Главная » 2011 » Ноябрь » 17 » Көмеш каләм: Татарстан, Сарман районы 10нчы сыйныф укучысы Азат Шакиров
09:15
Көмеш каләм: Татарстан, Сарман районы 10нчы сыйныф укучысы Азат Шакиров
Гөлбакчаны бакча иткәннәр.
 Безнең нәсел агачының тамырлары Сарман районындагы Яхшыбай, Әлмәт районындагы Гөлбакча дигән авыллар белән бәйле. Минем бабам – Шакиров Алмаз, карт бабам Шакиров Хөҗҗәт Яхшыбайда дөньяга килгәннәр. Ә Гөлбакчага кайчандыр безнең нәсел нигез салган, бераздан югалмасын дип тагын бабамнар нәселе җан өргән. Шуңа да алар миңа бик якын, кадерле. Сарман районындагы Җәлил бистәсендә тусам да, бабамнар янәшәсенә әтием, әнием, абыем бергәләп салган өебез булган Гөлбакча миңа туган җирем кебек. Ә Яхшыбайны узганда Алмаз бабамның күзе яшьләнә. Ул безгә тарихны сөйли башлый. Яхшыбайның 300-400 еллык тарихы бардыр. Бу авылны нигезләүчеләр арасында әллә кайдагы Арча якларыннан, мәгърур Идел – Чулманнарны кичә-кичә кечкенә генә камышлы елга буена килеп утырган Исмәгыйль бабай да булган. Бу минем иң ерак бабамнарның берсе дә инде. Алар шушында иген иккәннәр, мал үрчеткәннәр, авыл корганнар. Нигез салучыларның күңелләре бик изге булып, алар хәерле эшләр генә кылгандыр күрәсең: авыл бай яхшы дип әйтә ич! Нәселебезнең нәсел агачын өйрәнүне дәвам итәм. Хәбибулла, Фәйзулла (монысының 1802-1872 нче елларда яшәгәне билгеле), Сапыйныкылар дигән кушамат белән яшәгән Сафиулла бабамнар барлыгын беләм. Ул 19нчы гасырның соңгы елында вафат була. Сафиулла бабамның улы Гарифулла да ата-бабаларыбыздан үрнәк алып, яңа авылга нигез корырга карар кыра һәм өрлектәй алты улының дүртесен ияртеп Яхшыбай авылыннан чыгып китә. Әллә ни ерак китми, 10-15 чакрымдагы урман янәшәсендә Гөлбакча дигән авыл булдыра. Күңелгә ирексездән: "Нишләп нәкъ менә бу урынга туктаганнар икән соң?" дигән сорау килә. Монда үлән шәп, җиләк-җимеш тә мул була. Ашарга табарга ансатрак, ачлык галәмәтләрен күрмәсбез дип хыялланганнар алар. Урынның матурлыгы да искитәрлек булган. Шуңа да озак уйламаганнар, авылны гөлбакчага тиңләп исем биргәннәр. Ерак бабамның ике улы Яхшыбай авылында кала. Ул улларның берсе - Кәлимулла бабайның башта Австрия-Венгрия җирләрен айкап исән-сау әйләнеп кайтуын, тик Совет властен кабул итә алмыйча интегүен, колхозга кермичә калуын, аннан Бөек Ватан сугышына китеп яралануы һәм госпитальгә кайтарылганы, алган яраларыннан шунда вафат булып, Казанның Архангел зыяратына күмелгәнен беләм. Хәйрулла бабай сугышта катнашмый, чөнки алдагы сугышта алган яралары аны сугышка яраксыз иткән була инде. Ул тылга төшкән бөтен авырлыкларны күргән, үз җилкәсендә кичергән кеше. Гомумән, Бөек Ватан сугышында Гарифулла бабайның 3 улы, 2 оныгы (Хәйрулла бабайның ике улы) катнаша. 1918 нче елгы Гокашә Хәйруллины фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әле язмыш аны "Идел-Урал" легионында Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гайнан Кормашлар белән очраштырган. Бу сынаулардан ул исән-сау кайта, аннан, исән калганы өчен җавап бирә - төрмәдә утыра. Гомеренең соңгы елларын Казан төзелешләрендә уздыра. Оныкның икенчесе - Әсгать Гарифуллинның аякларын дошман снаряды чәрдәкләп бетерә. Яшь офицер гомерлеккә аксак кала, тик тормыш юлыннан туры атлап уза ала. Малайлардан иң кечкенә онык Дамир Гарифуллинны сугыш үз кочагына алмый, чөнки аңа сугыш беткәндә бары 8 яшь кенә була. Хәзер ул безнең нәселнең иң