Главная » 2011 » Декабрь » 20 » Көмеш каләм;Хәбибуллина Айгөл , Татарстан, Лениногорск районы, Ормыш авылы
16:23
Көмеш каләм;Хәбибуллина Айгөл , Татарстан, Лениногорск районы, Ормыш авылы
Өй түремдә шәҗәрәм тора
Нурлар чәчеп алгы көнемә.
Эшкә дәшә, җанны рухландыра
 Илһам бирә минем нәселемә
Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, ди халык мәкале. Үзен хөрмәт иткән һәркем нәсел-ыру тарихын белергә, аны буыннан-буынга дөрес итеп җиткерергә бурычлы. Әнә шуларны истә тотып без гаиләбез белән нәселебез шәҗәрәсен төзергә булдык. Нәселебезнең иң олы кешесе, чишмә башы – Сәгыйть бабай. Ул XVIII йөз башында яшәгән, игенчелек белән шөгыльләнгән. Сәгыйть бабайдан нәселебез чылбырын ерак бабаларым – Әмүк – Сабит – Сәлимҗан – Сәйфулла (авылыбызда мулла булып торган) – Хәбибулла (шулай ук мулла булган) – Зиннәтулла (әтиемнең әтисе, минем бабам, ул 1911нче елда туган) - әтием Фәнзәт һәм нәселебезнең тугызынчы буыны - без балалары: Артур, Айгөл, Азат; унынчы буыны - абыемның балалары, яраткан пләмәшләрем – Искәндәр, Сөмбел һәм Сәйдәш дәвам итә. Нәселебез кешеләре авыл хуҗалыгы, дин әһелләре яисә укытучы һөнәрләрен кулай күргән. Илдә-көндә булган вакыйгалар минем нәселемне дә читләп үтмәгән. Абзар тутырып мал-туар асраган бабамны кулак диеп, мал-мөлкәтен талап туган нигезеннән дә куганнар. 1921 нче еллардагы ачлык елларында гомерләрен саклап калыр өчен, туклыклы, бәхетле тормыш эзләп чит җирләргә – Әстерхан, Төркия якларына да чыгып китүчеләр булган. 1941 нче елгы Бөек Ватан сугышында ике бабам да Зиннәтулла да (әтием Фәнзәтнең әтисе), Кыяметдин да (әнием Рәхиләнең әтисе) катнашкан. Зиннәтулла бабам генерал Доватор полкында ковалерист булган. Ул, 1942 нче елда Мәскәү янында булган каты бәрелешләрдә снаряд кыйпылчыгы эләгеп, каты яралана. Елдан артык хәрби госпитальдә ята. Сугышта күрсәткән каһарманлыгы өчен Зиннәтулла бабам Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Кыяметдин бабам Волхов фронтында чолганышта калып дошман кулына әсир төшә. Фашист концлагерьларының ачысын-төчесен күп татырга туры килә аңа. Бары 1947 нче елны гына ул туган авылы Ормышлыга әйләнеп кайта. Нәселемдәге кемне генә алсам да, алар минем өчен үрнәк, ихтирамга лаек минем өчен "бөек шәхесләр”. Иң мөһиме - алар һәрберсе үз эшләрен белеп, кешеләргә яхшылык эшләп гомер иткәннәр. Шулай да, үзем күреп белмәсәм дә, миндә олы ихтирам тудырган Хәбибулла бабамның тормыш иптәше – Шәмсия әбием турында язып китмичә булдыра алмыйм. Шәмсия әбием Лениногорск районының Сарабиккол (халык телендә Әби авылы) авылыннан. Хәбибулла бабам белән алар җиде бала – Зиннәтулла, Камәрия, Нигъмәтулла, Хомаера, Шәмсулла, Җәүһәрия, Һәдияне тәрбияләп үстерәләр. Шәмсия әбием озак еллар кайнана-кайнатасын карый, җиде бала үстерә, авылдагы кыз балаларга дин сабагы укыта, ә иң сокландыргычы – атнага ике мәртәбә, аң-белемле, мәгърифәтле булыр өчен безнең авылдан 30-40 чакрым ераклыкта урнашкан атаклы Кизләү мәдрәсәсенә сабак алырга йөри! (Бер уйласаң, әллә ни шаккатырлык та түгел кебек, әмма өйдә кайнана-кайнатаңны, җиде балаңны, иреңне ашатып-эчертеп, карап калдырырга, аннан 30-40 чакрымны җәяү юл үтеп үзеңдә белем алырга хәл дә калырга һәм кабат 40 чакрымны кайтырга да кирәк бит әле!) Үзе алган сабакларны үз балаларына, авылдашларына өләшә. Шәмсия әбиемнең бу изге гамәлен кызы Җәүһәрия дәвам итә, авылыбызда аны хөрмәтләп Акъәби дип йөртәләр иде. Бүген әби-бабамнардан килгән гореф-гадәтләрне дәвам итүче, нәселебезнең буыннар бәйләнешен саклаучы, дөньяның төрле төбәкләренә сибелгән туганнарымны җыеп торучы учак булып әтием - Фәнзәт һәм әнием – Рәхилә тора. Алар нәселебезгә хас һөнәр эзеннән киткәннәр. Әтием – авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли, ә әнием – балалар бакчасында сабыйларга белем, тәрбия бирә. Без балаларын, оныкларын да үз аң-белемле булып, ә иң мөһиме – кешеләргә яхшылык эшләп, милләтебезгә, нәселебезгә хас булган күркәм сыйфатларны саклап яшәргә өйрәтәләр.
Просмотров: 632 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 2
2 Рима.  
0
Уңышлы язмагыз белән котлыйм! Хезмәтегездән һәм тормыштан илһам алып яшәгез!

1 Ландыш  
0
Афәрин!Айгөл Фәнзатовна!Уңышлар телим сезгә коллега.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...