Главная » 2011 » Март » 1 » Конкурс-инша: Салеева Гөлшат, Чичкан авылы
15:46
Конкурс-инша: Салеева Гөлшат, Чичкан авылы

                                           

"Сиңа мәхәббәтем турында яздым,сөекле халкым"      

                              (Татар халык мәкале.)                      Бу тема турында күп кенә уйлап йөрегәннән соң, мин үземнең туган ягымда яшәүче күренекле шәхесләребезне күз алдыма китереп барлап чыктым. Бар бит ул безнең авылдашларыбызда да шундый кешеләр! Татарстаннан читтә яшәсәк тә, үзебезнең милләтебезне, гореф- гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга алып бару өчен тырыша безнең халкыбыз. Татар халкының,авылыбызның киләчәге өчен янып йөрүчеләр дә бар безнең арабызда.Менә бүген мин шундый милли җанлы авылыбызның мөхтәрәм кешесе турында сөйләргә телим.

     Сүзем Чувашстан мөселманнарының диния нәзәрәте мөфтиенең беренче урынбасары Минегали улы Сәетзада Гимаев турында.

      Сәетзада бабай 1934нче елның 21нче августында икенче бала булып туа.Сугышка кадәр аның тагын ике сеңелесе туа.Аларның әтисе Минегали бабай гаиләсен җыеп Свердловск өлкәсенең Первоуральск районының бер авылына эшкә чыгып китә.Берничә ел анда яшәгәннән соң, 1941нче елда сугыш башлана.Минегали бабай сугышка алынырга тиеш була,шуңа күрә ул үзенең балаларын хатыны белән туган якларга озата. Тормыш бик авыр була, ачлык заманасы, авылда үлән ашап, кырдан башак һәм черегән бәрәңге җыеп туенырга туры килә. Сәетзада бабай да яшьли үк эшли башлый, балачактан ук ипинең кадерен, тормышның ачысын татый. ”Кырда игеннәр өлгерә башлагач кына тамак туя иде,” - дип искә ала ул.

       1941нче елда ул 1нче сыйныфка укырга бара.Аның беренче укытучысы Елизавета апа Шәйдуллова була. Чичкан 7 - еллык мәктәбен тәмамлагач, Чурачык мәктәбендә урта белем ала.Бу елларда беренче татар сыйныфы ачыла.Монда алар унөчәү булалар. ”Барыбыз да яхшы укый идек, - ди ул. Минем яшьтәшләрем Зейдуллин Рафаел, Садыков Ибниәбән, Багаутдинов Минзаһит, Зәйнетдинова Зарифә һәм башкалар иде”. Сәетзада бабай бик яхшы укыган. Ул аеруча математика, физика, тарих, рус теле һәм әдәбияты дәресләрен яраткан.

      Шулай итеп, урта белемне алгач, аны хәрби комитет Актүбә хәрби- авиация мәктәбенә очучылар хәзерләү бүлегенә укырга җибәрәләр. 1954нче елда аны уңышлы тәмамлагач, Фрунзе шәһәрендәге хәрби-авиация очучылар училищесында белемен дәвам иттерә.Анда да ул үзен яхшы яктан гына күрсәтә. Уңышлы тәмамлап, хәрби очучы һөнәрен үзләштереп, дипломлы белгеч булып авылга кайтып төшә. Аның туганнары, әти-әнисе өчен бу бик зур шатлык була, әлбәттә. Әти-әнисе куанычыннан, табын әзерләп, авылдашларны мәҗелескә чакыра. Бу вакытта яшь егет гаилә кору максаты белән Факиясе укыта торган Сөндер мәктәбенә юл тота. Анда алар очрашып, гаилә корырга булалар.

