Главная » 2011 » Декабрь » 14 » Көмеш каләм: Сабирҗанова Җәмилә Фаткылгаен кызы Әлмәт шәһәре 9нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияте укытучысы
09:18
Көмеш каләм: Сабирҗанова Җәмилә Фаткылгаен кызы Әлмәт шәһәре 9нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияте укытучысы
Тамырлары никадәр тирәнрәк китсә, агачлар шулкадәр тотрыклырак, җил -давылларга бирешмәүчәнрәк булалар. Шуның кебек үк , халыкларның тарихи тамырлары да никадәр тирәнрәк үсеш алсалар һәм ул катламнардан бүгенгә килеп җиткән хәбәр никадәр тулырак булса, халыкның язмыш-тәкъдире, үткән юлы да вакыт көзгесендә шулкадәр үк тулырак гәүдәләнә. Бу бик тә мөһим. Чөнки үткәннәр белән киләчәк арасында җанлы бәйләнеш булганда гына нәсел агачы тере булачак һәм гасырлар дәвамына бирешмичә шаулап үсеп утырачак.Шәҗәрәләр исә тамырдан кәүсәләргә, ягъни ерак үткәннәрдән бүгенгә "Тереклек суы” ташып торучы җепселләр ул.
    Мин үзем Шөгер төбәгенең яшел урманнарга төренгән биек таулары, ямьле аланнары, уңдырышлы басулары һәм саф сулы мәшһүр Салкын чишмәсе белән табигатьнең гүзәл бер почмагында өч гасырга якын тереклек иткән Чыршылы авылыннан. Безнең авыл җиренә килеп утыручы беренче бабаларыбыз иң элек "Кое башы” дип аталган урынга туктап, шунда чәше ясап яшәгәннәр, шуңа күрә авылның исеме дә "Чәшеле” дип йөртелә башлаган. Ә соңрак "Чыршылы” дип аталып киткән.Минем өстәл китаплары арсында”Чәшелем – асыл илем” дип исемләнгән зур күләмле китап бар.Анда авылымның тарихы язылган.
      Әйтергә кирәк, китапның язылуы да гади генә түгел,милләтпәрвәр, зыялы кешеләреннән булган Зиннатулла Насыйбуллин саф, изге ният белән ерак әби-бабаларыбызның язмышлары аша авылыбыз тарихын язып, безгә- хәзерге буынга халкыбызның булдыклы, тырыш, тирән белемгә ия , үзен бөтендөнҗя халыкларына таныта алган милләт варислары булуларын исбатлаучы кешеләр икәнен күрсәткән. Зиннәтулла аганың вафатыннан соң унҗиде ел вакыт үткән. Бу аз гомер түгел. Шул арада авыл тормышында шактый үзгәрешләр, төрле вакыйгалар булып үткән, шәҗәрәләр тагын бер буынга арткан.Ә бу үзгәрешләрне китап итеп чыгаруда күп тырышлык күрсәтүче фидакарь затлар – шушы авыл килене, инженер Әлфия Ямаева һәм аның хәләл җефете табиб Ильяс Ямаевлар. 
      Бүгенге көндә дә телебез, динебез, кыйблабыз яши. Һәр буын аларны лаеклы рәвештә дәвам итеп, буыннан – буынга күчереп бара. Безнең нәсел-ыругыбыз да шушы авылдан башлана. Әлеге шәҗәрәләр арасында нәсел агачыбызның чылбыры бик еракка сузылып, буыннан – буынга дәвам итә...
       Ике улым һәм ирем белән шәҗәрәләрне барлап утырабыз. Ирексездән, шагыйрь Х.Әюповның түбәндәге шигыре искә төшә: Тамырлары кысып кочаклаган,
Җибәрмәскә тоткан уралып-
Чорлардан син йолкып ташлап кара,
 Гасырлардан кара кубарып!
Шул агачтан бит без...
Бурыч уртак – Җирдә ничек яшәп китсәң дә.
Яфрак булып ярыл киләчәккә,
Тамыр булып тарал үткәнгә.
