Главная » 2011 » Декабрь » 19 » Көмеш каләм:Казан, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Гөлсирин Әхмәт кызы
21:33
Көмеш каләм:Казан, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Гөлсирин Әхмәт кызы

Горур сүз әйт, сорасалар:

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

 (Равил Фәйзуллин)

            Нәсел тарихы, ягъни шәҗәрәләр белән кызыксынуның да татар халкында күп гасырлык тарихы бар. Урта гасырларда шәҗәрә милеккә һәм хакимияткә хокук документы булып саналган. Якын кардәш-ыру арасында никах мөнәсәбәтләренә керүдән саклануга да шәҗәрәләр ярдәм иткән. Мөселман-ислам дөньясы да үзенең мәдәни-рухи яшәешенә шәҗәрәләр белүне керткән. Һәр мөселман үзенең әтисе һәм әнисе ягыннан әби-бабаларының исемнәрен җиде буынга кадәр белеп, алар рухына дога кылырга тиешлеген искәртелеп килә. Галим кешеләрдән тугызар буын бабаларын белү таләп ителә. Кешеләрнең, гаиләләрнең өзелмәс җепләр белән уралган язмышлары аша без төрле җирләрдә сибелеп яшәгән татарларның кан кардәшләребез икәнен беләбез. Димәк, аларның язмышлары, тормышлары да безгә чит түгел, без – бер тамырдан тарала башлаган Адәм балалары.

            Туган җир, туган туфрак , туган нигез... Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле нәрсәләрне аңлата. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти-әнисе гомер итә, нәселдәш туганнары яши, ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана. Татарстан Республикасының Лениногорский районы да минем өчен әнә шундый төбәкләрнең берсе. Әлеге районның Бәкер авылы - минем әтиемнең, әбиемнең, ерак әбиемнең, аларның әби-бабаларының  туган авылы ул.

            Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан Лениногорски төбәге - искиткеч бай тарихлы як. Бу җирләргә ата-бабаларыбыз бик борынгы заманнарда ук килеп төпләнгәннәр.Үзенең иксез-чиксез Рәсәй империясе биләмәләрендә Шөгер, Сарабиккол, Мордва-Карамалка авыллары барлыгын хәтта Петр I патша да белгән, чөнки Шушма елгасының шушы авыллар тирәсендәге ярыннан өскә җир мае саркыган. Җир куеныннан шушы майны чыгару мөмкинлекләрен ачыклау буенча Петр I бу якларга махсус экспедицияләр җибәргән.

            Татарстан нефтенең ватаны да безнең Шөгер яклары бит. Төбәгебез кара алтынга гына түгел, алтынга тиң шәхесләргә дә бай. Күренекле мәгърифәтче-язучы Габдрәхим-Утыз Имәни гомеренең соңгы елларын Тимәш авылында үткәрә һәм шул авыл зиратында җирләнә. Галим, дин белгече, мәгърифәтче Риза казый Фәхретдинов гомеренең 20 елын шушы төбәкнең Шәлчеле (Түбән Чыршылы) авылы мәдрәсәсенә багышлый. Татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән, шушы төбәктән туып үскән шәхесләрдән академик, тарихчы Индус Ризак улы Таһировны (Шөгер авылы), язучы, тарихи романнар авторы Җәмит Рәхимовны (Шөгер авылы), язучы, җәмәгать эшлеклесе Гәрәй Рәхимне (Федотовка авылы), язучы Роза Хафизованы (Сарабиккол авылы) һәм башка бик күпләрне атап булыр иде. Александр Матросов батырлыгын кабатлаган мәшһүр якташыбыз, Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин да шушы төбәкнең Сугышлы авылыннан.

            Үз нәселебезнең шәҗәрәсен төзүне мин Бәкер авылының килеп чыгу тарихын барлаудан башларга булдым. Дүрт ягыннан биек-биек кала таулар белән уратып алынган, табигатьнең оҗмах почмагы булган Бәкер авылы бик күпләрне үзенең искиткеч матурлыгы белән җәлеп итә. Чыннан да, моннан бик күп бик күп гасырлар элек биредә кодрәтле диңгез шаулагандыр, ләкин ул диңгез корып монда куе урманнар хасил булган, тәнгә сихәт, җанга рәхәт өстәүче салкын чишмәләр бәреп чыккан, катлам-катлам җир асты байлыклары хасил булган. Биек Ташкаланың башларыннан ташларга уелып калган нинди генә кош, хайван сурәтләре тапмассың... Җаннары булса, алар безгә бик күпләрне сөйләрләр иде. Ташкаланың биек кыясына басып ерак бабамнарга аваз саласым: без бит сезне онытмыйбыз, хәтерлибез, барлыйбыз, сезнең белән горурланабыз, рухларыгыз тыныч булсын бабакайлар, әбекәйләр, диясе килә.

