиягә чыкты. Хәзер инде карт инәй белән карт әтәй алты оныкка яхшы үрнәк булып, эш өйрәтеп, туган телен оныттырмыйча – туган телдә сөйләшеп, кадерле, хөрмәтле кешеләр булып яшиләр. Без дә үзебезнең картый белән карт әтәйне, бабакай белән әбекәйне, аларның безгә карата булган яхшылыкларын, өйрәткән догаларын онытмыйбыз. Авылда якын туганнар калмса да, һәр елны май аенда кайтып киләбез, карт әтәйнең «хәлен белеп», зыяратларын карап. Авылны бер әйләнеп, су буйларына төшеп, чишмәсеннән суларын эчеп йөрәккә бер рәхәт алып кайтабыз. Балалар да безнең белән йөри, алар да авылны бик яраталар. Дөрестән дә, Туган җир, Туган нигез үзен сагындырып, белдереп яшәтә. Туган җирне, төп нигезне саклап, хәтерләп яшик!
Просмотров: 1072 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.5/19
Всего комментариев: 191 2 »
19 Рамзия  
0
Афарин Равилэ! Шундый матур, эчтэлекле язмаларыгыз очен рахмэт! Ижади унышлар телим сезгэ!

18 Ilshat  
0
Бик яхшы язгансыз Равиля!

17 алина  
0
бик шэп!!

16 Damirka  
0
Бик оста язылган Равиля! Мина бик охшады Минем гаилямнен тарихына бик охшаш.

15 Винер  
0
Мин,а бик ошады! Кубрэк булсын шундый язучылар!

14 марат  
0
Бик матур булып чыкты!

13 Рамис  
0
Бик яхшы язгансыз!

12 Ренат  
0
Бик шәп, Равилә апа!

11 Руслан  
0
Мин,а бик ошады!

10 Альберт  
0
Бик матур язгансыз Равиля апа!

1-10 11-19
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...