Главная » 2011 Ноябрь 23 » Көмеш каләм: Вильданова Ләйсән Марс кызы, ТР Әлмәт районы,Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең татар теле hәм әдәбияты укы
15:13 Көмеш каләм: Вильданова Ләйсән Марс кызы, ТР Әлмәт районы,Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең татар теле hәм әдәбияты укы | |
Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ничек иккәнен, ничек чиккәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар,
Безгә калдырып киткәнен.
Татарларда шәҗәрәләр белү, язып бару борынгы һәм матур гадәт. Шунысы куандыра: соңгы вакытта яшь буында үз нәселләренең тарихы, гореф-гадәтләре белән кызыксыну, аларны буыннан – буынга тапшыру кирәклеге арта бара. Борынгыдан килгән гадәт буенча, кызны кияүгә алганда, аның җиде буынына кадәр тикшергәннәр. Минемчә, бу бик дөрес. Хәзер мондый гадәт булмаса да, үзеңнең нәселеңне белү – һәркемнең изге бурычыдыр. Һәр кеше үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш. Чыннан да, бу бик кызыклы. Сиңа тормыш биргән әби-бабаңнар кем булган, нинди сыйфатларга ия булганнар, нәрсә белән шөгыльләнгәннәр? Бу сорау мине 2007 елда кызыксындырды. Үземнең укучым Эльвина белән конкурста катнашырга уйладык. Эльвинаның эше "Иң кызыклы гаилә туграсы” номинациясендә җиңүче булды һәм без тәбрикләү өчен Казанга бардык. Менә шундагы шәҗәрәләрне күреп мин шаккаттым. Алар төрлесе төрле формада, бик зәвыклы итеп эшләнгәннәре дә бар иде. Казаннан кайткач,әнием яклап әби белән бабамнан үземнең нәсел турында белгәннәрен сөйләттем. Мин, Вилданова Ләйсән Марс кызы, Әлмәт районының Тайсуган авылында яшим. Безнең авыл табигатьнең иң матур почмагына урнашкан. Бер яктан таулар уратып алса, икенче ягыннан ямь-яшел әрәмәлек һәм Зәй елгасы агып ята. Авыл тарихына килсәк, Тайсуганның һичбер өзеп әйтер тарихы юк. Гаҗәеп хәтер иясе Муса бабай Миннебаев авылга 700 ел ди иде. Авыл тарихы шулай итеп Болгар чорына барып тоташа. Ни гаҗәп, Тайсуган сүзенең каян килеп чыкканлыгын төгәл генә белүчеләр дә юк. Авыл исеме Зәй елгасына мөнәсәбәтле дигән караш йөри. Бөек шагыйребез Дәрдмәнд дә чыгышы белән Тайсуганга килеп тоташа. Авыл мәдәрәсәсендә күренекле мәгърифәтче-мулла, 1755 еллардагы татар-башкорт җирләрендә восстание оештыручы Батырша да үсмер чагында белем алганлыгы искә алына.Хәзерге вакытта авылда без зур гаилә булып яшәп ятабыз. Үзебез нәсел турында мәгълүматне әбием Минниса күбрәк сөйләде. Шуңа күрә мин әбием яклап нәселемне барладым. Әбиемнең әтисе Шәйхелисламов Шәяхмәт, әнисе Дөрәтелҗинан, ә бабасы Шәйхелисламов Шәйхелислам , әбисе Мөһиб. Әбием бабасы һәм әбисе турында хәтерләми. Авылда да алар турында материал сакланмаган. Әбиемнең әтисе Шәяхмәт 1900нчы елда туган. Ул Бакчасарай авылында председатель булган. Авылдашларыбыз бабайны "Җир сулышын тоеп яши торган кеше”,-диләр иде. Шәяхмәт бабамны халык ачтан үлмәсен өчен икмәк биргәнгә кулга алалар. Дөрәтелҗинан әби дүрт баласы белән ялгыз кала. Шул китүдән бабай әйләнеп кайтмый. Бөтен авырлык әбием Дөрәтелҗинан һәм зур кызы Минзифа абыстайга кала. Инде үземнең әбием-әниемнең әнисе турында языйм.Ул 1928нче елда Тайсуган авылында туган. Минниса әбиемнең бик тә укытучы буласы килә. Әмма акча җитмәү сәбәпле, ул хыялын тормышка ашыра алмый. Аның белән бергә укыган кызлар укытучы булып китәләр. Ә әбием гомере буе "Ярыш” колхозында яшелчәлектә эшләгән.Әбиемнең кече кыз Илсөяр дә укытучы булырга тели, ләкин аның да хыялы тормышка ашмый кала. Менә мин аларның хыялларын тормышка ашыручы булып чыгам инде. Хәзерге вакытта мин Түбән Мактама бистәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Тормыш шулай авыр, катлаулы булмаса, безнең нәселдә укытучылар династиясе булыр иде. Бабам Котдүс турында да берничә сүз язмасам, бу аны хөрмәт итмәү булыр иде. Чөнки минем бабам зур хөрмәткә лаек кеше. Ул "Ярыш” колхозында бригадир, ферма мөдире вазифаларын башкарган. Авыл җирлегендә председатель дә булып торган. Бабамны намуслы хезмәте өчен "Хезмәт кызыл байрагы” ордены белән бүләкләделәр. Хәзерге вакытта алар икесе дә исән-саулар, гөрләшеп гомер итәләр. Яшьләре сиксәннән узса да, бер дә тик тормыйлар. Әбинең өе гөлт итеп тора. Ә бабайның ишегалдындагы тәртипне беркем дә алай тота алмый. Алар туганнарга, күршеләргә 60 ел инде үрнәк гаилә булып яшиләр. Әбием белән бабам 4 бала тәрбияләп үстерделәр. Алар балаларын инсафлы, мәрхәмәтле, миһербанлы итеп тәрбияләгәннәр. Балалары да аларга беркайчан да йөзләренә кызыллык китермиләр. Авыр минутларда ярдәм кулы сузарга, авызыннан ризыгын өзеп бирергә әзер торган әбием-бабам булу – үзе зур бәхет. Менә шушы матур гаиләдә тәрбияләнеп үскән минем әнием Илгизә. Әниемә хас тырышлык әбиемнән һәм бабамнан күчкәндер. Әнием 35 ел Тайсуган авылы башкарма комитетында председатель урынбасары булып эшләде. Бу хезмәте өчен әниемне Татарстанның беренче презеденты Минтимер Шәймиев "Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләде.Мин үземнең нәселем белән горурланам һәм яратам. Улым Айнурны да нәселем рухында инсафлы, тырыш, мәрхәмәтле бала итеп тәрбияләргә тырышам.
| |
|
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...