            Бәкер авылында яшәүче төп халык -  шушы авылга нигез салган, минем ерак бабам Бәкернең оныклары. Чыннан да, алар бер-берсенә шундый тыгыз бәйләнгән. Кайсы гына нәселне алып карама, очы Бәкер бабайга барып тоташа.

            Бәкер авылы исеме беренче тапкыр 1785 елда үткәрелгән Дүртенче ревизия документларында телгә алына. Ул елны авылда 29 типтәр-бабул һәм 14 йомышлы татар-җәмгысы 43 ир-ат теркәлгән. Бу исә авылда инде туксанлап кеше яши дигән сүз. Димәк, авыл ревизиягә кадәр ун-унбиш еллар элек нигезләнгән булып чыга. Һәрхәлдә аның Пугачев фетнәсенә кадәр, ягъни 1770 еллар тирәсендә салынуы бәхәссез.

Авыл халкы телендәге риваятьләргә караганда, 1735 елларда Бәкер исемле кеше умарталыгын хәзерге Бәкер авылының юкәлек урманына урнаштыра. Ул үзе Арча яки Балтач, гомумән Казан ягыннан килгән кеше булырга тиеш. Ул, кайсыбер тарихи мәгълүматларга караганда, урман кисү эшеннән баш тартып килеп урнашкан. Аның артыннан юкәлек янына башка хуҗалыклар да күчкән. Башта бу авылны Бәкер-Иштирәк дип атап йөрткәннәр. Соңрак Бәкер дип кенә атала башлаган. Бәкер белән Иштирәк авылы арасында ул вакытта күпер булмаган, буа аша йөргәннәр.

            Бераздан Чирмешән районы Кара чишмә авылыннан Биктимер исемле кеше килеп урнаша һәм дегет кайнату эше белән шөгыльләнә. Бәкер карт шул урында төпләнеп кала. Бүгенге көндә аның оныгы Сәгыйть абыйның гаиләсе шул ерак бабасы нигезендә көн күрә. Бәкер картның  кабере тау башында, диләр.

            Документларга караганда, Бәкер авылында беренче мәчет 1735 елда салына. Шул мәчетнең мулласы яки имамы - Бәкерт картның оныгы -Зәйнелгабидин (безнең җиденче буын бабабыз) була. Икенче мәчет 1832 елда салына. Зәйнелгабидин үлгәч, оныгы Муса авыл мәчетенең мулласы була (1790-1875 еллар). Зәйнелгабидин имам хөкүмәттән яшерен рәвештә Мәккә шәһәренә җәяүләп хаҗ кылырга китә һәм өч елдан соң хаҗ кылганлыгына документ алып кайта. Аның анда барганын дүртенче, иң  яшь хатыны Бикә-Солтан гына белә. Бикә-Солтанның икенче улы Муса да мәчеттә  имам була. Аның кызлары Газизә һәм Мөшфика да балалар укыту белән шөгыльләнгәннәр.

Бәкер бабай нигез салган авылда  13 нче буын оныклары гомер итә. Бу шәҗәрәне төзүдә дә әбиемнең сеңлесе (кызганычка каршы инде вафат) Халисә апа ярдәм иткән иде.  Нәсел шәҗәрәбездә унөч буынны ачу – минем өчен бәһасез байлык. Нәсел шәҗәрәсенә дүрт йөз утыз дүрт туганыбызның исеме теркәлде. Шушы нәселебез шәҗәрәсен ата-бабадан саклап килгән Халисә апага бүгенгесе көндә без бик бурычлы.

Җир йөзендә яшәүче һәр кеше үзенең туган җире белән горурланырга, аның тарихын белергә, аны яратырга тиеш. Бүгенгесе генә түгел, үткәне дә вакыйгаларга бай, үзенчәлекле икәнен аңлау һәр кешедә туган ягы белән горурлану тойгылары уята. Мин дә үземнең гаиләм, үземнең тамырларым, үземнең авылым тарихы белән горурланам. Ата-баба узган юл – ул халкыңның, илеңнең тарихы.Б ез нәсел тамырларыбызны онытмаска тиеш.

 

Просмотров: 715 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...