Главная » 2011 » Декабрь » 19 » Көмеш каләм :Көмеш каләм: Татарстан, Питрәч районы Татар Казасы урта мәктәбенең 8 нче сыйныфукучысы Шәмсевәлиева Зәйтүнә
09:07
Көмеш каләм :Көмеш каләм: Татарстан, Питрәч районы Татар Казасы урта мәктәбенең 8 нче сыйныфукучысы Шәмсевәлиева Зәйтүнә
Бел син ерак бабайларның 
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди уйлар,нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
 (Р.Фәйзуллин.Онытма син!
Нәсел тарихын өйрәнү, ягъни үз шәҗәрәңне төзү- һәр гаиләнең изге бурычы.”Җиде бабаңны белү фарыз”- диелә безнең ислам динендә. Шәҗәрәне белү ни өчен кирәк, диярләр кайберәүләр. Шәҗәрәне өйрәнү ул, гореф-гадәтне, йолаларны, шөгыль-кәсепләрне дәвам иттерү өчен кирәк. Нәселеңне белү - бабаларыңа, ата-анага хөрмәт ул. Тарихта бик күп шәҗәрәләрнең барлыгы билгеле. Ә безнең авылыбызның 400 еллык дәверен үз эченә алган шәҗәрәсе сакланган. Аның аша без хәзер унике-унөч буын бабабызны беләбез. Мин дә үземнең әтием белән әнием сөйләгәннәрдән чыгып нәсел җебемә аңлатма биреп китәм. Минем бабамның бабасы Халит исемле булган. Ул мин туып үскән Татар Казысы авылында яшәгән. Шушында урган, иген иккән. Халит бабамнан Шәмсевәли бабам туган. Шәмсевәли бабамның исеме миңа аеруча якын. Чөнки без аның ерак оныклары, аның исемен үзебезгә фамилия итеп алдык һәм аны зур горурлык белән йөртәбез. Шәмсевәли бабам шушы авылда туып үскән, бик бай нәселдән булган Мәрфуга исемле әбиемә өйләнгән. Шәмсевәли бабам белән Мәрфуга әбиемнең өч баласы дөньяга килә. Шуның берсе - минем бабам. Шәмсевәли улы Сахабетдин 1914 елда туган. Шәмсевәли бабам фин сугышында һәлак булган. Сугышта катнашкан өчен аны олы бүләкләр белән бүләкләгәннәр. Ә Сахабетдин бабам 1938 елда күрше Солтан авылында туган Миңсылу әбиемә өйләнә. Алар бергә тормыш корып, җиде бала үстерәләр. Бабам 1941 елда Бөек Ватан сугышына китә. Аннан аның үлүе турында хәбәр килә. Ләкин әбием ул килгән кайгы кәгазенә ышанмый, бабамның исән икәнлеген күңеле белән тоя, һәм аны 6 ел буе көтә. Бабам сугыштан исән - имин кайта.Туган ил өчен көрәшкәндә зур батырлыклар күрсәтә. Тыныч тормышта Сахабетдин бабам минем апам белән абыема Коръән сурәләрен өйрәтә. Абыема нәсел җебен онытмыйча аны дәвам итәргә васыять итеп калдыра. Нәселебез дәвам итә, әтием белән әнием дә 30 ел бергә гомер итәләр. Әтиемнең шундый гыйбрәтле сүзе бар "Хатын алсаң җиде буын нәселен тикшереп ал”,- ди ул. Бу сүзләрнең төбендә бик тирән мәгънә ята. Безне дә әти-әни тәртипле, динле Аллаһ кушканча яшәргә өйрәтеп үстерәләр. Без зур үзгәрешләр заманы яшьләре. Тормыш дулкыннары үзләренә ияртеп төрле якка илтеп ташлый, кем булуыңа карамастан сине заман үз агымына иярергә мәҗбүр итә. Шуңа күрә тормышта әби-баба, ата-ана сүзенә колак салырга, аларның яшәү рәвешеннән үрнәк алырга кирәк. Әнием ягыннан да нәсел җебе еракка барып