Главная » 2011 » Декабрь » 20 » Көмеш каләм:Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Гаттарова Миләүшә
16:15
Көмеш каләм:Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Гаттарова Миләүшә
Агач нәселе җир үтә керә,
Адәм нәселе ил үтә керә.
Мәкаль Гаилә.
 Нинди күркәм, күңелгә йомшак сүзб у! Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә - гадел, акыллы, ихтирамга лаек әти-әни дигән сүзләр җыелмасы ул. Димәк, гаиләнең ныклы, тотрыклы булуы өчен әлеге төшенчәләрнең камил рәвештә булулары шарт. Гаилә җәмгыять белән турыдан-туры бәйләнештә тора. Һәр гаиләнең үз тарихы бар, һәр чәчәк, һәр үлән үзенчә үскән кебек, гаиләдә фәкать үзенчә тамыр җәя, үсә, ныгый. Һәр гаиләнең үз эчке кануннары бар, тәртип-кагыйдәләре бар. Үзеңнең нәселеңне белү – һәркемнең изге бурычыдыр. Һәр кеше узенең җиде буын бабасын белергә тиеш дигәннәр борынгылар. Туган авылымның килеп чыгышы турында буыннан-буынга сөйләнеп килгән риваять буенча фаразларга була. Мактамалыларның ерак бабалары Акташ авылында яшәгән, дип сөйлиләр, эзәрлекләү башлангач, халык Урсала авылы тирәсенә күчеп китәргә мәҗбүр була. Тик анда да көн булмый. Бу хәлләрдән соң ил картлары берничә кешене патша иярченнәре таба алмаслык, күзгә ташланмаслык аулак урын табарга дип юлга озаталар. Көймәләр алып, алар елга буйлап сәфәргә кузгалалар. Күпмедер ара узгач, юлчылар Зәй елгасы тирәсенә тукталалар. Елгада балыкларның ниндие генә булмый, якын тирәдәге урман да үзенең байлыклары белән кызыктырып тора. Юлчылар киңәшләшеп шушы урында төпләнеп калырга кирәк дигән карар кылалар. Елгага "Мактама Тамак” дигән исем бирәләр. Тормыш авыр булуга карамастан, җаннары тыныч була. Менә шулвакыттан башлап Мактама Тамак авылы оешып китә. Мин Гаттарова Миләүшә Зөфәр кызы Әлмәт районы Түбән Мактама авылында туганмын. Әтием Зөфәр Әнвәр улы 1955 елда Әлмәт районы Түбән Мактама авылында туган. Аның балалык еллары туган авылында үткән. Гомер буе туган ягында шофер булып эшли. Әнием Вера Геннадий кызы тумышы белән Башкортстаннан. Хәзергесе вакытта кибеттә сатучы булып эшли. Без гаиләдә өч бала үстек (абыем Геннадий, сеңлем Венера һәм мин). Әнвәр бабамның әтисе Габдрафиков Гаттар. Гаттар бабам турында мин әти сөйләгәннәр буенча, ул гражданнар сугышында катнашкан һәм колхозларны оештыру өчен үзеннән зур өлеш керткән. Әтием Зөфәрнең әтисе Гаттаров Әнвәр Гаттар улы 1915 елда Түбән Мактама авылында туган. Авылда беренчеләрдән булып комсомолга керә. Бу вакытта ул почтальон булып эшли. Түбән Мактамада беренче мәртәбә велосипедта йөргән кешедә ул була, чөнки мондый затлы бүләкне аңа яхшы эшләгәне өчен тапшыралар.1937 нче елда Әнвәр Гаттаровны армиягә алалар. Калинин шәһәрендә хезмәт итә башлый, ә 1938 ел башында аны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Хәсән күле тирәсендәге һәм Хахлин-Гол янындагы сугышларда катнашырга туры килә. Бөек Ватан сугышы башланып киткәч, 11 нче сентябрь көнне Төньяк-көнбатыш фронтка җибәрелә. Бу фронтта ул 1942 елның 22 февраленә кадәр сугыша. Конихово авылын азат иткәндә беренче тапкыр каты яралангач, Әнвәр бабайны госпитальгә җибәрәләр.1942 елның 1 нче апрелендә бөтен дивизия белән Калинин фронтына китәләр.1943 елның февралендә икенче тапкыр яралана. Бу юлы аңа госпитальдә сигез ай ятарга туры килә. Госпитальдән чыккач, икенче Балтик фронтында, аннары беренче Ленинград фронтында сугышып, Латвияне азат итүдә катнаша. Җиңүне Германия чикләренә килеп җиткәч каршылый. Әмма Әнвәр Гаттаров өчен сугыш тәмамланмый әле. 1945 елның аларның дивизиясен Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Монда утыз сигезенче армия составында Байкал арты фронтында сугышырга туры килә. Империалистик Японияне тар-мар итүгә дә үз өлешен кертә –Таной, Морвен, Харбин, Дальний шәһәрләрен азат итеп, Порт-Артурга кадәр барып җитә. Сугыштан соң бабам Әнвәр туган авылына әйләнеп кайта. Фатыйма исемле кызга өйләнә. Сугыштан соң Әнвәр бабам туган авылында избач булып эшли, аннары тракторчы була. Һәрбер кеше үзенең нәселенең тарихын белергә тиеш. Мин үземнең нәселемдәге бабамнар белән горурланам.
Просмотров: 678 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 2
2 Ландыш  
0
Миләүшә,киләчәктә нәселегез турындагы эзләнүләреңне дәвам итәрсең дип уйлыйм.

1 Айгөл  
0
Миләүшә, шунды матур эзләнүләреңне киләчәктә дә дәвам ит!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...