Главная » 2011 » Декабрь » 20 » Көмеш каләм: Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Сафин Рөстәм
08:15
Көмеш каләм: Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Сафин Рөстәм
"Нәсел-нәсәбегезне белегез,
кардәшләрегезгә барыгыз, чөнки,
бергә яшәсәгез дә, өзелгән туганлыкта якынлык юк,
еракта торсагыз да, йөрешкән туганлыкта ераклык юк”.
Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисе.
Мине нәселебез тарихы – шәҗәрәбез кызыксындырды. Шәҗәрә - гарәп сүзе, "агач” дигәнне аңлата. Нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып үсүен күрсәтә, ягъни нәсел агачы була.Олы яшьтәге туганнарыннан сораша, белешә башладым һәм шактый гына мәгълүмәт тупладым.Нәселебез горурланырлык,затлы ыру булган нәтиҗәгә килдем. ХIХ гасыр башында Нәдердә Хөсәин ир-егет яшәгән. Игенчелек, терекчелек белән шөгыльләнгән. Вакытында өйләнгән Әхсән, Гариф, Хәнәфия исемле һәм башка балалары булган. Хөсәин бабай – без белгән беренче буыныбыз. Нәдер авылы уңган егете Әхсән бабай, Нәдер кызы Бибигаишәгә өйләнгән. Алар – икенче буын. Ул игенчелек белән шөгыльләнгән. Мөхәммәд пәйгамбәрнең бер хәдисендә: "Аллаһа Тагәлә каршында иң сөекле бәндә - гаиләсенә иң күп файда китерә торган бәндә”, - диелгән. Әхсән бабай, шушы хәдистәгечә, гаилә учагын матур итеп саклый белгән, балаларын хезмәт сөючән, белемле итеп үстергән, мин белгән балалары: Әхтәм, Сәхәбетдин, Хөснури. Әхтәм - Әхсән бабайның балаларының берсе. Ул 1883 нче елда туган. Терлекчелек белән шөгыльләнгән, зур өйләр торгызган, зур алма бакчасы тоткан. Әхтәм бабай чәчүлек җирләреннән тыш, урман печәнлекләрен дә арендалый. Әхтәм бабай, уңган, эшчән авыл кызына Фаидә әбигә өйләнгән. Алар - өченче буын. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр: Сирай, Әкмәлетдин, Маһиҗиһан, Фәррекҗиһан. Сирай Әхтәм улы (1911-1951) "Зәй” колхозында бригадир булып эшләгән. Армиягә киткәнче Сирай бабай авыл кызы Мәрьям әбигә өйләнә. Мәрьям әби (1911-2003) бик күп еллар колхозда эшләгән. 1941 нче елда Сирай бабай үз теләге белән фронтка киткән, совет армиясендә хезмәт иткән. Сугыштан кайткач 1945-1947 нче елларда Нәдер авылында авыл советы рәисе булып эшләгән. Сирай бабай белән Мәрьям әби – безнең дүртенче буын. Аларның балалары – Самат, Мөнирә, Назира, Азат, Илфат. Самат Сирай улы минем яраткан бабам. Ул Сирай бабай белән Мәрьям әбинең иң олы уллары. Самат бабай 1933 нче елның 25 нче маенда Нәдер авылында туган. Нәдер авылында 8 класс тәмамлагач, "Зәй” колхозында төрле эштә эшләгән. 1951-1953 нче елларында армия сафларында хезмәт иткән. Армиядән кайткач 1953-1954 нче елларда Су-2 Тат.Тсуда балта остасы булып эшли. 1954 елның декабрендә уңган авыл кызы Рәхилә әбигә өйләнә. Алар – бишенче буын. 1954-1956 нчы елларда Мактама бораулау канторында йөк ташучы булып эшләгән. 1957-1960 нчы елларда Кама-Исмәгыйль авылына күчәргә туры килә. Шул елларда сельпода склад мөдире булып эшли. 1960-1965 нче елларда сельпо рәисе була һәм тиз арада эшлекле кеше абруе казана. Аны Татарстан кулланучылар союзы идарәсе составына кертәләр. Шуның белән бергә аның "сәүдә” эшендәге карьерасы төгәлләнә. Кешеләр белән эшли алу сәләтенә тиешенчә бәя биреп, "Зәй” колхозы җитәкчелеге аны туган авылына колхоз рәисе урынбасары итеп кайтара алган. Бер үк вакытта "Зәй” колхозы партия коммитеты сәркатибе булган. 