Главная » 2011 » Декабрь » 14 » Көмеш каләм:Дәүләтова Рушания Фатих кызы, ТР , Мөслим районы, татар теле әдәбияте укытучысы
10:25
Көмеш каләм:Дәүләтова Рушания Фатих кызы, ТР , Мөслим районы, татар теле әдәбияте укытучысы

     Татар халкы борынгы заманнардан ук нәсел-ыру тарихын язуга зур әһәмият биргән. Шәҗәрә аша кешеләр ата-бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгән. Шәҗәрәне белү аларда туган илгә, җиргә, телгә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләргә, туганнарга, кардәш-ыруга, күрше-күләнгә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәргә кирәклеген кисәтеп торган. Туган-тумачаңны, нәсел-нәсәбеңне белмичә, туган җиреңне, туган халкыңның тарихын белеп булмый. Шәҗәрәләр безгә халкыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Кешеләрнең, гаиләләрнең өзелмәс җепләр белән уралган язмышлары аша без төрле җирләрдә сибелеп яшәгән татарларның кан-кардәшләр икәнен күрәбез. Әтием Фатих һәм әнием Дөлия (Зөлия) сөйләгәнчә, нәсел шәҗәрәләреннән билгеле булганча, борынгы бабаларым Себер ягы Иртыш Җаек елгалары буенда яшәгәннәр. Димәк, минем борынгы бабаларым кыпчаклар булган дип фарыз итәргә була. 16 нчы гасырның ахырында Себер ханлыгы тулаем Рус империясе составына кертелә. Руслар тарафыннан басылып алган җирләрдә колониал изү була. Ачыктан-ачык басып алу, халык байлыгын талау, яндыру, юк итү, туган төбәгеннән куып, җирләрен алпавытларга өләшү, көчләп чукындыру тукталмый. Татар феодалларының бер өлеше, үзләренең җир биләмәләрен саклап калу максатын тотып рус патшасына ялчылыкка күчә, кайберләре хәттә христиан динен кабул итә. Ләкин минем борынгы бабам Атнагол диненә-иманына туры калган. Казан ханлыгы басып алынганнан соң, 19 нчы гасырга кадәр чор халкыбыз тарихында чын мәгънәсендә дәһшәтле, караңгы еллар, ифрат авыр гасырлар була. Әмма шуңа да карамастан, халкыбыз үзенең гасырлардан килгән аң-белемгә омтылышын югалтмаган 1758 нче елда Казанда, Мәскәүдән, Петрбургтан соң Россиянең үзәгеннән еракта, беренче урта уку йорты, гимназия ачыла. Казан шәһәренең караңгылыктан-яктылыкка юл тотканын күргән минем борынгы бабамнын улы Әлмәт Атнагулов 1728 нче елда Калмыя елгасының уң ягында тигез урынга урнашкан Иске Әлмәт авылына нигез салган. Әлмәт бабамның Исламкол, Мирсалим, Искәндәр, Собханкол һәм племянниклары Султанкол Ямитов 1772 нче елда да әтиләре нигезләгән авылда яшәгәннәр. Искәндәр бабайга минем нәсел чыбыгының очы барып тоташа. 1795 нче елда авылда ир-атлардан 33 кеше теркәлгән, ә 1922 нче елда 738 кеше исәпләнә. Әлмәтнең имана җирләре 917 десятина тәшкил иткән. Күпләп эш атлары һәм башка мал-туар тотканнар. Иген игү һәм мал асраудан тыш умартачылар, киез итек басучылар, сабан ясау остасы булган. Әлмәт бабайның оныклары Солтанмурат һәм Солтанбек Кулматовлар Табанлы күлдән Калмия елгасына тегермән салганнар. 1888 нче елда туган Хәмидулла бабай күрше Актаныш районы Чуракай авылыннан Фәттах байның җиденче хатынының кызын хатынлыкка ала. Аларның дүрт балалары була(Миңнимал Гөлбикә, Сагъди, Талига). Бәхетсезлеккә каршы, беренче хатыны үлә. Бабай хатынының сеңлесе Майҗан әбине бер кыз баласы (Зөбәрҗәт) белән хатынлыкка ала. Зиннур, Фәтих, Гөлфируз исемле уртак балалары дөньяга килә. Хәмидулла бабай гомеренең соңгы көненә кадәр заготовщик булып эшли. Ул Бөгелмә тимер юл вокзалыннан кирәкле товарларны кабул итеп, берничә олау белән Әлмәт авылына алып кайта. Әти-әнием сөйләве буенча алар ачлык елында да авырлыклар күргәннәр. Майҗан әби балалары белән каз оясы ясаганнар, матур итеп чабата үргәннәр һәм якын тирә базарларда сатканнар. Шулай итеп Адиятуллиннар гаиләсе сигез баласы белән ачлыкны да җиңгән. Әлмәт авылында мәчет, тегермән була. Мәчеттә мулла, бабайларымның туганнары булган. Ул үзе үлгәндә төгәл нәсел агачы тарихын үзе белән күмдергән. Әлмәт бабайның башка балаларының балалары Иске Әлмәт, Иске Сәет, Иске Агъбәс, Иске Сәфәр һ.