         Безнең нәсел бик борынгы Зиатдин бабай нәселенә барып тоташа. Ул бик тә укымышлы, тырыш булган. Аның уллары_ Сәйфетдин, Бәдгытдин, Сәгытдиннар да булганлыклары белән аерылып торганнар.
      Миңлегаен бабайга да тормыш сикәлтәләрен күп үтәргә туры килгән. Революция шаукымы аларга да кагылмыйча үтми. Балаларын төрле якларга тарата. Сөргендә интегергә дә туры килә. Җирдә аның кылган гамәлләре, әйтелгән васыятьләре, нәселен дәвам иттерүче балалары кала.
 Һәр нигезнең,
һәр авылның,
Һәр каланың үткәне бар.
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар
Хәтерләүдән курыкма син,
Ил үткәнен онытма син, – дип яза, шагыйрь Равил Фәйзуллин,үзенең «Онытма син» дигән шигырендә.
     Миңа халкымның үткәненә каерылып, борылып карарга нәрсә мәҗбүр итте соң? Моның сәбәбе бик гади. Күренекле мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы, эшчәнлеге минем туган авылым - Түбән Чыршылы авылы белән бәйле. Чыршылы дигән сүзне әйтүгә, күңелемә гасырлар түреннән килгән, энҗе-мәрҗәннәргә тиң мирас калдырган Риза Фәхреддин исеме килеп баса. Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, ул чорларда авылыбызда 400 ләп йорт исәпләнгән, базар, мәдрәсә булган.
     Бүгенге көндә галим укыган һәм 10 ел буе белем биргән мәдрәсә нигезендә яңа мәктәп торгызылды, шушы авыл мәктәбендә зур тормыш юлына чыккан, ихтирамга лаек шәхесләр хөрмәтенә музей ачылды. Мәктәп музеенда һәр экскурсовод бала авылдашларга, чит мәктәпләрдән килгән укучыларга Ризаэддин Фәхреддин турында горурланып сөйлиләр. Музейлар бит алар картаймыйлар, ел саен яшәрә, тулылана гына баралар. Лениногорск җиренә аяк басуга ниндидер серле - сихри халәт биләп ала.
    Иҗат итәсең, халкың яратырлык әсәрләр тудырасың килә икән, бу якларга рәхим ит! Илһам бирә торган җир булмаса, Ризаэддин Фәхреддин, Энгел, Индүс Таһировлар һәм башка дистәләрчә татар горурланган шәхесләр иҗат иткән булыр идеме икән монда? Ризаэддин Фәхреддин үз халкын белемле, тәрбияле, һөнәрле итәргә, аны алдынгы кавемнәр белән бер сафта күрергә тели. Шушы юнәлештә күп хезмәт куйган олуг зат ул. Бу сикәлтәле, җил-буранлы тормыш юлында шулай тайпылмыйча, гел алга таба бара белүче бу горур, гүзәл, гади, даһи җанны аның тормыш юлына күз салмыйча гына аңлау мөмкин түгелдер... Авылда үткән 20 ел гомер хатирәләргә бай. Бик озакка җитәрлек, бик еракка алып китәрлек ныклы белем ала ул һәм үзе дә күп еллар һәр балага белем бирүне генә күзаллап эшләми, һәр баланың эчке дөньясын әхлаки, рухи яктан төзек, матур итеп тәрбияләүне төп максаты итеп куя. . Замандашлары аны искә алганда, аның кешеләр белән гади мөгамәләдә булуын һәм ягымлылыгын әйтәләр. Якын-тирә авыллардан мәдрәсәгә килеп укучы шәкертләр мөгаллимне өйләренә кунакка алып бара торган булалар. Шулай күрше авылдан йөреп укучы Низаметдинның кызы Мөкәрәмә апаның истәлекләре шул турыда: "Р.