тоташкан. Әхматша бабамнан Мөхаматша бабам туган. Ул көтүче һөнәрен сайлый. Кыш көннәрендә итек баскан. Бу һөнәре аңа авыр заманнарда яшәү чыганагы булган. Мөхаматша бабамнан Мөбаракша бабам туган. Бу 1932 нче еллар чоры. Мөбаракша бабам да кечкенәдән итек басу һөнәренә өйрәнә. Бабам Гөлирә әбием белән 1950 нче елда тормыш корып җибәрәләр. Тик әбием нык авртып үлеп китә, ә бабам җиде бала белән ятим кала. Ул бөтен авылга үрнәк булырлык кеше. Суфия әбием белән өйләнешеп, алар ятим калган җиде балага тормышта үз юлын табарга булышалар. Аларны гына түгел, Суфия әбиемнең ике баласын да, уртак туган улларын да тигез күреп тәрбиялиләр. Шулар арасында яраткан әнием дә бар. Мин ике яктан да нәсел җебебез турында бәян иттем. Бала-чагага ата-ананың мал биргәннән акыл биргәне артык. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының һәм нәселенең күркәм кешесе булып үсә. Хәзер яшьләрдән шундый сүзләр ишетергә туры килә ”Ерак үткәнебезне түгел, бабамның әтисе ни атлы булганын да белмибез. Бабай исемен дә оныткан булыр идек, ярый күбебезнең фамилиясенә кереп калган”. Менә шундыйлардан килеп чыгадыр инде ул әби-бабаларын картлар йортына бирүчеләр. Минемчә, алар буыннан-буынга барган нәсел җебен өзәләр. Үзләренең шәҗәрәләрен белсәләр, нәселләренең кем булуына карамастан горурлансалар, мондый ялгыш юлга бармаслар иде. ”Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган- әрәм булган”, "Ата-бабасын искә алмаган кеше игелек күрмәс” кебек үгет-нәсыйхәтләр бар татар халкында. Безнең авылда туып-үскән кешеләр арасында хезмәтләре һәм батырлыклары белән дан казанган бик күпләр бар. Мин алар белән горурланам. Мәсәлән, Камил Исхаковның нәсел тамырлары безнең авылга барып тоташа. Дүрт сугышта катнашучы, IV дәрәҗә Георгий хаҗы, III дәрәҗә Дан ордены, Батырлык өчен, Кенигсбергны алган өчен, Германияне җиңгән өчен медальләре иясе Хәбибуллин Даут күпләргә үрнәк булып тора. Очучы - лейтенант, сугышта батырларча һәлак булган Кәримов Габдулла, Татарстанның атказанган табибы Камалов Әсгать, Татарстанның халык артисты, композитор Хайрутдинов Зөфәр, Татарстанның атказанган артисткасы Хамитова Люция һ.б. Татар Казысының ихтирам яулаган кешеләре. Хәзерге вакытта элекке президентыбыз яңа программа төзеп, Болгарны һәм Свияжский тыюлыгын торгызуга зур көч куя. Бу һәр милләт үзенең үткәнен белеп, тарихтан сабак алып, дус-тату, бердәм һәм бергә булып яшәсен өчен оештырыла дип уйлыйм мин. Әгәр без Болгар бабаларыбыздан килгән шәҗәрәбезне белсәк, төп асылыбызга кайту җиңел булачак. Һәр гаиләнең үз шәҗәрәсе булырга тиеш. Шуңа карап үткән тормышына нәтиҗә ясарга һәм киләчәкне тагын да күркәмрәк, матуррак итеп яшәргә омтылырга кирәк. Мин туган йорт капкасын Кайгы җиле какмасын, Әти-әни, туганнарны Фәрештәләр сакласын!
Просмотров: 1114 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...