Главная » 2011 » Декабрь » 19 » Көмеш каләм:Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин авылы мәктәбе 9 ынчы сыйныф укучысы Акжигитова Альбина
09:03
Көмеш каләм:Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин авылы мәктәбе 9 ынчы сыйныф укучысы Акжигитова Альбина
Кем мин, нәселем кем минем, ник безгә болай әйтәләр? Ничек рус җирендә алты татар авылы гына бар? Кайсы яктан без? Нишләп бер фамилия йөрткән кешеләр авылда бер тирәдә тупланган? Бервакыт шундый уйлар керде башка һәм уйландырды. Бу берәр ел моннан элек иде, кайчан абыем безнең шәҗәрәне тезеде. Ул кайда гына үзенең сораулары белән җитмәде. Хәтта интернет аркылы Германиядән дә кардәшләр табылды. Сигез йөздән артык икән безнең ыру! Тугыз буынга кадәр белеште. Эшнең нәтиҗәсен күргәч, бабам елап алды, тик мин ул вакытта сәбәбен аңламадым. Әле генә төшендем: татар кешесесе үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш. Юкка гына кечкенә балалардан урамда, "Кызыл йомырка” көнне кайсы гына өйгә кермә, иң беренче: "Кемнең мондый матур кызы я улы?”-дип сорыйлар. Танымаганга түгел, ә бала горурланып кем баласы булуын әйтә алсын. Менә шуннан бабам да, шәҗәрәбез белән кызыксынуга куанып, шатлыгыннан елап алды. Шул көннән башлап мин бабама сорауларымны яудыра тордым, ә ул бер дә авырсынмыйча сөйли иде. Минем борынгы бабам икән Фәйзерахман исемле булган, шуннан безнең кавемга бүгенге көнгәчә Фәйзүклар дип әйтәләр. Безнең йортның капкасында кечкенә генә тимер кызыл йолдыз каккан. Мин үземне белгәннән бирле, бабам бик саклык белән генә шул йолдызны ел саен буяп куя. Шәҗәрә белән кызыксына башлагач кына, бабам сәбәбен аңлатты: аның әтисе фронтта батырлача үлеп калган, Совет шул йортларга әле җитмешенче елларда ук йолдызлар кадап куйган. Шуннан бирле бабам әтисенең төсе итеп саклый шул йолдызны. Кайчан елап та куя, ахры, ятимлектә үскән еллары искә төшә. Ятимлектә, ачлыкта үссә дә, бабам укыган, гомере буе мәктәптә укытучы булып эшләгән. Бөтен авыл халкы аны ярата, ихтирам итә. Мин дә шундый батыр бабаларым белән горурланам һәм шигъри юлларымны багышлыйм:
Җирең өчен син җан бирдең,
Илең өчен син тырыштың,
Якты дөньяда торалмадың,
Ә күпме каныңны түктең.
Үлгәндә, баккансындыр зәңгәр һавага,
Уйлагансың кайтырга туган авылга.
Теләгәнсең сабый балаңны багырга,
Тик туры килә чит далада калырга!
Ә өйдә әтисен көтә кечкенә баласы,
Ни әйтергә белми малаена анасы.
Аның үзенең дә зур кайгысы,
Бәхетсез калды егетнең баласы!
Мин горурланам сине белән, бабам,
Якты көннәрем белән тиеш калам!
Сине уемнан кайчан да югалтмам,
Батырлыгыңны кайчан да онытмам!
Шәҗәрәмне белү киләчәктә нинди һөнәрне сайлаганда, ялгышмас өчен дә кирәк. Минем әнием, бабам, әбием-укытучылар. Әле мин белдем тагы бер нәрсә: минем икенче әбием дә икән укый- яза белгән. Ул вакытта авылда хатын-кызлар арасында укый –яза белүчеләр булмаган диярлек. Ул дусларын, кардәшләрен өйрәткән. Бу фактлар мин укытучы һөнәрен сайласам ялгышмам дип әйтәләр, тик укытучылыкны яратсам да, үземнең врач буласым килә. Нинди әйбәт ул-кешеләрне дәвалау. Булдыра алырмы икән, безнең нәселдә врачлар бармы икән? Бу шикләремне абыем тезегән шәҗәрә таратты: минем икән Владивостокта Хәмзә исемле кардәшем һәм аның ике малае бик оста, мактаулы хирурглар. Әбиемнең әбисе дә авылдашларын төрле үләннәр белән дәвалаган, аяк –кул чыкса, сынса да, анарга килгәннәр. Бу фактлар мине шатландырды, канатландырды: киләчәк профессиям белән мин ялгышмам, чөнки мин саныйм: күпме генә укыма, канда булмаган нәрсәне син ала алмыйсың, өйрәнә алмыйсың.
Горурланам мин үземнең нәселем белән!
Яшәгәннәр гомердән- гомер безнең бабалар,
Матур исем, горурлану калдырганнар
Ул хисләр эчендә мәңге калырлар,
Белсен бабаларыбызны кечкенә балалар!
Просмотров: 591 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...