1965-1969 нчы елларда читтән торып Казан сәүдә кооператив техникумын тәмамлый. Самат бабама Әлмәт районының эре колхозларыннан берсен, "Ярыш” колхозын җитәкләргә тәгъдим итәләр. Минем бабай колхоз рәисе итеп сайланган кыш уртасын ул һичкайчан онытмый. "1970 нче елның 15 нче гыйнваре иде ул”, - ди бабай. Габдрахман авылына "Ярыш” колхозы рәисе итеп сайлана. Җыелышта аны бертавыштан сайлаганнар. Самат Сирай улының хезмәте күп санлы бүләкләр белән югары бәяләнә. 1971 нче елда ук беренче "Почет билгесе” орденын, 1973 нче елда икенчесен, 1976 нчы елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденын ала. 1978-1979 нчы елларда бабайны, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Бөтенсоюз почет тактасына кертеп, КПСС ҮК, СССР МС, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮКның Дипломы белән бүләклиләр. 1980 нче елда Самат бабай районның иң яхшы колхоз рәисе дип игълан ителә. 1986 нчы елда ул иң югары бүләк – Ленин орденына лаек була. Аны ТАССР Колхозлар советы рәисе итеп сайлыйлар. Ул ТАССР Югары Советы депутаты да була. Пенсиягә чыкканнан соң, Самат бабай Нәдернең җәмәгать уртасында кайный башлый, ул авылда ветераннар советын җитәкли. Самат бабай белән Рәхилә әбинең балалары – Сирин, Илдар, Рамил, Зилә. Алар алтынчы буын. Иң зур уллары Сирин абый кечкенә чагында 1964 нче елда вафат була. Илдар абый 1958 нче елда Нәдер авылында туып үсә. Хәзерге көндә ААҖ "Татнефть”тә ипотека буенча баш белгеч булып эшли. Рамил абый 1960 нчы елда Кама-Исмәгыйль авылында туа, балачагы Нәдер авылында үтә. Зур казанышларга ирешә. 1988-1994 нче елларда Нәдер авылында "Зәй” колхозы рәисе булып эшли. Хәзерге көндә Таттелекомда гомуми сораулар буенча урынбасары булып эшли. Минем әнием Зилә - 1966 нчы елда туган. Бүгенгесе көндә НГДУ "Лениногрскнефтьтә” эш кәгазләре туплаучы булып эшли. Җиденче буыныбыз- Самат бабай белән Рәхилә әбинең оныклары – Ләйсән, Айгөл, Айдар, Рәилә, Марат, Рәстәм. Ләйсән, Айгөл һәм Айдар үз эшләрендә югары белемле белгечләр. Рәилә - АГНИның өченче курс студенты, Марат – КДУның икенче курс студенты. Рөстәм мәктәп укучысы. Мин менә шулай җиде буыныбызны белү бәхетенә ирештем. Ләкин әле бу мәгълүмат Хөсәин-Әхтәм-Әхсән-Сирай сызыгы буенча гына язылды. Нәсел агачы – шәҗәрәне төзегәндә, мин горурлану хисләре кичердем. Кайсы чорда яшәгән нинди генә туганымның тормышы, яшәеше турында белешсәм дә, һәрберсенең эшчән, уңган, алтын куллы, булдыклы булуын белдем. Шуның өстенә нәселебезнең һәр буынына сабырлык, башкаларга ярдәм кулы сузу, белемгә омтылу кебек матур сыйфатлар да хас икән. Һәрберсе тормышта үз урынын табып, бүтәннәргә үрнәк булып, дөньяның ямен, тәмен, ләззәтен белеп яшәгәннәр, яшиләр, яшәрләр дә дип ышанам.
Просмотров: 619 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 2
2 Рима.  
0
Рөстәм!Эшең бик эчтәлекле.Әби-бабаң тарихын белүең белән горурлана аласың.Афәрин!

1 Айгөл  
0
Афәрин, Рөстәм! Иншаң бик эчтәлекле. Нәселеңнең күркәм эшләрен дәвам итеп, буыннар бәйләнешен өзмичә яшәрсең дип ышанып калам.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...