Главная » 2011 » Декабрь » 12 » Көмеш каләм: Комсомол районы, Полевошептахово мәктәбе 11 нче сыйныф укучысы Фирая Ахметова
16:21
Көмеш каләм: Комсомол районы, Полевошептахово мәктәбе 11 нче сыйныф укучысы Фирая Ахметова
Илен белмәгән – игелексез,
 халкын белмәгән - халыксыз,
нәселен белмәгән – нәселсез.
                                Татар халык мәкале.
      Туган ил , туган төбәк, туган авыл... Йөрәккә якын һәм кадерле булган иң беренче сүз "әннә” сүзе булса, ә инде үсә төшкәч,без туган йортыбыз һәм ул урнашкан туган авылыбыз барын сиземлибез. Һәрбер авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары бихисап.
      Туган төбәгем – бай тарихлы як.Чувашстанда урнашкан районыбыз Чебоксар шәһәренә терәлеп тора. Аның сокланып туя алмаслык болыннары, йөгерек сулы челтерәп ага торган елгалары, тешләрне камаштырырлык салкын сулы чишмәсе, мул уңыш бирә торган кыр-басулары күңелгә рәхәтлек бирә. Тарихтан билгеле: бу якны ата-бабаларыбыз бик борынгы заманнарда ук үз иткән. Бу җирдә тамыр җибәреп, бик күп авылларга нигез салган. Кайнлык, Урмай, Тукай, Шыгырдан, Озын Куак– бу исемнәрдә серле тарихыбыз, легендалар яшеренеп ята.
       Безнең Комсомол ягы мәгърифәтле, белемле, шул ук вакытта җырлы, моңлы да. Туган төбәгеңнән аз гына вакытка аерып, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, алар берсе дә туган төбәкнең матурлыгын алыштыра алмый.
     Минем өчен дә газиз ул туган як. Ерак гасырларга барып тоташкан чал тарихы булуы, искиткеч бай һәм матур табигате белән якын миңа туган төбәк һәм туган авыл. Монда минем нәсел тамырым, хәзергесе һәм киләчәгем, якты өметем. Туган илеңне ярату иң элек үз авылыңнан, үз гаиләңнән башлана.
     Туган илемнең иң гүзәл җирендә –Кайнлык авылында 1995 нче елда әтием Фиргать белән әнием Лилия гаилә коралар. Мин 1995 нче елның җәендә туганмын.2001 елны сеңелем дөньяга аваз сала.Барыбызның да куанычы- 1 яшьлек энебез. Хәзергесе көндә 6 кешедән торган тату гаилә булып яшибез.Әби-бабамнар кебек, әтием дә, әнием дә хезмәтләре белән хөрмәт казанган кешеләр
     Ата-бабалар узган юл – үз халкың тарихы , ил тарихы ул. Халыкта "Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән халыксыз, нәселен белмәгән – нәселсез” дигән мәкаль бар. Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш дигән борынгылар.Шул вакытта гына кеше үзенең кадерен аңлый ала. Менә шуңа күрә дә нәсел тамырларыңны белергә, белмәсәң, алар турында мәгълүматларны эзләп табарга кирәк. Туган илең белән горурлану әнә шулай туа.
     Без кечкенәдән үк әти-әни авызыннан нәсел агачыбыз турында ишетеп үсәбез. Гаиләбез шәҗәрәсе турында вакыт барган саен ныграк кызыксынам. Әлеге шәҗәрәдә мин үзем бишенче буын булып торам. Карыйм да шаккатам: нинди генә хәлләрне күрмәгән минем бабаларым, нинди генә язмышлар юк туганнарым арасында! Шулай да ил , халык алдында аларның йөзләре ак, кылган гамәлләре изгеләрдән.Эбием тегү-бәйләүгә, аш-су әзерләргә бик оста. Ул безгә һәрвакыт акыллы һәм файдалы киңәшләрен биреп тора, олыларга хөмәт белән карарга өйрәтә. Без белеп торсын дип, еш кына нәсел җепләре турында искә ала.
     Вакыт чаба. Яңадан-яңа буыннар җиргә килә тора. Буыннарны онытмыйк, һәрчак истә тотыйк, алар белән горурланыйк. Үткәннәрне бәйләп торган нәсел җебе- нәсел тамыры өзелмәсен! Туган җиребезне, илебезне, авылыбызны, үткәнебезне онытмыйк, чөнки гаилә тарихы – ил тарихы.
Просмотров: 704 | Добавил: Admin | Рейтинг: 2.7/3
Всего комментариев: 1
1 Фирая  
0
...хөРмәт...сүзендә хата киткән икән)

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...