Главная » 2011 » Декабрь » 16 » Көмеш каләм: Шыгырдан авылы, Илюзә Пазюкова
16:43
Көмеш каләм: Шыгырдан авылы, Илюзә Пазюкова
            НӘСЕЛ ҖЕПЛӘРЕБЕЗ ӨЗЕЛМӘСЕН...
Шыгырданым минем туган авылым,
Газиз җирем,алтын бишегем.
Авылыма кайтсам шатланамын
Ачкан кебек җәннәт ишеген! 
     Әйе шул, шигырьдә әйтелгәнчә, бик матур, бик гүзәл минем туган авылым! Авылымның кешеләре дә туган авылым кебек ачык йөзле, тәмле сүзле. Бик еракта гомер итүчеләр дә бик сагынып, бик юксынып кайталар авылыма.Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Авылым үзенең эшчән, уңган булган кешеләре: галимнәре, җырчылары, язучылары белән дан тота. Авылым халкы мул тормышта, бөтен уңайлыклары булган йортларда яши. Шыгырдан авылы зурлыгы белән дә Россиядә икенче урында тора. Авылым кешеләре элеккеге гореф-гадәтләрне саклап, ихтирам итеп яшиләр, дин тоталар. Менә шундый авылың, менә шундый кешеләрең була торып, безгә, билгеле, яшь буынга, авылыңның үткәнен, бүгенгесен, үзеңнең нәселеңне, әби – бабаларыңның язмышын өйрәнергә кирәк. Без аларны тирәнтен белергә тиеш дип саныйм мин. Үз нәселеңне белү, аның белән горурлану кешене тәртипкә өйрәтә, нәселеңдә шундый асыл кешеләрнең булуы күңелдә горурлык уята. Киләсе буыннарга истәлек булып, нәсел шәҗәрәсен төзү, минемчә, бик саваплы һәм кирәкле эш. Авылыбызда безгә яшь буынга үрнәк алырлык кеше яши. Ул - Салихов Памир абый, укытучы, язучы, эзтабар. Памир абый Шыгырдан авылының үткәнен, бүгенгесен, уңган булган халыкның биографиясен бергә туплап, китап чыгарды. Бу киләчәк буыннарга зур истәлек һәм бүләк, мин аның алдында баш иям һәм чын күңелдән горурланам. Элек- электән авылым кешеләре игенчелек, терлекчелек белән шөгылләнгәннәр, сату иткәннәр, өйләр салганнар. 1921 елгы ачлыкта, ипи эзләп, ерак- ерак җирләргә китеп барганнар. Илебезнең бик күп кешеләре кебек, алар да революция,Бөек Ватан сугышы елларының авырлыгын, хәсрәтен , кайгысын үз җилкәләрендә күтәргәннәр. Минем яраткан Гөлзирә әбием - әниемнең әнисе - ишле гаиләдә дөньяга килә. Кәримулла бабай белән Хөсникәмәл әбием өч ул һәм биш кыз тудыралар. Бер кызлары Әсмәбикә тугач ук, ә бер уллары 25 яшенә җитеп чирләп үлеп китә. Бик чибәр, акыллы егет була. Хәзерге вакытта сигез туганнан өч кыз һәм ике уллары исән. Гөлзирә әбием үлгәнгә дә бер ел булды, авыр туфрагы җиңел булсын! Әбием бик әйбәт кеше иде, кешеләргә ярдәмчел, ачык йөзле. Җырга моңга осталык, уңганлык - әбиемнең төп сыйфатлары. Әбиемнең әтисе Кәримулла бабай да зур нәселдән. Алар дүрт ир туган һәм 2 кыз туган булганнар. Алар барысы да үзләре мәрхүм инде, ләкин тормыш дәвам итә, үзләреннән соң матур, уңган кызлар,егетләр калдырганнар. Кәримулла бабай әзерләүче булып эшләгән, халыктан йон- тире һәм башка әйберләр җыйган һәм бу эшен уллары дәвам иткән. Кәримулла бабайның әтисенең исеме Айзәт булган, фамилияләре Айзатуллов, шул исемнән килеп чыккан. Кәримулла бабайның хатыны Хөсникәмәл әбием 1808 елда туган, бик чибәр, уңган кеше булган. Әтисенең исеме Фәсхетдин, әнисенеке- Алимә.Бу чорда яшәгән кешеләр билгеле инде байларга ялланып эшләгәннәр, иген иккәннәр, терлек асраганнар. Кәримулла бабамның әнисенең исеме Маһруй, шул исемнән Маурый нәселе килеп чыккан һәм алар әле дә Маурыйлар нәселе дип йөртеләләр. Маурыйлар нәселе

