Главная » 2011 » Ноябрь » 19 » Көмеш каләм : Миләүшә Шәйдуллина Сарман районы икенче санлы Җәлил мәктәбе укучысы
17:06
Көмеш каләм : Миләүшә Шәйдуллина Сарман районы икенче санлы Җәлил мәктәбе укучысы

"Дөньяда сүзләре бар"     Мин карт әбиемне бик яхшы хәтерләмим шул. Бик озак авырганнан соң,  миңа дүрт яшь  тулырга өч көн калганда вафат булды ул. Тик  мин аның турында шулкадәр күп истәлекләр беләм.  Бу хатирәләр берсеннән – берсе матур, кадерле. Аларны тыңлаганда минем күз алдыма көчле, сабыр, уңган, таләпчән, шул ук вакытта гаҗәеп нечкә күңелле  Ана  килеп баса.

       Ә карт бабамны күзалларга аның ике фоторәсеме һәм бер хаты гына мөмкинлек бирә. Алар безнең гаиләбезнең иң кадерле истәлеге. Бабам - Миннеголов Йосыф сугышка соңрак,  бары 1943 елда гына китә.Ул бик оста комбайнчы була. Шуңа күрә аны өч тапкыр кире боралар, бронь бирәләр. Ә соңгы баруында инде повестка тоттырып җибәрәләр. Бабам киткәндә әбием 5 нче баласын көтә торган була. Ул бабам китеп ярты ел үткәч, дөньяга килә.

     Бабамның хаты инде саргаеп беткән, ертылырга гына тора. Тик ул безгә бик кадерле. Бу хат аша гүя миңа Бөек Ватан сугышчысы, Белорусия фронты солдаты эндәшә.  Карт бабам шушы хатны язганнан соң бары 2 генә ай яшәгән. Кара тышлы "Хәтер" китабының 3 томында мондый мәгълүмат бирелгән: Миннегулов Йосыф Миңнегол улы 1944 нче елның 26 июнендә Белоруссияне азат иткәндә һәлак булган. Карт әбиемә килгән үлем хәбәрендә бабамның күмәргә гәүдәсе калмавы турында хәбәр ителгән була. Алар урнашкан окоп өстенә снаряд төшкән, шуңа күрә анда булучыларны күмә дә алмыйлар... 

     Бу вакытта әбиемә 32 яшь була. Ул балаларына ата тәрбиясе дә, ана назы да бирә алган. Балаларының тәртипле, игелекле, кешеләр арасында абруйлы булып яшәүләре ата-ана өчен иң зур куаныч, бәхет, диләр  ич. Димәк, әбием -  бик бәхетле кеше, чөнки ул  аларның һәрберсе белән горурлана алды һәм, әгәр исән булса,  бүген дә горурланыр иде, чөнки уллары һәм кызлары башкаларга үрнәк булырлык итеп яшиләр, эшлиләр

    Аның олы улы Миргалим абый – капитан. Әбием яныннан олы тормыш юлына чыгып киткәндә аңа бары 14 кенә яшь булган. Ул югалып калмаган, тормышта үз юлын тапкан, күп диңгез, океаннарны иңләгән, төрле илләрне күргән.  Бүген ул үзенең белемен һәм тәҗрибәсен яшьләргә тапшыра: Севостопольдәге хәрби диңгез училищесында дәресләр алып бара. Еш кына яртышар елга чит җирләргә чыгып киткән абыем һәрчак әбиемнәр белән элемтәдә булды: хатларыннан өзмәде. Ә әбием ул хатларны, аның җибәргән бүләкләрен бик кадерләп саклый иде. Хәзер дә шкафта Миргалим абый моннан дистә еллар элек алып кайткан диңгез кабырчыгы бар. Ул да, әбиемнең сандыгындагы  шәлъяулыклар, җыелган хатлар, альбомнардагы фоторәсемнәр дә, ана белән ул турында сөйлиләр, үзләре белән бәйле хатирәләрне саклыйлар.

     Гайнелхәят әбиемнең Халисә исемле кызы кечкенә вакытта кисәк авырып үлеп киткән. Әгәр ул исән булса, аның турында да  горурланып яза, сөйли алыр идем дип уйлыйм.  

 Әбиемнең бөтен балалары арасында иң якыны - әбием Гөлнур. Ул үзенең гомерен элемтә хезмәтенә багышлаган, 30 елдан артык Ләшәү Тамак элемтә бүлекчәсе начальнигы булып эшләгән. Ул инде хәзер лаеклы ялда. Бабам белән бергә, нәкъ карт әбием кебек, безне кайгыртып, безнең сөенечләргә куанып, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп авылда гомер кичерәләр.

  Бу гаиләдә төпчек кыз – Хәнифә апа. Бүген без барыбыз да аның янына-Зәй районындагы кечкенә генә Апач авылына барабыз. Бу авылның табигате кешеләре кебек үк гүзәл, юмарт. Хәнифә апа  шушы авылда гаилә нигезенең утын сүндермичә саклый. Тагын ул  - искиткеч яхшы укытучы. Аның мактаулы исемнәре шул турыда сөйли. Хәнифә Йосыф кызы  Миннегулова - Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры.   Тагын Хәнифә апа шигырьләр яза. Узган ел аның "Ана йөрәге" дип аталган шигырьләр җыентыгы чыкты. Мин аларны бик яратып укыйм, чөнки алар арасында минем турында, сеңлем, туганнарым турында язылганнары да бар. Хәнифә апаның туган авылына, бөек Тукайга, ел фасылларына багышлап язылган шигырьләре район газетасы битләрендә еш  басыла. Тик  язмаларның иң матурлары -  әбиемә багышланганнары. Аларда балаларының әбиемә булган чиксез мәхәббәте, ихтирамы, хөрмәте, аны юксынулары  ярылып ята.

   Ә менә Миннегулов Хатыйп Йосыф улы - әбиемнең галим улы, бу нәселне дөньяга танытучы. Ул  әдәбият галиме, педагог,  әдәбият дәреслекләре авторы, филология фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, "Халыкара ел кешесе", Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты.  Ә безнең өчен ул, әллә нинди фәнни исемнәре булса да, көләч йөзле, шат күңелле, гади һәм ярдәмчел булып калган  Хатыйп абый.

    Хатыйп абыйның тырышлыгы таң калдыра.  Әнием миңа "Балачак әдипләре" җыентыгында аның "Үзем турында үзем" дигән истәлеген укыткан  иде. Минем кебек вакытта ул үзләреннән 25 чакрым ераклыктагы  Иске Кәшер авылына йөреп укый. Кайбер көннәрдә көнендә барып кайтырга туры килә аңа.  Барып җиткәнче ике урман чыгарга кирәк. Аякка - өскә кияргә дә җүнле кием юк, тамаклары да ачлы-туклы. Ә  укырга омтылышы шулкадәр көчле. Бу омтылыш аңа Казан дәүләт университетын тәмамларга, аннан бик борынгы әсәрләрне өйрәнгәнергә этәрә. Ул авырлыкларны җиңә, борынгы мирасыбызны безнең буыннарга җиткерә.

      Хәнифә апам белән Хатыйп абыйның эшен бүген Гөлнур әбиемнең ике кызы-минем әнием Ландыш һәм Чулпан апам дәвам итә. Алар икесе дә икенче номерлы Җәлил урта мәктәбендә эшлиләр, татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирәләр. Үз эшләренә шундый бирелгәннәр, аны яратып башкаралар алар.

Миләүшә Шәйдуллина

Сарман районы икенче санлы Җәлил мәктәбе укучысы     

 

Просмотров: 774 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...