Главная » 2011 » Декабрь » 21 » Көмеш каләм: Алия
08:38
Көмеш каләм: Алия

Минем шәҗәрә. Минем исемем Алия. Үзем белгәнчә , мин дүртенче буын. Мин дүртенче буын булгач, әтием һәм әнием өченче буын булып чыгалар. Әниемнең исеме Кадрия. Әтиемнең исеме Илдар. Аңа кырык яшь.Ул күп еллар буенча нефтьче булып эшли. Әни ягыннан әби дә, бабай да үлеп киттеләр. Алар әйбәт кешеләр иде. Бәһиҗә әби һәм Әлфис бабай бик эшчән, балаларны яратучан булдылар. Бәһиҗә әби мастер булып эшләгән. Ә Әлфис бабай электрик булган. Әти ягыннан әби дә, бабай да гомер буе укытучылар булганнар. Мәрьям әби татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Ә Яхъя бабай география фәнен укыткан. Бәһиҗә әби ягыннан Шәмседоһа әби һәм Мирзаһит бабай . Алар Азнакай районы, Буралы авылында яшәгәннәр һәм авыл хуҗалыгында эшләгәннәр. Әлфис бабай ягыннан Гарифулла бабай һәм Миңнебикә әби . Алар Сарман районында яшәгәннәр. Яхъя бабайның әтисе Салихҗан бабай, ә әнисе Тәзкирә әби булган. Алар Мөслим районы,Үрнәк авылында яшәгәннәр. Салихҗан бабай авыл хуҗалыгында эшләгән. Тәзкирә әби башлангыч класслар укытучысы булган. Мәрьям әбинең Гимазетдин исемле әтисе һәм Гөльтавис исемле әнисе булган. Алар Мөслим районы Салауз Мухан авылында яшәгәннәр. Гимазетдин бабай гомер буе шофёр булып эшләгән. Гөльтавис әби авыл хуҗалыгында хезмәт куйган. Мин үземнең нәселем белән горурланам.

Просмотров: 600 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...