Хөсникәмәл әбием дә, Маһруй әбием дә уллар, кызлар үстергәннәр, ирләренә тугрылыклы булып, йорт – җирне карап торганнар, колхоз эшенә йөргәннәр. Ул вакытта эрләү, бәйләү, киндер сугу, чигү дә төп эш булып торган. Кәримулла бабай 1918 елны гражданнар сугышында катнашкан, аннан авыр яраланып өенә кайтып егылган, шуннан инвалид булып калган. Шуңа күрә 1941 елгы Бөек Ватан сугышына катнаша алмаган. Хөсникәмәл әбиемнең өченче кызы Гөлзирә әбием һәм Абзал бабам биш бала тудырганнар. Зәйфинә (минем әнием), Зөлфия, Фиргизә, Алсу, Әсхать. Кызганычка каршы, Алсу апам, алты айлык кыз баласын калдырып, 20 яшендә үлеп киткән. Әнием (Зәйфинә)Казан һөнәри училищесын бетереп повар булып эшләгән, туган колхозыбызда көч куйган. Хәзерге көндә мәктәптә эшли. Әнием дә әбием кебек бик яхшы кеше, матур итеп җырлый, бөтен гомерен гаиләсенә багышлаган кеше. Әтием Ринат белән безне тормыш юлына чыгарырга, безне чын кеше итәргә тырышалар. Зур абыем Ринас инде гаиләле, Гөлия апам белән Илшат исемле матур малай үстерәләр. Илнур абыем Мәскәүдә эшли, читтән торып В.И.Ульянов исемендәге юридик факультетта белем ала.. Мин мәктәптә 10 нчы сыйныфта укыйм. Шигырьләр язарга яратам. ”Шыгырданым бәхет чишмәсе " дигән китабым да дөнья күрде. Бу минем өчен бик зур бәхет . Гөлзирә әбиемнең икенче кызы Зөлфия апа Мәскәү өлкәсенең Люберцы келәм туку фабрикасында бригадир булып эшләде, хезмәт алдынгысы. Мәскәүдә техникум бетерде, хәзерге вакытта зур сәүдә үзәгендә товаровед булып эшли. Зөлфия апабыз тормышыбызда төп таяныч, булышчы, киңәшчебез. Фиргизә апам да Мәскәүдә техникум бетерде, Мәскәү- дә эшли. Тормыш иптәше Рамил белән ике кыз бала тәрбияләп үстерделәр. Олы кызлары Рамилә, Казан дәүләт университетының рус һәм чит телләр бүлеген тәмамлады, хәзер читтән торып экономик факультетта Казанда укый, Мәскәүдә эшли. Икенче кызлары Раилә дә В.И.Ульянов исемендәге институтның экономика факультетында белем ала. Алсу апам вафат. Киявебез Рамил белән Алсу апамның дәвамчысы Йолдыз, Чебоксарда югары белем ала. Әниемнең иң кече энесе авылда төп йортта яши. Тормыш иптәше Гөлсирин белән ике кыз үстерәләр. Алсу сигезенче сыйныфта, иң кечкенә кызлары тугыз айлык. Минем абыем Асхат бик уңган кеше, ташчы, балта остасы, кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк. Асхат абыем - Гөлзирә әбием белән Абзал бабам Хайбулловлар нәселенең төп дәвамчысы.. Хөсникәмәл әбием

Гөлзирә әбиемнең сигез оныгы һәм 1 оныкчыгы бар. Абзал бабам 62 яшендә үлеп киткән.Ул да зур нәселдән- әтисе Камалетдин, әнисе Хайрикәмәл. Абзал бабам

Әтисе – Комсомол районы, Шорт авылыннан булган, өч яшендә ятим калып апасы Хәят әби тәрбиясендә үскән. Әтисенең әтисе Фәсхетдин, әнисенең әтисе Низаметдин исемле. Абзал бабамның бертуганнары – Шәмсекамар, Кәшаф, Рузания, тагын 5 балалары булган, алары тугач үк үлгән. Алар барысы да үзләреннән соң тәртипле, инсафлы балалар калдырганнар. Балаларының балалары, оныклары, оныкчыклары бердәм булып, тату,мул тормышта яшиләр. Мин бу истәлекләрне Гөлзирә әбиемнең абыйсы Сәйфулла бабайдан язып алдым. Ләкин мин бу турыда язганнан соң уйга калдым. Нәсел шәҗәрәсен төзү моның белән генә тәмамланмый, минем дә бик күп эшлисем, бик күп нәрсәләрне беләсем, бик күп истәлекләрне язып аласым бар. Аллаһ ярдәм бирсен иде!!!.
Просмотров: 971 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 Gala  
0
Молодчина!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...