Главная » 2011 » Декабрь » 21 » Информацион хат
08:48
Информацион хат

 2012 елның 24 февралендә «Идел буе федераль округында милли мәгарифне фәнни-методик яктан тәэмин итү проблемалары» дип исемләнгән муниципаль белем бирү оешмаларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Оештыручысы: Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга шәһәрендәге филиалы Үткәрелү урыны: Пермь крае Барда районы Березники урта мәктәбе. Конференциядә мәктәпкәчә балалар оешмаларында, башлангыч һәм урта мәктәпләрдә ана (татар) телендә белем һәм тәрбия бирүче барлык укытучылар һәм мәгариф хезмәткәрләре катнаша ала. Конференция түбәндәге юнәлешләрдә эшләячәк:  Күпмилләтле мәктәпләрдә этнокультура юнәлешендә белем һәм тәрбия бирү пространствосын оештыру;  Милли мәктәпләрдә этнокультура юнәлешендә укучыларны тәрбияләү һәм үстерү эшчәнлеге өлкәсендә белем бирү һ.б. ресурслардан файдалануның сыйфатын күтәрү;  «Без татарча сөйләшәбез»: балалар бакчаларында ана (татар) телендә тәрбия бирү;  Башлангыч сыйныфларда татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен һәм тарихын өйрәтү;  Татар теле: үткәне, бүгенгесе, киләчәге;  Татар гомумхалык теле, әдәби тел, диалект-сөйләшләре, ономастика;  Татар әдәбияты тарихы;  Татар язучылары, шагыйрьләре, драматурглары (иҗади портретлар);  Әдәби тәнкыйть;  Татар халык авыз иҗаты;  Урта мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыту проблемалары. Конференцияда катнашырга теләк белдергән кеше тәкъдим ителгән тематикага якын башка юнәлештәге доклад та әзерли ала. Докладны әзерләү шартлары  Докладлар электрон почта аша гына һәм 2012 елның 25 гыйнварына кадәр кабул телә.  Доклад титул битсез, рамкалар, сурәтләр һ.б.ш. символлар кулланылмыйча гына башкарыла;  Мисал итеп китерелгән сүзләр, җөмләләр һ.б.ны курсив хәрефләр белән генә бирү киңәш ителә;  Текстны компьютерда җыю өчен төп техник таләпләр: 1. Набранный материал «Сохранить как Документ Word-2003». 2. Текст должен соответствовать следующим требованиям: Times Neu Roman; Кегль 14; поля зеркальные: Верхнее-Нижнее, Левое-Правое по 2 см.; интервал одинарный; между абзацами интервал не добавлять; отступ абзаца – 1,25 см.

Чыгымнарны каплау суммасы оештыру комитеты тарафыннан 300 сум күләмендә билгеләнде (моңа конференция материалларын аерым җыентык итеп бастырып чыгару да керә). Бу сумманы түбәндәге адрес буенча җибәрегез: 423630 РТ г.Елабуга ул. Казанская, 89. Елабужский филиал К(П)ФУ, кафедра татарской филологии Тазиевой Гульнар Бер файл итеп әзерләнгән материал түбәндәгеләрдән торырыга тиеш: 1. Ирекле анкета: укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме; өй адресы, эш урыны, укытучының квалификациясе, доклад темасы (саналганнарны таблица формасында урнаштырыгыз); 2. Өстә күрсәтелгән шартларга туры китереп төзелгән 3 бит күләмендәге доклад тексты. 3. Акча түләнү турындагы квитанциянең сканерланган фотосурәте (бу – тираж санын билгеләү өчен кирәк). Докладның башын эшләү үрнәге: ҖИРЛЕ (МИШӘР) СӨЙЛӘШ ШАРТЛАРЫНДА БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА ӘДӘБИ ТЕЛ АВАЗЛАРЫН ӨЙРӘТҮ АЛЫМНАРЫ Сафиянова Ч.Д., Чувашия Республикасы 1 номерлы Шыгырдан урта мәктәбе укытучысы

Файдаланылган әдәбият текстта квадрат җәяләр эчендә номерланып бирелә, битләр саны күрсәтелә. Мәсәлән: [1: 23]. Эш азагында «Кулланылган әдәбият» исемлеге китерелә. Мәсәлән: 1. Татар теленең диалектологик сүзлеге. – Казан: Татарстан китап нәшр-ты, 1969. tat.kafedra.egpu@yandex.ru

Элемтәгә керү өчен электрон почта адресы:

Просмотров: 1162 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.0/1
Всего комментариев: 2
2 Хусаинова Раушания Васимовна  
0
акчаны чыгара алмыйбыз

1 Халиуллина Голсирин Ахметовна  
0
Акчаны нинди счетка, банкка түләргә соң? Квитанцияне тутырып булмый бит.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...