Главная » 2011 » Декабрь » 21 » Көмеш каләм:Абдуллина Зөбәрҗәт Зөфәр кызы Азнакай шәһәре 4 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
08:28
Көмеш каләм:Абдуллина Зөбәрҗәт Зөфәр кызы Азнакай шәһәре 4 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син! Бел син ерак бабайларның Ничек итеп көн иткәнен
Ни иккәнен ни чәчкәнен, Нинди уйлар, нинди моңнар, Безгә калдырып киткәнен! Равил Фәйзуллин. Шәҗәрә ул-нәсел агачы. Һәр кеше үзенең буыннарын онытмас өчен, үзенең нәсел агачын белергә тиеш. Шәҗәрә безгә халкыбызның үткәнен, чал тарихны сөйли. Минем нәселем Апас районы Багыш авылында иң зур мәгърифәтле нәселләрдән санала.Әтием ягыннан булган Нури бабам 18 нче гасырда яшәгән, авылның ихтирамга лаеклы мулласы булган. Нури бабамның улы Габдрахман да дин гыйлемен яхшы белгән, балаларга дин сабагы укыткан. Габдрахман бабамның кызы Хәерлебанат әбием шулай ук укытучы булган, ире Фәйзерахман белән балаларга дин сабагы өйрәткәнннәр. Әбиемнең 12 баласы була. Шуларның 9ы яшьли үлә. Бары тик Нурлыбанат, Нурҗиһан,Ярхәметдин исемле балалары гына исән калган. Ни кызганыч, Ярхәметдин улы сугышта югала, Нурҗиһан кызы 22 яшендә үлә, Нурлыбанат кызы, ягъни минем әбием, 64 яшендә үлә. Хәерлебанат әбием картлык көнендә Нурлыбанат әбием белән яши. Әбием 92 яшендә соңгы баласын күмә,һәм үзе дә 20 көннән соң якты дөньядан китеп бара. Нурлыбанат әбием дә башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли. Нурлыбанат әбиемнең 2 улы: Зөфәр һәм Яфәз.Алар икесе дә шофер. Зөфәр әтием кыска гомерле була, 37 яшендә, Яфәз абый 50 яшендә үлә. Зөфәрнең ике баласы: Рифәз һәм Зөбәрҗәт. Мин дә бабамнарның эшен дәвам итүче. Азнакай шәһәренең 4 нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Безнең нәселдә исемнәр үзе бер тарих. Минем бабаларым исем кушуга зур җавапчылык белән караганнар. Җисеменә туры килердәй матур эчтәлекле, җиңел һәм ачык әйтелешле исемнәр бирергә тырышканнар һәм бу буыннардан-буыннарга дәвам иткән. Нури-яктылык, балкыш, Габдерахман-мәрхәмәтле, рәхимле(Аллаһының колы), Фәйзерахман-Аллаһының шәфкатьлелеге, юмартлыгы, мәрхәмәте, Хәерлебанат-кызларның хәерлесе, игелеклесе, яхшысы, Нурлыбанат-кызларның зурлысы, Нурҗиһан-дөнья нуры, җиһан нуры, Зөфәр-җиңүче, теләгенә ирешүче, Яфәз-киңлек, иркенлек, муллык. Легендар Нух пәйгамбәрнең улының исеме, Зөбәрҗәт-изумруд(яшел төстәге кыйммәтле асылташ). Минем әби белән бабаларым арасында Хәерлебанат әбием белән Фәйзерахман бабам аерым урын алып торалар, алар укытучы булудан тыш, күрәзәчелек сәләтенә ия булалар, шуңа күрә дә әбиемне хәзер дә, үлгәненә 34 ел булса да,тирә-якта аны татарның Вангасы дип йөртәләр. Әбиемнең шифалы сулышлары, могҗизалы куллары кемнәрне генә үлемнән алып калмады да, кемнәрне генә аякка бастырмады! Кем бала тапмый, кемгә сихер ясаганнар, кем тотлыга, кем параличланган, барысы да әбиемә ярдәм сорап киләләр иде. Хәтеремдә, мин бәләкәй чагымда (чөнки мине әбиемнәр тәрбияләп үстерде) Канаштан аягы-кулы йөрми торган хатынны алып килделәр. Ире күтәреп алып керде. Әбиемнең шифалы куллары ул хатынны аякка бастырды. Билгеле ,мондый вакыйгалар күп инде. Әбием һәрвакыт тозга өшкереп бирә иде. Хәзер генә аңладым: тоз нинди зур дәвалау үзлегенә ия икәнен. Ә аның ире Фәйзерахман тагын да көчле дәвалау үзлегенә ия булган, хәтта янгын булган вакытта тозга өшкереп, кояш баешы ягына сипкәч, янгынны да туктаткан, үзенең 3 сәгать алдан үләсен дә белгән, дип сөйли иде әбием. Безнең гаиләдә ислам дине һәрвакытта да өстенлек алып торды. Әле дә хәтеремдә, ак яулык япкан,кулына дисбе тоткан дәү әбием намазлык өстендә утыра. Җыерчыклы куллары белән берәм-берәм дисбе тарта, үзе ипләп кенә, үзенә генә ишетелерлек итеп, нидер пышылдый.Мондый вакытта дәү әбиемне фәрештәгә охшата идем. Керфек очларыннан алып,иңнәренә, кулларына, намазлык өстенә,аннан бөтен бүлмәгә, өйгә,ишек алдына- бар дөньяга сихри бер аһәң, моң, фәрештәләрдән иңгән нурлар тарала иде. Мин бәхетле, чөнки мин дини тәрбиядә үстем. Мине ике әбием дә кешелекле, ярдәмчел булырга, бервакытта да кешеләргә начарлык эшләмәскә, начарлык иртәме, соңмы үзеңә әйләнеп кайтачак дип өйрәттеләр. Без бәләкәй чакта дингә каршы көрәш булуга карамастан, алар миңа ислам диненең серләрен төшендерделәр.Әбием һәрвакыт әйтә торган иде:”Кызым, укы, ахырзаман җиткәндә дин кайта,”дип. Әбиемнең бу сүзләре мине уйланырга мәҗбүр итә... Нәселен белмәгән-нәселсез,-ди газиз халкым.Үз нәсел агачыңны белү ул игелекле эш тә, буыннар чылбырының ныклыгын күрсәтүче дәлил дә.Һәр кеше үзенең туганнарын белергә, алар белән аралашып яшәргә тиеш.

Просмотров: 798 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Айгөл  
0
Зөбәрҗәт, исемнәрегез чыннан да матур, мәгънәле! Язмаң да бик матур!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...