Главная » 2011 » Декабрь » 21 » Көмеш каләм:Апас районы Акхуҗа урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Сәйфуллина Әлинә
08:31
Көмеш каләм:Апас районы Акхуҗа урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Сәйфуллина Әлинә

Туган җир... Туган туфрак... Туган нигез..... Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге, кадерле. Кеше кайда гына яшәмәсен, нинди генә гүзәл урыннарга сокланмасын, аның күңелендә барыбер туган җирен сагыну, аңа тартылу хисе яши. Кендек каны тамган җир үзенә тарта. Чөнки туган нигездә әти-әнинең, әби-бабаларның балачагы, яшьлеге һәм әлбәттә үзеңнең дә иң бәхетле чорың узган. Шуңа кадерле, шуңа изге дә ул. Безнең халыкта нәсел шәҗәрәңне белү зыялылык, иманлылык билгесе саналган. Чынлап та, гомеренә каләм, китап алмаган кеше нәсел җепләре белән кызыксынып, аны киләчәк буынга тапшырырга сәләтле буламы? Юктыр. Язылмаган әйбер тиз онытыла, юкка гына халыкта "Акка кара төшсә, югалмый”, "Әйткән сүз очар җилгә, кул белән кәгазь калыр илгә”, "Каләм белән язганны кылыч белән дә боза алмассың”дигән мәкаль-әйтемнәр йөрми. Мин үзем дә нәселебез шәҗәрәсен дәү әнием язып калдырган язмалардан ачыкладым. Минем дәү әнием Нурия- акыллы, укымышлы, динле кеше. Ул Кайбыч районы Бортас авылында яши. Аның әти-әнисе, минем дәү бабам -Әхмәтгәрәй, дәү әбием- Мөнирә исемле булганнар. Әхмәтгәрәй бабам яшь чагында балта остасы буларак дан алган, ә Мөнирә әбием кул эшләрен белеп, яратып башкарган. Тормышлар никадәр авыр булмасын, куллары һөнәр белгәч, безнең әби-бабайлар тормышка ябышып яшәгәннәр, эштән бәхет тапканнар, ләззәт алганнар, үтә дә тырыш булдыклы, уңган булганнар. Халкыбызда бит "Башкалар өчен эшләгәнең сиңа җимеш китерер”, "Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи”, "Хезмәтсез балыкны да буадан чыгарып булмый”дигән тел җәүһәрләре бик күп. Алар бит картлар, элеккеләр сүзе, шуңа карамастан хәзер дә актуальлекләрен югалтмыйлар, чөнки бик хак һәм зирәк сүзләр. Сүземне дәү бабам турында башлаган идем. Ул каты авырып китә, аңа операция ясыйлар. Әле татарларда пычак астына кереп дәвалану сирәк хәл була. Шулай да бабай терелә, һәм аны озакламый Икенче Бөтендөнья сугышына чакыралар. Әби биш бала белән ялгызы кала. Дәү әнием Нурия, олы кыз буларак калган балаларны аякка бастырыша, ә дәү бабам 1941нче елда Смоленск шәһәре тирәсендә һәлак була. Тегүчелек һөнәренә оста тол калган дәү әби төннәр буе күлмәк-кием тегеп, иртән кыр эшенә чыга торган була. Иң олы кызына ун, иң кечесенә бер яшь була ул бабайдан үлем хәбәре алганда. Карт бабамның әтисе Ярхәм исемен йөрткән. Аның карчыгы Бәян атлы. Алар урта хәллеләр рәтендә яшәгәннәр. Бәян әбиемнең әтисе Баһави атлы. Ул кешелекле, ярдәмчел булуы белән башкалардан аерылып торган. Тирә-ягыңда әйбәт күңелле кешеләр яшәгәндә яшисе җиңелрәк бит. Үзең дә яхшылыкка яхшылык белән кайтарырга, әҗәткә кермәскә тырышасың, ә кыен вакытыңда киң күңелле авылдашларга таянасың. Баһау бабам да халык хөрмәтен казанган карт була. Ул чишмәләрне , кизләүләрне ачып-чистартып торган. Баһау бабайның карчыгы - Ләйлиҗамал. Үзе ат җигеп туара торган кыю, батыр