Фәхреддин белән бергә укыган иде әти. Ул гел безгә килеп йөрде. Бик дус булдылар, сөйләшеп туймыйлар иде. Бик ыспай, нәзакәтле, матур кеше иде.” Бервакыт безгә әни (кайнанам) сандык түреннән алып, узган гомер истәлеге булган, буыннан-буынга күчеп килүче кадерле гаилә ядкаре саклануын күрсәтте. Габделбарый мулла Сабирҗан улына 1925 елда Түбән Чәшеледә үткәрелгән дин әһелләренең съездында – Корылтаенда Россия һәм Себер диния нәзарәте башлыгы - мөфтие – Риза Фәхреддин үз кулы белән тапшырган мөәзин булуы турында таныклык! (таныклык җибәрелә). Нинди кадерле истәлек! Минем тормыш иптәшемнең бабасының укытучысы – Ризаэддин Фәхреддин булган! Галим чәчкән орлыклар бабабызның олы шәхескә әверелүенә ярдәм иткән. "Оясында ни күрсә, очканында шул була,” - ди халык мәкале. Күпме укучылар аның ярдәме белән ныклы, көчле канатлар алып очканнар. Балачакта алган гыйлем, тәрбия кеше күңеленә нык уелып кала. Ул гомер юлының кайсы якка үзгәрүен дә хәл итә. Укытучы үзе рухи яктан камил зат, укучыларга өлге булырга тиеш. Бу хакта Р. Фәхреддин: "Укытучы – кулын сузса, шәкерт – аның күләгәседер, яки укытучы – бер китап язучы икән, шәкерте дә - аның язган китап нөсхәседер. Язылган китап нөсхәсен күреп, язучының гыйлем һәм гакылда булган дәрәҗәсен тәкъдир итү мөмкин булган кебек, шәкертең күреп укытучысының кем икәнен белү дә авыр булмас,” – дип әйтә. Риза Фәхреддиннең тормыш юлы чишмә суыдай саф, дога кебек изге. Чынлап та изгелеккә җирдә урын бар. Галим шәхесе үрнәгендә, аның бай мирасы нигезендә бабабыз белән әбиебез гаиләдә милли, гомумкешелек кыйммәтләре турында рухи һәм әхлакый тәрбия бирүне һәм гомереләренең мәгънәсен кешеләргә изгелек кылып яшәүне төп максатлары итеп куялар. Алар никадәр авыр тормыш йөген иңнәрендә күтәреп, балаларын игелекле булсыннар дип үстергәннәр. Шул ук вакытта иген дә иккәннәр, корыч та иярләгәннәр, тальян гармоннарын сыздырып кичләрен җыр-моң белән бизәргә, чигәргә һәм бәйләргә дә вакыт тапканнар. Хәләл көчләре белән гадел тормыш алып барганнар, сокландырырлык яшәгәннәр алар. Без дә аларның үрнәгенә иярергә, буыннар чылбырын дәвам итеп, ата-бабаларыбыз, аларның эшләре белән горурланып, аларның исемнәренә тап төшермәскә тырышабыз.
      Әйе, гаилә-дәүләт кыйммәте, диләр. Күренекле мәгърифәтче Р. Фәхреддин: "Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була,” - ди. Әби-бабай, әти-әни, абый-апа,энекәш һәм сеңелкәш булган гаилә тулы гаилә дип санала. Мондый гаиләдә һәр кеше үзен бәхетле тоя, һәр яклы тәрбия ала,аның сәләте һәм таланты үсә. Матур гаилә кору, шул гаиләдә бер-береңә ярдәм итеп бәхетле яшәү-безнең һәрберебезнең изге бурычы. Кулымдагы геометрик фигурага игътибар итегез әле,бу өчпочмакны нинди дәресләрдә кулланасыз?
      Чыгышымны Вил Казыйханов сүзләре белән тәмамлыйсым килә: "Әгәр укытучы белән укучы өчпочмакның ике ягын тәшкил итсә,өченче-таянып торган ягы – ата-ана. Без бу геометрик фигураны, Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләрен истә тотып, әдәбият дәресләрендә дә кулланыйк! Үткәннәрне бәйләп торган нәсел-тамырыбыз өзелмәсен иде! "Бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була,”-ди күренекле фикер иясе. Чыннан да, заманага лаеклы шәхес формалаштыру тәрбиядән башка Һич кенә дә була алмый.
Просмотров: 750 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 Ландыш  
0
Җәмилә Фәтгелгаяновна! Гаиләгез турында язмагыз белән танышып чыктым.Киләчәктә уңышлар телим сезгә.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...