Главная » 2011 » Декабрь » 14 » Көмеш каләм:Кукмара районы, ТР, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хурамшина Гөлназ Галии кызы
09:07
Көмеш каләм:Кукмара районы, ТР, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хурамшина Гөлназ Галии кызы
      Шәҗәрә сүзе нәсел-ыру тарихы дигәнне аңлата. Татар халкы борынгы заманнардан бирле нәсел-ыру тарихын язуга зур әһәмият биргән. Шәҗәрә аша кешеләр ата-бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгән. Туган-тумачаңны, нәсел-нәсәбеңне белмичә, туган җиреңне, туган халкыңның тарихын белеп булмый. Шәҗәрәләр безгә халкыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли.
      Нәселеңне белү – үзеңнең үткәнеңнән хәбәрдар булу, киләчәгеңне күзаллау ул. Шәҗәрә нәсел җепләрен үрү өчен төзелә. "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” дигән гыйбарә тиктомалга барлыкка килмәгән. Борынгылар белми сөйләми. Шәҗәрә тамырлы агач кебек, күбрәк үз буыныңны белгән саен, ул ныграк тармаклана. Һәр кешенең үз нәсел-нәсәбе белән кызыксынсын иде дә, үз үткәне, бабалары белән горурлансын иде. Һәм киләчәк буынга кеше бары яхшы якларын гына күрсәтеп, үрнәк булып яшәп, үзеннән якты истәлек калдырсын иде. Безнең җәмгыятебез дә, киләчәк буыныбызны уйлап, алар безне шәҗәрә аркылы белерләр дип, игелекләр эшләүне арттырсак, тәртип булдыруны кулай күрсәк иде. Менә күрәсезме, шәҗәрә төзеп калдыруның да уңай яклары.
      Кызганычка каршы, безнең нәсел шәҗәрәсе әти ягыннан да. әни ягыннан да тирәнтен өйрәнлмәгән. Шулай да, саный китсәң, әти ягыннан алты буынга кадәр кешеләрнең исем әрен атарга була.
     Әбиемнән ишетеп белгән Шәяхмәт бабам Кукмара районы Сазтамак авылында 1870 елда туган. Бабам гади эшче гаиләсендә тәрбияләнгән. Үзе авылда игенчелек белән шөгыльләнгән.аның улы Хикмәтулла бабам, авылны калдырып, Кукмара бистәсенә күчеп килгән. Ул 1893 елда туган. Кукмарада пекарняда эшләгән, ат белән тирә-як кибетләргә икмәк ташыган. 1941 елда өенә кайтып, хатыны, биш баласы белән саубуллаша да алмыйча, эшеннән үк ат белән сугышка озатылган. Сугышта күп кенә батырлыклар эшләгән. Аңа фронттан исән-сау әйләнеп кайтырга язган. 1945 елның июнь аенда бабам кабат гаиләсе янына кайта. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ат караучы булып эшли. 1969 елда бу дөньядан китеп бара, юлда атта барганда, аның күзләре мәңгегә йомыла.
    Хикмәтулла бабамның кызы Наҗия минем әбием була. Ул 1930 елда гаиләдә 3нче бала булып дөньяга килә. Әби гомере буе элеваторда ашлык киптерүче булып эшли. Берүзе бер ул тәрбияләп үстерә. Әбием минем хәтеремдә шактый кыю, үз сүзен кистереп әйтә торган, чисталык яратучы булып сакланып калган. Лаеклы ялга чыккач, аның бер сәләте ачылды – анда авыруларны дәвалый алу сәләте барлыкка килде, янына төрле җирләрдән кешеләр килеп, сихәт алып китәләр иде.
     Әтием Гали 1957 елда туа. Әбиемнең эшен дәвам итеп, элеваторда ашлык киптерүче булып эшли. Шулай ук шофер, тракторчы да булып эшләп ала. Әтием сабый күңелле, шаян кеше иде. Тик кайчакта кырыс та була белде. Үзенең өч кызын тәрбияләп үстерергә әнигә ярдәм итте. Тик бүгенге көндә әбием дә, әтием дә бу дөньяда юк инде.
     Әтиемнең бер кызы мин - Гөлназ, 1981 елда туганмын. Бүгенге көндә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытам. Укучыларга татар телен чит тел буларак өйрәтәм, телебезнең нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итәм. Шунлыктан, үз телем белән кызыксынганга, үз нәселемне беләсе, балаларыма җиткерәсе килү теләге туды. Минем улым алтынчы буын вәкиле була. Тагын да борынгырак бабаларым турында беләсе килсә дә, андый мәгълүматбирерлек туганнарыбыз юк инде. Бу төзегән шәҗәрәм саклана калса, минем булачак оныгым җиденче буын кешесе булачак. Улларыма, шәҗәрә төзүне дәвам итегез, киләчәк буыннарыбызга да тапшырыгыз, дип әйтеп калдырасым килә:
 Кабилә һәм ыруыңны
Белмәсәң дә. и балам,
Бабаларыңны онытма,
Шәҗәрәңне ит дәвам.
Просмотров: 573 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...