асыл заты – шагыйрь, академик, тарихчы. Безгә нәселебезне белергә ярдәм итә торган шәҗәрәләр төзи торган оста. Сугыштан оныклар әйләнеп кайтса да, Хәйрулла бабамның бер улы гына туган якны күрә ала. Якуп бабайның сугыштан кайтканда кул сөякләрен снаряд чәрдәкләп бетергән була. Сыкрап-мескенләнеп тора торган чак булмаганга, җиң сызганып Гөлбакчаны аякка бастырырга тырыша ул. Тик бу чорда зур шәһәрләр төзелә, нефть тармагы бик күп авыл кешеләрен урыннарыннан куптара. Кечкенәләре генә түгел, ә зур авыллар да бетү алдында кала. Якуп бабай гомере буе авылны яшәтәсе килү теләген югалтмый. Кышларын кызлары янына Әлмәт шәһәрендә яши, ә җәйгә туган авылына ашыга. Авылын зур, төзек, матур итеп күрәсе килә аның. Еллар узгач, бу теләген, өметен тормышка ашыручы табыла. Нәсел тарихыбызның бу өлеше Сафиулла бабайның Нәгыймулла исемле улының нәселе белән бәйле. Нәгыймулла бабам белән Шәрифә әбием 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Нәгыймулла картны Яхшыбай кешеләре шундый куәтле кеше булган дип сөйли торган булалар. Ул цетнер ярымлы кипларны, зур-зур капчыкларны чөеп кенә йөрткән, карьерда берүзе таш чыгара торган булган. Аннан колхозга кергән, бөтен гомерен хезмәттә үткәргән. Әти-әниләреннән бу сыйфат балаларына күчкән. Минем өчен якын булган карт әбием Гафифә дә гомере буе авыр эшләрдә эшләгән. Аның ире Хөҗҗәт бабай сугыш башлануга фронтка китә һәм шул көе әйләнеп кайтмый: 1944 нче елда Эстониядә һәлак була. Ул чор кешеләренең барысы да зур сынауларга дучар була. Авыр хезмәт, ялгызы гына ике баланы аякка бастыру карт әбиемнең сәламәтлегенә зыян сала һәм ул 48 яшьтә балаларын ятим калдырып үлеп китә. Алмаз бабама ятим калганда 18 яшь була. Аның балачак, үсмерчак истәлекләренә караганда, яхшыбайлылыр төрле вакытларны уздырганнар: кыенлыгын да күп күргәннәр, шатлык-куанычларны да бергә бүлгәннәр. Бабай үзе сугыш чоры баласы булганга, күбрәк шул вакытны искә ала. Бик кечкенәдән үк эшкә тотынырга туры килә аларга: ат җигеп басу эшләрендә катнашалар, бер хезмәттән дә курыкмыйлар. Бабай тракторчылар әзерләү курсларын тәмамлый, аннан өй җиткерә, өйләнеп җибәрә. Менә шуннан 1982 нче елның 17 сентябренә кадәр Якшыбай авылында яшәп, колхозда тракторчы, аннан Җәлил нефть һәм газ чыгару идарәсенең 5 нче колоннасында 19ел 7 ай бульдозерчы булып эшли. Бабам тырыш хезмәте, эш сөючәнлеге белән мактала, үз эшенең остасы була. Гафифә әбиемнең сеңлесе Мәрзия әби Яхшыбайдан Гөлбакча авылына кияүгә чыга. Менә шушы әби, ир-атлар кулларын селтәп, Гөлбакчаның яңарасына өметләрен өзеп, авылдан киткәндә дә ышанычын югалтмый, йортының ишегенә йозак элми, утын сүндерми. Аның авылдан китмәячәген белгәч, бабамнар аңа өй салып бирәләр. Менә шушы йорт берникадәр вакыттан соң безнең нәселне бергә Гөлбакчага җыя башлый. Хәзер анда яңа йортлар салалар. 2005 нче елның 8 нче сентябрендә авыл кабат торак пункт исемен кайтарды, законлы теркәлде. Күптән түгел биредә шундый матур "Шәҗәрә бәйрәме" үткәрделәр. Мин шунда туганнарымның шулкадәр күп, нәсел тамырларыбызның көчле булуын күрдем. Беләсем, өйрәнәсем, конкурста катнашып, үзебез турында белдерәсем килде.
 Сарман муниципаль районы икенче номерлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбе 10 нчы сыйныф укучысы Шакиров Азат Укытучысы Шәйдуллина Ландыш Камил кызы
Просмотров: 621 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...