холыклы хатын-кызлар затыннан булган ул. Тавышы матур булса да аны җырлаудан әнисе Бәгъдәнгөл белән атасы Мөхәммәтгали тыйганнар. Алай да Ләйлиҗамал әби чишмәдән су ташыганда кычкырып җырлап йөргән, аның кушаматы да " җырчы Ләйлүк” булган. Егетләр тал-тирәк арасына яшеренеп аны күзләгәннәр, җырын тыңлаганнар. Баһау бабам беркөн таллар арасыннан аңа кушылып җырлап җибәргән. Ләйлиҗамал әби югалып калмаган, егет белән сөйләшүдән качмаган. Шул көнне аны күптән күзәтеп йөргән Баһау әти-әнисеннән сорарга килгән. Бу унтугызынчы гасырның беренче яртысында булган. Нәселебез хәзер дә динле. Хатын-кыз буларак безнең өйдә яланбаш йөргән кеше юк. Вакытында намаз укырга тырышабыз. Апам бер ел Казанда мәдрәсә белемен алды. Хәзер ул Буа медицина көллиятендә укый. Һөнәр алмыйча мөмкин түгел. Икебез дә мөселманча киенүгә өстенлек бирәбез. Минем әнием Апас районы Югары Акхуҗа авылына тормышка чыккан. Хәзерге вакытта мин күрше Акхуҗа урта мәктәбенең унынчы сыйныфында белем алам. Хикәяләр, шигырьләр язу белән мавыгам. Берничә ел элек безнең өебездә бик авыр кайгылы хәл булды. Алты яшен тутырып, мәктәпкә укырга барырга хәзерләнеп йөргән энем, әнигә ияреп, кер чайкарга күл буена барган җирдә батып үлде. Безнең фамилияне дәвам итүче кадерлебезнең шундый бәлага таруы бик кызганыч булды. Энем гел төшләребезгә керә. Әти белән әнине бу хәсрәт нык картайтты. Бала хәсрәте иң ачысы дип юктан гына әйтмләр бит. Шулай... Һәр хәсрәт-кайгы адәм баласын тетрәндереп җибәрә икән. Якыннарны югалту тойгысы никадәр ачы булмасын, ул безгә бер-бербезгә игътибарлы булырга, бер-беребезнең кадерен күбрәк белергә өйрәтә. Минем бүгенге көндә дәү әнием дә, дәү әтием дә исән, шөкер. Алар безне тормыш каршылыкларына әзер торырга, сынмаска, сыгылмаска өйрәтәләр. Мин аларның һәр сөйләгән истәлекләрен дикъкать белән тыңлыйм- яшәргә акыл җыям. "Асыл сүз-телдән чыккан алтын”дигән халкым, аннары "Акыллы сүз зиһенгә азау ярып керә”дип тә өстәгән. Картлар сүзе безгә кадерле. Мин әбиле-бабайлы бала булуым белән бәхетле, чөнки яшьтәшләремнең күпчелеге әти-әниләре белән генә яши, ә күпләргә бабаларын тере килеш күрү бәхете татымаган. Минем бабам бар! Ул Нурия дәү әнием белән 1950нче елларда тормыш корган, балалар үстергән. Гомере буе кулыннан балта төшмәсә дә, бабам әле аягында йөри, мәзәкли. Бәлки аның гомерле булуына шул җор күңеллелеге сәбәптер? Мин аны кайчагында Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендәге Әлмәндәр картка охшатам. Чын-чын. Ул тормышны шулай ярата, эштән армый да, туймый да, ә үзе хәзер дә зирәк фикерли, тиз онытучан әбиемне кызык хәлләргә калдыра. Әбием, аның холкын белгәнгә, үпкәләп тә тормый, үзе дә кет-кет көлеп күңелен ача. Мин аларга бу язмамда ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телисем килә. Шигырем: Нәсел җебем сездән башланганга Мин ныклыгын тоям тамырларның. Сез узган юл сикәлтәле булган, Сез тормышның үрнәк батырлары. Дөнья җитеш минем сез булганда- Пар канатлар булып гел яшәгез, Чөкер-чөкер килеп чәй янында Көлешегез һаман, сөйләшегез!

Просмотров: 667 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...