Главная » 2011 » Декабрь » 19 » Көмеш каләм: Ханнанова Әдилә ТР Азнакай шәһәре 4 нче урта мәктәбе укучысы
08:54
Көмеш каләм: Ханнанова Әдилә ТР Азнакай шәһәре 4 нче урта мәктәбе укучысы

Үз шәҗәрәңне белү бик кирәк, чөнки бер генә ил дә, бер генә кеше дә нәсел тарихын, гореф – гадәтләрен белмичә, тулы тормыш белән яши алмый. Безнең гаиләдә һәрвакыт нәсел тамырлары белән кызыксынганнар.Әнием дә минем яшьтә булганда әти – әнисеннән сораштырган.Алар аңа бик күп сөйләгәннәр,фоторәсемнәр дә күрсәткәннәр.Әлеге фоторәсемнәр- әбиемнең иң кыйммәтле ядькәрләре. ”Безнең нәсел кемнән башланган, алар нәрсә белән шөгыльләнгән,ил язмышына нинди өлеш керткәннәр?”- дип әбиемә һәрвакыт сорау бирә идем.Әбиемне тыңлагач, мин үзем өчен бик кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алдым.Бәхеткә каршы,әбием бабаларым турында шактый белә икән.Тугыз буын бабайларымның исемнәрен атады:Әҗенбай, Куатбай, Тухтабай, Рәкәй (аңардан әбиемнең фамилиясе киткән) , Миңнегул, Җиһанша, Габдулла, Габделәхәт, Альберт.Алар бөтенесе дә бик кешелекле, юмарт булганнар. Ә менә өченче буын бабам турында мин бик горурланып тыңладым.Габдулла бабам, Мәсгут авылында тыйнак кына мулла булган.Ул вакытта мулла итеп иң укымышлы һәм хөрмәтле кешеләрне генә куйганнар.Үз гомеренең 40 елын сукыр булып үткәрсә дә, халык аны бик хөрмәт иткән.Бабам балаларына дини белем белән дөньви белем дә биргән.Аның ике улы Харрас һәм Габделәхәт безнең якларда беренче укытучылар булалар.Кызганычка каршы, Харрасны сәнәкчеләр, халыкны укырга өндәгән өчен, бик нык кыйныйлар, күзен чыгаралар, аягын сындыралар, 43 җиреннән сәнәк белән кадап ,тирес астына күмеп китәләр. Габделәхәт бабам очраклы рәвештә генә исән кала, аны солдат хезмәтенә чакырып алар.Соңыннан ул Илбәк, Мәсгүт,Әсәй, Түбән Якый авылларында балалар укыта. Бөек Ватан сугышы башлангач, бронь кәгазен бирсәләр дә, үзе теләп сугышка китә. Мәскәү өчен барган канлы бәрелештә катнаша, бик каты яраланып госпитальдә озак дәвалана. Ләкин терелеп җитә алмый,аны өйгә кайтарып җибәрәләр.Бик каты авыртынса да,бабам файда китермичә тора алмый.Ул балалар укытуны дәвам итә, әтиләре сугышта булган малайлар һәм кызлар тәрбияләүне үз өстенә ала һәм хәзерге вакытта да аны бик зур хөрмәт белән искә алалар.Ләкин бабам озак яши алмый, яралары бик тирән була.Аның дүрт баласы кала (өч малай һәм бер кыз.) Өч малайның берсе – минем бабам Альберт .Ул төзүчеләр институтын тәмамлап, Азнакайны төзүгә зур өлеш керткән.Урам буйлап барганда мин ,бабам төзегән йортларны күреп,горурлык хисләре кичерәм. Барлык көчемә кычкырасым килә : ”Бу –минем бабам эше!” Тик нәселебез сыйфаты - тыйнаклык кына мине моннан тотып кала. Бабам ягы да бик тырыш булган. Мирсәеф бабай Кәкре – Елга авылында 1910 туган, тормыш аңа карата рәхимсез булса да,( ул иртә ятим калган)кешелекле булып үскән.Колхоз председателе булып эшләгән. 1941- 1945нче елларда сугышта катнашкан.Сталинград өчен сугышта яраланып, госпитальдә дәваланган, Берлинны алуда катнашкан.Күрсәткән батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.Сугыштан кайткач та ул колхоз председателе булып эшләвен дәвам иткән,иген басуында уңыш өчен көрәшкән.Авыр еллар булуга карамастан кешеләргә беркайчан да каты бәрелмәгән,гадел булган. Әтиемнең әтисе,Ханнанов Венер Шарафетдин улы , күп балалы, ярлы гаиләдә туган, әтисез үскән, шуңа да карамастан, ул үз тырышлыгы белән югары белем алып, күп еллар буе Азнакайдагы юллар төзү идарәсенең җитәкчесе булып эшләгән. Минем нәселем гаҗәеп кешеләргә бай булган Һәм кем булуларына карамастан, алар үз илләренә файда китереп яшиләр.Мин дә шушы традицияне дәвам итеп,үз нәселемнең данын арттырып яшәргә теләр идем.

Просмотров: 544 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...