      Сәетзада бабай хатынын алып Чиләбе өлкәсендәге Троицк шәһәренә хәрби частькә килеп очучы- истребитель булып хезмәт итә, ә хатыны  бу вакытта Чиләбе дәүләт педагогия институтында читтән торып белем ала. Ләкин хәрбиләрнең бер урында гына эшләргә һәм яшәргә мөмкинлекләре булмый. Алар Пермь өлкәсендәге Красновещерск шәһәренә күченеп китәләр. Монда ул очучы булып хезмәт итә. Сәетзада бабай бу вакытларда да белемен үстереп тора, гел югарыга таба күтәрелә, замана яңалыкларына яраклаша бара. Гаиләләрендә бер-бер артлы балалар туа башлый.   1968 елда тагын чемоданнарын җыештырып, Ханты Манси округының Инта шәһәрендәге частькә күчергә туры килә. Сәетзада бабай үзенең һөнәрен бик яхшы белгән, һәрвакыт белеменә таянып, эшен җиренә җиткереп эшли торган һөнәр иясе була. Бу вакытта аларның гаиләләре дә шактый исәеп  китә. Шулай да, аның сөекле хатынына да ярдәм итәргә вакыты була. Тормыш авырлыкларыннан курыкмыйча, яраткан эшен дәвам итә. Яңадан Чиләбе шәһәрендәге бер частькә килеп  үзенең хезмәтен подполковник дәрәҗәсенә җиткәнче дәвам иттерә. Инде ел артыннан ел уза, балалар үсеп килә, үзләре олыгая. Олыгая барган саен туган якка кайтасы килә аның. 1980 елда рапорт язып, эшеннән китә һәм Чебоксарга кайтып урнаша. Монда ул промтрактор заводында кадрлар бүлеге начальнигы булып эшкә урнаша, соңрак Генераль директорның кадрлар буенча урынбасары булып эшли. 

     1990 елда авылга кайтып йорт төзеп яши башлыйлар. Йорт төзекләндерү эшләре беткәч, үзенең рухи байлыгын ныгытуны дәвам иттерә, ул гарәпчә укырга, язарга өйрәнә, дин юлына олы адым ясый, шул эшкә тулаем бирелә. 1993 елдан алып бер калдырмыйча мәчеткә йөри башлый. 1998 елда Мөхәммәдия мәдрәсәсенә укырга керә һәм 2002 елда аны уңышлы тәмамалый. 2003 елда имамнар шурасында (съездында) Мөфтинең тәкъдиме белән казый итеп, мөфтинең беренче урынбасары вазифасын тапшыралар.            Бүгенгесе көндә Сәетзада бабай Гимаев авылыбызның гына түгел, республикабызның да тынылган шәхесе. Авылыбыз өчен, мөселманнар өчен ул байтак  эшләр эшли. Авылның рухи  байлыгын арттыруда да бик зур көч куя. Авылыбыз мәчетендә бүгенгесе көндә аның тырышлыгы белән "Кәримә” мәдрәсәсе эшләп килә. Сәетзада бабай олы яшьтә булуына карамастан, авыл җирлегендә үткәрелә торган барлык чараларда да актив катнаша,башлап йөри. Аны халык ихтирам итә. Ул яшенә дә, картына да акыл бирүче, эше белән үрнәк күрсәтүче шәхес. Безнең татар халкының мондый мәкале бар: " Алмагачның алмасы үзеннән ерак төшми”. Бик дөрес әйтелгән. Сәетзада бабай белән Факия әбинең балалары да белемле, тәрбияле кешеләр. Олы кызы  Рената Россиянең атказанган табибы, Динара- атказанган шәфкать туташы, уллары Дамир- инженер, кече кызлары Наҗия, хәтта ике югары белем алырга да өлгергән. Бик бәхетле безнең аксакалыбыз, чөнки аның янында  акыллы Факиясе, дүрт баласы, сигез оныгы бар. Алар икәү бик матур итеп гомер юлыннан бергә атлаганнар.

          Мин аның белән әңгәмәмне дәвам иткәндә, соңгы соравымны бирдем : "Сәетзада бабай, әйтегез әле, сез нигә хәрби очучы һөнәрен сайладыгыз?”- дидем. Ул миңа : "8сыйныфта укыган вакытта, мин "Два капитана” дигән әсәрне укыган идем. Аның төп герое хәрби очучы иде, менә мин аңа охшарга теләдем” – диде, елмаеп. Бик зур юл үткән, бик күп эш башкарган укымышлы бабай безнең арабызда. "Сез бик күп белем алгансыз,”- дидем  мин. Ул миңа бер хәдисне искә төшереп : "Мөхәммәт пәйгамбәребез болай дигән,- диде, – бишектән алып ләхеткә ятканчы белем ал,”- дип җавап бирде. Бик дөрес. Шул олы юлны дәвам иттерә Сәетзада бабай Гимаев.

     Менә шушы инде ул минем сөекле халкымның бөек шәхесе.

       

 

 

 

                                                                                       

 

Просмотров: 988 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/8
Всего комментариев: 2
2 Гельшат  
0
Рэхмет абый.

1 авылдаш абыең  
0
Сәетзада абый турында бик дөрес язгансыз Гөлшат сеңелем!Бик зур рәхмәт!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...