Главная » 2011 » Декабрь » 13 » Исемең матур кемнәр куйган
20:57
Исемең матур кемнәр куйган
Илһам һәм Гөлшат Минегалиеваларның өченче балалары туды. Авылның ике имамы, Хаҗи Минзәки хәзрәт Кумтов һәм Хаҗи Фәнис хәзрәт Сафиуллинны , авылның иң олы аксакалларының берсе, Гәрәфи абзый чакыруы буенча, бәбәй-кызга Зөһрәгә, исем кушу бәйрәмендә булдылар. Башлап салават, тәлил тарттырдылар, аннан ике хәзрәт Коръән  укыды. Бәйрәмнең кульминациясе балага исем кушу, аны Минзәки хәзрәт алып барды. Соңыннан инде бәбәй чәе, теләгән кешегә бәбәй мунчасы да булды. Әлеге чарадан фоторепортаж.

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтанирраҗиийм. Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗемәгииин. Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.

Аллаһның рәхмәте белән, «тән» дигән киемгә киенеп, тагын бер җан имтихан өчен дөньяга килде. Дөньяда тагын бер кеше пәйда булды. Ни өчен килде ул? Кайдан килде, кире кая китәчәк? Без «матур» дип сокланып, ләззәтләре артыннан куа торган, яшәп туеп булмый торган шушы якты дөньяга килгәч, нигә көлеп җибәрмәде, ә елады?

Бала дөньяга килү белән шайтанны күрә. Аның елавы — әти-әнисенә һәм барча кешеләргә мөрәҗәгате. Бала нинди дөньяга һәм ни өчен килүен сизә. Шуңа күрә, «Газиз әти-әнием, кешеләр, зинһар өчен, сез мине менә бу күңелсез зат карамагында калдырмагыз, туры юлны табарга ярдәм итегез», — дип бөтен кешелек дөньясына мөрәҗәгать итә.

Бәби туды. Өйдә гаиләгә яңа ямь, юаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә күңелле мәшәкатьләр дә китерә. Аның беренчесе — балага исем кушу. Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы, баланың өлкән туганнарын, кардәш, тумачаларын уйландыра, борчый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә, һәр кеше үз исеменә шул кадәр күнегә, ул аның туган теленең иң якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып тоела.

Әби-бабаларыбыз элек-электән исем кушуга бик җаваплы караган, исеменең җисеменә туры килүен теләгән һәм тәэмин иткән.

Балага исем кушу — бик җаваплы һәм мөһим вакыйга. Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар исем начар язмыштан да яманрак», дип әйтелә. Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек үк уңай тәэсир итә. Начар мәгънәле һәм ярамаган исем балага начар йогынты ясый, аның психикасы бозылуга, ямьсез холыклы булуына, авыруларга ансат бирешүенә сәбәп була. Моның хаклыгын бүген фән дә раслады. Галимнәр су кристалларын рәсемгә төшергәннәр. Яхшы сүз әйткәч, дога укыгач, су кристаллары бик күркәм матур чәчәк рәвешенә керә һәм ул су кешеләрне дәвалау һәм тынычландыру үзлегенә ия була. Әгәр начар сүз әйтсәң — кристалларның сурәте ямьсез харәбә хәленә килә һәм ул су кешегә үтергеч дәрәҗәдә начар йогынты ясый. Әгәр кеше тәненең 80% тан артыгы судан торуын исәпкә алсак, яхшы исемнең ни кадәр әһәмиятле икәнен аңлавы авыр түгел.

Бүген, кызганычка каршы, электән килгән бик күп матур гадәтләребез югалып барган кебек, күп гаиләләр исем кушуга да җитди крамый. Күбебез кечкенә баланы теләсә кем уйнап карый ала торган аңсыз курчак дип кабул итә. Кызганычка каршы әти-әниләр генә түгел, әби-бабайлар да бәби алып кайтуны күп вакыт «супермаркеттан» «кукла барби» алып кайту урынына күрәләр. Менә шул Барби курчагына исем сайлау башлана: Әльвина, Мальвина, Дюймовочка... Әйтерсең ул бала белән уйнап туйгач ташлыйсы, әйтерсең ул баланың шул исем белән картаясы, әби кеше, бабай кеше буласы юк. Габдерахим Утыз Имәни эл Болгари: «Кыямәттә искә алырлар, исемеңне уртага салып», — дип язган. Чөнки кабат кубарылган мәхшәр мәйданында да исемебез белән чакырылачакбыз. Димәк, исем мәңгегә бирелә. Шуның өчен дә балага матур исем сайлау фарыз, әти-энинең бурычы. Дөрес тәрбия бирү дә күркәм исем һәм хәләл ризыктан башлана. Исем шәригатебезгә муафыйк, гарәпчә, татарча, күркәм бер мәгънәгә ия булырга тиеш. Шулай булганда әти-әни фарызларын үтәгән булып санала.

Мәхәллә имамын чакырып, уң ягында азан әйтеп уң колагына, сул ягында камәт әйтеп сул колагына, исемең «фәлән» булсын дип 3 әр мәртәбә әйтү, балага тәүфикъ һидаять теләп дога кылу сөннәт.

Азан әйткәндә, бала яныннан шайтан качып китә, чөнки шайтаннар Аллаһ исемен ишетүгә качалар. Азан әйтелмәсә, туган вакытта күргән шайтан балага зыян итеп торачак. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Яшәү — азан белән намаз арасы», — диде. Азан әйтү ата-анага гомернең кыска булуын да искәртү. Гомеребезнең бер минуты да заяга үтмәсен, бигрәк бала тәрбияләр өчен бирелгән вакыт.
Просмотров: 1892 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 5
5 Илхам  
0
Рехмет яусын!

4 гайнуллины  
0
С рождением дочки мы вас поздравляем!
Чтоб самой красивой на свете была!
Еще мы, наверное, ей пожелаем,
Любовь чтоб и счастье жизнь ей дала!

3 гайнуллины  
0
поздравляем

2 1  
0
Всем известно, что мужчина
Страстно ждет рождения сына,
Только дочь с течением дней
Обожает все сильней.

Теплый маленький комочек,
Кружевной смешной кулечек,
Пусть пока в ней мало веса,
Дочка — папина принцесса.

Пусть же вырастет она
И красива, и умна.

1 Gala  
0
Кадерле туганнарым!Сезне энже бортегедэй кызыгыз туу белэн котлыйбыз сезне.Жимешсез агач-утын,янгырсыз болыт -тотен генэ,кызсыз йортнын яме дэ аз.Бугенге коннэн,оегезнен яме тагы да артты.Жан жимешегез шафкатьле,тэуфыйклы,гузэл хэм бахетле БАЛА булып уссен.Кызыгызнын сабый чагын,гузэл чячяк булып житешкэн коннэрен,анын да ЭНИ булган коннэрен хэм оныкларыгызнын ускэнен куреп соенергэ язсын узегезгэ.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...