Главная » 2011 » Декабрь » 10 » Көмеш каләм:Татарстан, Яр Чаллы, Мөлекова Илүзә
17:18
Көмеш каләм:Татарстан, Яр Чаллы, Мөлекова Илүзә
Нәселемнең бер буыны булуым белән горурланам!
     Мин, Мөлекова Илүзә, бу шәҗәрәне әнием белән Габдулла бабам язып калдырган «Тарихи сәхифәләр” дигән истәлекләргә таянып яздым. Үзәге Уфа губернасы Минзәлә өязе Абдул волосы Абдулла авылында безнең нәселнең 7-8 буыны яшәгән. Туктамыш бабай 66 яшендә 1818 нче елда вафат булган. Гаиләсендә күпме кеше булуы билгеле түгел, кече улы Зәйнәгетдин 1780 нче еллар тирәсендә туган hәм 62 яшенә кадәр яшәгән. Ул заманда бераз мал асрау, җирне агач сука белән эшкәртеп, кул белән чәчеп иген иккәннәр. Сәйфетдин бабай 1870 нче елда 68 яшендә вафат булган. Гомеренең соңгы елларында крепостнойлык бетерелсә дә, боярларга бәйле булып яшәгәннәр. Сәйфетдин бабайның улы Сәйфелмөлек 1830 нчы елда туган hәм 50 яшенә кадәр ата-бабасы яшәгән Абдулла авылында торган. 1880 нче елда хәзерге Ташкичү авылы (Тукай районы) урынына күчеп килгәннәр. Яңа җиргә күчеп килүчеләргә бик күп урман кисеп йорт-куралты төзергә туры килгән. Улы Афзалетдин шушы йортта 1895 нче елда өйләнеп яшәп кала. Аларның уллары Садретдин (1896), кызлары Гафифә (1898), уллары Ибраhим (1900) hәм Гаптеләхәт туа. Афзалетдин бабай 1908 нче елның коры яңгырсыз көзендә арыштан мул уңыш ала. Ул җыйган уңышының яртысын сатып, яхшы йорт hәм таштан кладовой (амбар) җиткерә. 1910-1912 нче елларда җиткерелгән бу амбар бүгенге көндә дә бабаларыбыз нигезендә Афзалетдин бабайның тырыш хезмәт җимеше истәлеге булып тора. 1917 нче елның 14 нче октябрендә Габдулла бабай туган. Ул кечкенәдән ятимлекне дә, ачлыкны да үз җилкәсендә күтәргән. 1926 нчы елда авылда мәдрәсәдә укыган, аннан соң күрше Мусабай авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаган, колхозда эшләгән, Алабугада хисапчылар мәктәбендә белем алган. 1939 нчы елда Совет Армиясенә хәрби хезмәткә алынган hәм шуннан Бөек Ватан сугышына киткән. Өч ел сугыштан соң, ике тапкыр яраланып, икенче группа инвалид булып авылга кайта. Колхозда бухгалтер, агротехник, колхоз рәисе, ревкомиссия чдены була. 1948-1972 нче елларда колхозда партия оешмасы секретаре була, күп тапкырлар авыл советы депутаты итеп сайлана hәм башка җаваплы җәмәгать эшләрендә автив катнаша. Кыскасы, авылның дәрәҗәле hәм хөрмәтле сугыш инвалиды, персональ пенсионеры, актив җәмәгать эшлеклесе булган минем бабам Габдулла. Ул киләчәк буын өчен авыл тарихын, ә балалары, оныклары өчен җиде буынның тормыш юлы хатирәләрен язып калдырган. 1946 нчы елда бабам Габдулла Наҗия әбигә өйләнеп, 7 балалары була. 1967 нче елда әбиебез үлеп китә, бабай 7 бала hәм карт әби белән ятим кала. 1968 нче елда балаларга әни булып Мәхтүмә әби килгән. Алар бергәләп балаларны үстереп, белем биреп, мөстәкыйль тормышка бастырганнар. Җиде баланың барысы да, үзе яраткан hөнәрне сайлап, төрле урыннарда эшлиләр. 1947 нче елда туган Флера – укытучы, хәзерге көндә лаеклы ялда; 1950 нче елда туган Файсал – заводта эшче (1999 нчы елда вафат булды); 1952 нче елда туган Альфира – укытучы, шулай ук лаеклы ялда; 1954 нче елда туган Фоат – шофер; 1957 нче елда туган Сәрия – тегүче; 1960 нчы елда туган Илдус – шофер; 1963 нче елда туган Илгиз – шофер. Бүгенге көндә hәммәсе дә үз тормышлары белән яшиләр, балалар, оныклар үстерәләр. Минем әтием Илгиз бүгенге көндә "Кама металлокровля” заводында эшли. Яраткан шөгыле – куяннар үрчетү hәм умартачылык. Бабаларыбыздан калган нигездә яңа йорт төзеде. Егет кешегә җитмеш төрле hөнәр дә аз, ди халык мәкале. Әтием дә, нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп эшләп чыга. Гомумән, бу нәселнең тормыш девизы – тырышлык, хәләл көчең белән эшләп табу, кулыңнан килгәнчә кешегә ярдәм итү. Мин бу нәселнең бер буыны булуым белән горурланам! Илүзә Мөлекова, Татарстан, Яр Чаллы, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның 8В сыйныфы укучысы, укытучысы – Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы
Просмотров: 755 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...