б. якын тирә авылларга күчеп киткәннәр. Әлмәт авылында мәктәп булуы теркәлмәгән. Анысы якын тирәдә мөселман уку йортларының күп булуы белән аңлатыладыр. Әлмәт авылыннан дүрт километр ераклыктагы Әмәкәй авылында 1928 нче елда мәктәп ачыла. Мәктәптә төрле елларда талантлы укытучылар укыта, шулар арасында Атнагулов фамилиясе күренә. Октябрь революциясе җиңеп чыккач, һәркайда күмәкләштерү башлана. 1929 нчы елда колхоз оештырыла, ул Сталин исеме белән йөртелә Әлмәт авылында башлангыч мәктәп ачыла, бу Галәү бай йорты була. Бу бай да бабамнарның туганы була. Алар дүрт ир туган балалар, раскулачивание вакытында төрлесе төрле якка таралалар. Хәмидулла бабай 1946 нчы елда тугыз яшьлек әтиемне һәм башка балаларын ятим калдырып вафат була. Адиятуллиннар гаиләсендә дә авыр чорлар башлана. Ләкин гаиләдә эшче куллар күп булу сәбәпле, бергәләшеп, ярдәмләшеп бу авырлыкларны да җиңеп чыгалар. 1941 нче елның 22 нче июнендә башланган Бөек Ватан сугышы Мөслим районында яшәгән барлык халыклар язмышы аша уза. Хамидулла бабайның олы улы Сәгъидулла телсез, ишетмәгән килеш фронт өчен, Казан шәһәрендә вертолет заводында эшли. Бик күп хатын- кызлар, фронтка киткән ирләрне алыштырып, колхозлар, бригадалар, фермалар һәм башка тармаклар белән җитәкчелек итәләр. Алар арасында Дөлия әниемнең апасы Зәйнәп түткәй дә булган. Ул Елгабаш авылын җитәкләгән. Авыр сугыш еллары күмәк хуҗалык итүнең бәхәссез өстенлекләрен раслаган. Җиңү көнен якынайту өчен һәркем көнне төнгә ялгап, батырларча эшләгәннәр. Язгы сынаулар тәмамлану белән ук укучылар колхоз эшенә күчәләр. Хатын-кызларның язгы кар суларында чабата киеп Чаллы, Бөгелмә, Әҗәкүл элеваторларыннан капчык белән чәчүлек орлык алып кайтып, җир куенына кертүләре киләчәк буын хакына иде һәм бу күңелләргә тирән уелып калган, мәңге онытылмаслык чынбарлык булып сакланган. Авырлыклар чиксез булган, кәлҗемә (эчерек бәрәңге), алабута да ашаганнар, иң аянычлысы-меңнәрчә ир-егетләр Бөек Ватан сугышыннан туган якларына әйләнеп кайтмаганнар, алар арасында минем дә кан туганнарым булган. Дөлия әбиемнең Мөҗәһит абыйсы (Әхмәтҗанов) Ленинград блокадасында батырларча һәлак була, (Шулай ук Атнагулов нәселеннән булган, әтиемнең әтисе Хәмидулла бабай үлгәч, Ленинградтан аның бертуган энесе кайта, аның түшендә бик күп медалъләр булуын әтием сөйләде, ләкин ул аның исемен хәтерләми. Сугыштан соңгы төзелеш еллары да бик авыр булган. Сугыш җәрәхәтләрен төзәтү, шәһәр авылларыбызны, җимерек хуҗалыгыбызны торгызу чоры башланган. Әтием ундүрт яшьтән колхозда эшли башлаган. Халыкның колхозларны күтәрү омтылышы зур булса да, эшләү өчен техника җитми. Хезмәткә түләү юк дәрәҗәдә булган. Ачлы-туклы үскән әтием бер ел солдат хезмәтеннән соң азат ителгәч, туган Әлмәт авылына кире әйләнеп кайткан. 19 яшьлек егеткә авылдан кыз алырга ярамаган, чөнки алар бер-берсенә кан кардәшләр булганнар. Бәкәбез авылында туып үскән, 1924 нче елда Мөслим районы Әндереш авылына нигез салган һәм аның беренче рәисе Әхмәтҗанов Вагыйз кызы Дөлия әниемә өйләнгән. (Бәкәбез авылы венгр телендә бака, су сүзен аңлата. С. Шәмси, И. Измайлов тарафыннан язылган "Идел Болгарстаны” китабында монголлар илчесе мосафир монах Юлиан язмаларыннан билгеле булганча Агыйдел, Ык буйларында борынгы мадьярлар яшәгәннәр. Шулай булгач Дөлия әнием канында венгр каны акмый дип кем әйтә алыр?!). Атнагулов Әлмәт бабам нигез салган авылда Илдан абый, апам Илсөяр һәм мин дөньяга килдем. 1971 нче елда ерак авыл җирләреннән район үзәкләренә күчеп китү чоры башлана. Без гаилә белән Мөслим районына күчеп килдек 1972 нче елны Атнагулов нәселе давамы булган Адиятуллиннар гаиләсендә дүртенче бала сеңлем Фәйрүзә туды. Мин бу нәселнең бер буыны булуым белән горурланам! Ата-анасы, милләтен, ата-бабаларының изге туфрагын хөрмәт итеп, кадерләп караган, шулар хакына файдалы эшләр кылып яшәгәннәрне халык та хөрмәт итә бит.
 

Просмотров: 989 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...