Главная » 2011 » Декабрь » 13 » Көмеш каләм:Йосыпова Рима Мирзаһит кызы, Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысынең
13:49
Көмеш каләм:Йосыпова Рима Мирзаһит кызы, Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысынең
          Һәрбер кешенең туган җире, туган ягы, гомер иткән авылы була. Бу изге төшенчәләр кеше күңелендә гомер буе саклана, хәтер дәфтәренә язылып куела. Авылдан читкә чыгып киткәч тә, туган җир язмышына битараф булмыйсың, чөнки бу синең әби-бабаң, әти-әниең, туганнар җире, алар биредә мәңгелек йортка киткәннәр. Кешегә авыл, туган җир, нәсел тарихын да белү кирәктер.
         Гомер узу белән, кайбер вакыйгалар онытылырга да мөмкин бит. Ләкин тарихи тамырларны белү онытмау өчен генә кирәк түгел. Агачның тамыры никадәр тирән һәм нык булса, ул көчлерәк була. Шушы тамырлар аша үткәннән бүгенгегә, аннан киләчәккә җанлы бәйләнеш җепләре сузыла. Дөньда күп халыклар борынгыдан үзләренең нәсел тамырлары белән кызыксынганнар, шәҗәрәләрен төзеп, аны буыннан-буынга саклаганнар, дәвам иткәннәр. Бу тамырларда нинди серләр ята? Минем нәселем кем? Ата-бабам тарихы нинди? Төркиләрдә 16 нчы гасырда ук үз нәселеңне белү өчен, нәсел шәҗәрәсен язу булган. Аның кемнән башланып, ничек дәвам итүен күрсәткән нәсел агачлары төзелгән. Шул ук вакытта, шәҗәрә нәсел турында гына түгел, халык тарихы, аның үткәне фактлар белән ачыкланып, күзәтүләр ясарга ярдәм иткән. "Җиде бабаңны бел”-, дип, безнең халык юкка гына әйтмәгән. Моны ул фарыз итеп куйган. Үз гаилә тарихы аша кеше үзенең кемлеген, чыгышын, дөньяда нинди гамәлләр кылырга икәнлеген, халыкның тарихын, язмышын аңлый. Нәсел шәҗәрәсен төзү, ул нәселнең абруе турында кайгырту да, гаилә һәм нәселнең истәлекләрен саклау да. Мин үзем, Йосыпова –Валиуллина Рима Мирзаһит кызы, Әлмәт районының Урсала елгасы буена утырган Шарлама исемле авылыннан. Авыл зур түгел, 80 гә якын хуҗалык исәпләнә, бер генә урам. Элек тирә-ягы урман булган, кырыеннан шарлавыклы елга агып уза, авылга терәлеп диярлек зур тау бар. Халык аны ”Кызыл тау” дип, кемдер, "Очлы тау” дип йөртә. Монда яшәүчеләр элек-электән иген иккән, мал тоткан, үз көнен үзе күргән. Ил тарихында булган эзле вакыйгалар авылны һәм аның кешеләрен читләтеп үтмәгән. "Нужа сукмагы” аша алар дөнья көтәргә өйрәнгәннәр, 19 нчы гасыр ахырында булган бәрелешләр, халыкны "чукындыру тарихы”, ил белән күтәрелгән авырлыклар берсе дә эзсез калмаган. 20 нче еллардагы ачлык, тарихка һәм халык теленә "сәнәклеләр сугышы” дип кереп калган канлы вакыйгалар Шарлама авылын һәм кешеләрен читләтеп үтмиләр. Еллар үтү белән, тирә-яктагы башка авыллар кебек, Шарлама авылы да төрле үзгәрешләр кичерә, тормыш уңай якка борыла. Бигрәк тә, 1950 нче елларда авылым янында беренче нефть фонтаны бәреп чыгу, тирә-якның йөзен үзгәртә. Авыл тарихы белән бәйле бу мәгълүматларны мин әтием, Валиуллин Мирзаһит Хисам улы сөйләве буенча хәтерлим. Валиуллиннар нәселе авылның борынгы нәселләреннән саналган. Әтием Валиуллин Мирзаһит 1924 нче елны дөньяга килгән, гаиләдә беренче бала булган. Бөек Ватан сугышы башлангач, авылдашлары белән бергә кулына корал ала. Туган илгә япон дошманнарын юк иткәч кенә әйләнеп кайта, зур бүләкләргә лаек була. Озак еллар авыл советы секретаре булып эшли, халыкның сорауларын, ихтыяҗларын хәл итү эшендә катнаша. Аннары Яңа Кәшер сельпосында зампред вазифасын башкара, соңгы