Главная » 2011 » Декабрь » 21 » Информацион хат
08:49
Информацион хат

Казан (Идел буе) федераль университеты . 2012 елның 13 апрелендә Тукай декадасы уңаеннан «КАУРЫЙ КАЛӘМ» дип исемләнгән II Бөтенрәсәй иҗат конкурсы үткәрелә. Конкурста урта белем бирү оешмаларының 10 сыйныф укучылары катнаша. Оештыру комитеты укучының үзе иҗат иткән теләсә нинди әдәби һәм публицистик әсәрен караячак. Конкурста җиңүчеләр «Поэзия», «Проза», «Публицистика», «Фольклор» секцияләрендә якынча түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк: «ТУГАН ЯГЫМ – ЯШЕЛ БИШЕК» «МИН ТАБИГАТЬ БАЛАСЫ» «ҖЫРЛЫЙМ ӘНИЕМ ТУРЫНДА» «БАЛДАЙ ТАТЛЫ ТУГАН ТЕЛЕМ» Иҗади эшләрне әзерләү шартлары - иҗади эшләр электрон почта аша гына һәм 2012 елның февраленә кадәр кабул ителә. - эштә титул бите, рамкалар, сурәтләр һ.б.ш. символлар кулланылмаска тиеш; - текстны компьютерда җыю өчен төп техник таләпләр: 1. Набранный материал «Сохранить как Документ Word-2003». 2. Текст должен соответствовать следующим требованиям: Times Neu Roman; Кегль 14; поля зеркальные: Верхнее-Нижнее, Левое-Правое по 2 см.; интервал одинарный; между абзацами интервал не добавлять; отступ абзаца – 1,25 см.

Чыгымнарны каплау суммасы оештыру комитеты тарафыннан 200 сум күләмендә билгеләнде (моңа конкурс материалларын аерым җыентык итеп бастырып чыгару да керә). Бу сумманы түбәндәге адрес буенча җибәрегез: 423630 РТ г.Елабуга ул. Казанская, 89. Елабужский филиал К(П)ФУ, кафедра татарской филологии Тазиевой Гульнар Бер файл итеп әзерләнгән материал түбәндәгеләрдән торырыга тиеш: 1. Ирекле анкета: укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме; өй адресы, эш урыны, укытучының квалификациясе (саналганнарны таблица формасында урнаштырыгыз); 2. Иҗади эш өстә күрсәтелгән шартларга туры китереп төзелгән һәм 10 биттән дә артмаска тиеш. 3. Акча түләнү турындагы квитанциянең сканерланган фотосурәте (бу – тираж санын билгеләү өчен кирәк). Элемтәгә керү өчен электрон почта адресы: tat.kafedra.egpu@yandex.ru

Просмотров: 662 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...