Главная » 2011 » Декабрь » 20 » Көмеш каләм:Татарстан, Лениногорск районы Ормышлы авылы , 2 нче сыйныф укучысы Хәбибуллин Искәндәр
16:10
Көмеш каләм:Татарстан, Лениногорск районы Ормышлы авылы , 2 нче сыйныф укучысы Хәбибуллин Искәндәр
Гаилә ул – әти-әни, бала-чагалар гына түгел,
гаилә ул – нәсел-нәсеп, тамыр, ыру, кабилә.
Туфан Миңнуллин
   Мин – Хәбибуллин Искәндәр Артур улы. Лениногорск районы Ормышлы авылы урта мәктәбенең 2нче сыйныфында белем алам. Әлеге бәйге турында миңа Рәхилә әбием әйтте, нәсел шәҗәрәмне барларга, ерак бабаларым, туганнарым турында белергә дә ул ярдәм итте. Шулай ук Азат абыем мәктәптә укыганда төзегән нәсел агачыбыз да зур терәк булды. Мин – нәселебезнең унынчы буыны. Нәсел агачыбызның тамырлары Сәгыйть бабамнан башлана. Ул XVIII йөз башында яшәгән. Бабамны көчле зат, кыю һәм тәвәккәл кеше булгандыр, дип уйлыйм. Аннан нәселебез дәвамчылары: Әмүк – Сабит – Сәлимҗан – Сәйфулла – Хәбибулла – Зиннәтулла – Фәнзәт – Артур һәм без: мин – әтиемнең олы улы Искәндәр, игезәк туганнарым Сөмбел белән Сәйдәш килә. Безнең Хәбибулла нәселе гомер-гомергә җирдә, мал-туар асрап, игенчелек белән шөгыльләнеп гомер иткән. Нәселебездә муллалар да, укытучылар да, игенчеләр дә булган. Ерак бабаларым турында әби-бабайдан гына ишетеп, бик аз белгәнгә мин Фәнзәт бабам турында язарга булдым. Фәнзәт бабам Зиннәтулла бабай белән Нурлыгаян әбиемнең төпчек уллары. Аңа бик сирәк очрый торган мәгънәле исем – Фәнзәт дип кушканнар. Фәнзәт – белемле, мәгърифәтле, фәнгә омтылучы дигәнне аңлата. Казанда югары белем алганнан соң, бабамның сәләтен күреп башкалабызда эшләргә дә, Лениногорск шәһәрендә дәрәҗәле җитәкче урыннары да тәкъдим итәләр. Әмма бабам үзе әйтмешли: "Җир кешесе”, - Туган җирен ташлап читләргә китә алмый. 1978 нчы елда ул авылның иң чибәр, иң уңган кызы – минем Рәхилә әбиемә өйләнгән һәм гаиләсе белән туган авылы Ормышлыда төпләнеп калган. Бабам авылыбызда озак еллар баш агроном, колхоз рәисе булып эшли. Бүгенге көндә ул "Хәбибуллин” гаилә фермер хуҗалыгын җитәкли. Бабам үз эшен яратып, җаны-тәне белән бирелеп, эшеннән тәм табып яши. "Игенче, терлекче - иң кирәк һөнәр ияләре. Алар безне туендыручы”, - ди бабам. Аның фермер хуҗалыгында 250 баш мөгезле эре терлек һәм атлар бар. Әлбәттә бу эшендә аңа әбием Рәхилә, балалары һәм без оныклары да булышабыз. Бабам безне: "Икмәкнең табынга нинди юллар белән килүен белеп үсегез”, - дип тәрбияли, үзе белән кырларга, маллар янына алып бара, пар атларда кышын чанада, җәен атландыртып йөртә. Бабамның "үз эшенең остасы” булуын хөкүмәтебез дә югары бәяли. 2011нче елда Казанда үткәрелгән Уңыш бәйрәмендә аңа республикабыз президенты Р.Н.Миңнеханов Мактау кәгазе һәм кул сәгате тапшырды. Фәнзәт бабам һәм Рәхилә әбием авылыбызда ихтирамга лаек, үрнәк кешеләр. Алар һәркемгә ярдәм кулы сузып, матур итеп яшиләр. Үзләрендә булган күркәм сыйфатларны балалары – әтием Артурга, Айгөл апама, Азат абыема да биргәннәр. Ә гаиләбезгә килгәндә... Гаиләбез безнең бик зу-у-ур! Бабам - Фәнзәт, әбием – Рәхилә, әтием – Артур, әнием – Рузалия, Азат абыем һәм аның тормыш иптәше Эльмира апа, Айгөл апа, без – Искәндәр, Сөмбел, Сәйдәш - туган авылыбыз Ормышлыда яшибез. Ерак бабамнар, әбиемнәрдән килгән гореф-гадәтләрне, йола-бәйрәмнәрне саклап яшибез. Киләчәктә бабабыз башлаган эшне без дә дәвам итәрбез. Хәбибулла нәселенә тап төшермәбез, дип ышанып калам. Мин гаиләм, нәселем белән горурланам! Язмамны үзем иҗат иткән шигырем юлары белән тәмамлыйсым килә:
Әти-әни, әби-бабай Балалар һәм оныклар. Буыннар бәйләнешен Саклаучы чылбыр алар. Хәбибулла нәселенең Өметле киләчәге. Өзелмәсен беркайчан да Буыннарның чылбыры!
Просмотров: 884 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 3
3 Айнур  
0
Молодец! Искэндэр! Язмаң ошады. Кечкенә булсаң да, нәселең турында бик матур язгансың! Бәйгедә егетләр 1-2 генә, шуңа күрә кызлар арасында көч сынашуда мин Сезгә уңышлар телим.

2 Рәхилә  
0
Булдыргансың, улым! Киләчәктә дә гаиләң, нәселең тарихы белән кызыксынырсың дип ышанып калам.

1 Айгөл  
0
Афәрин, Искәндәр иркәм! Булдыргансың! Чыннан да, синдәй дәвамчылары булганда нәселебезнең киләчәге өметле!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...