елларда нефть сәнәгатендә хезмәт куя. Әнием Миңлегали кызы Рәсимә 40 ел гомерен балалар тәрбияләүгә бирә. 1949 нчы елны әти белән гаилә корып җибәрәләр, ике малай һәм бер кыз үстерәләр. Әти-әни безгә гаиләдә яхшы тәрбия бирделәр, югары белем алырга мөмкинлек тудырдылар, шуның өчен без аларга гомер буе рәхмәтле. Нәселемнең һәр кешесе туган авыл, туган җир тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Бабам Хисаметдин 1898 елны шушы авылда туган. Шәһидә әби белән 2 кыз, 2 малай үстерәләр. Колхозлар барлыкка килгәч, бабай Шарламаның яшелчә бакчасында эшли. Хисаметдин бабай абыстайда гына белем алса да, балаларын укытып кеше итүгә зур игътибар итә. Ә үзе гарәп язуын яхшы таный иде, гарәп язулы китаплар әле дә өйдә саклана. Кызы Әлфия Уфа медицина институтын тәмамлый, гомер буе балалар табибы булып эшли. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Әти 9 класс белем ала, алга таба укый алмый, чөнки урта белем өчен түләү зур була. Әтинең энесе Әзһәр абый сугыш бетәргә 2 ай калгач, сугыш кырында ятып кала. Кечкенә сеңелләре бик яшьли үлеп китә. Хисаметдин бабайның әтисе Вәлиулла авылда хәлле кешеләр исәбендә йөргән. Бик тырыш, эшчән, хезмәт сөючән кеше булгангадыр, шактый гына җир биләмәләре булган. Ат, умарта асраганнар, хәтта таш кибет тотканнар. Бу бина, бераз таушалганрак булса да, әле хәзер дә икмәк саклау урыны булып тора. Вәлиулла белән Бибигайшәнең балалары Хисаметдин, Зыятдин, Хатимә читкә чыгып китмичә, авылда гомер итәләр, ә Әсма исемле кызлары Бөгелмәгә килеп төпләнә. Вәлиулланың атасы Насыйбулла, аның атасы Хәбибулла, аннары Рәхмәтулла, буын башлангычы Әмиргә барып тоташалар. Алар бар да гомерләрен шушы төбәк , туган җир белән бәйләп, авыл тарихында үз эзләрен калдырганнар, буыннар дәвамчысы булганнар. Нәсел шәҗәрәсе шул турыда сөйли. Үз тарихын белгән халык югалмас, ди. Минем балаларым әби-бабай белән аралашып үстеләр. Балаларның күңеленә алар матур истәлекләре, тырыш һәм хезмәт сөючәнлекләре, кунакчыл булулары белән кереп калдылар. Еш кына туганнар җыелышабыз, гаилә альбомын актарганда, өлкән буынны искә алмый калмыйбыз. Туганлык җепләре киңәя, хатирәләр яңара. Балаларыңа һәм алдагы буынга үткәнне искә төшереп, бүгенгене күрсәтеп, киләчәкне кисәтеп нәселең турында язу, сөйләү , шәҗәрәләр төзү бик изге эш санала. Чөнки "тарих сандыгы” буш булырга тиеш түгел.
Просмотров: 796 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.6/5
Всего комментариев: 9
9 әнәс.  
0
Нәселегез турында горурлык хисе белән язгансыз .Уңышлар телим.

8 Ландыш  
0
Рима Мирзагитовна! Эшегез белән танышып чыктым,эчтәлекле язмагыз өчен рәхмәт.Киләчәктә эшегездә уңышлар телим.

7 Алфия.  
0
Нәсел тарихын югалтмаганыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт.Укучыларыгызга да шушы юнәлештә "орлыклар" салыгыз.

6 Гульназ  
0
Бик матур иншагыз!Бу заманда яшьләр уз тарихы турында бик әз беләләр...

5 Айгөл  
0
Иншагыз бик матур, эчтәлекле! Нәселегез буенча эзләнүләрегезне, тагын шундый күркәм кешеләрне табуыгызны теләп калам!

4 талгат  
0
бик ошады!

3 исмагилова сания  
0
бик матур язма! афәрин!!

2 хазиева алсу  
0
әби-бабайлар тормышын язган өчен, безгә искә төшергәнең өчен бик зур рәхмәт сиңа!!!

1 ильнар  
0
эби бабай тарихын искэ тошергэн очен эни зур рэхмэт сина)) эшендэ унышлар телим!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...