Главная » 2011 » Декабрь » 18 » Икенче "Көмеш каләм" конкурсы тәмамланып килә
12:26
Икенче "Көмеш каләм" конкурсы тәмамланып килә

Хөрмәтле сайт кунаклары, "Көмеш каләм” конкурсында катнашучылар!  Әлеге бәйгедә 50 дән артык  конкурсант "Минем шәҗәрә” исемле  инша белән катнашты. Аның 40-ка якыны Фәрит Гыйбатдинов "Урмай”сайтында һәм Чувашия  республика татарларының "Вакыт” газетасында  дөнья күрде. Инша язучыларының яше төрледән,  6 яшьлек  бала, мәктәп укучылары белән бергә татар теле укытучылары да  көч сынашты. Конкурсантларның географиясе да Чувашия белән генә чикләнеп калмады, Татарстанның  күп район шәһәрләре белән бер тигез республикабызның Комсомол, Шымыршы, Батыр районнарыннан һәм Канаш шәһәреннән иншалар белән катнашты.

2011-нче  елның 20-нче декабреннән соң әлеге иншаларны конкурсның хөкемдарларына  жюри әгъзаләренә тикшерергә бирәбез.

Жюринең рәисе – Илдус Әмирһан, "Әмирхания” фонды рәисе, танылган галим, Кул- Шариф исемендәге креацион университет директоры;

Жюринең әгъзәләре:

  1. Ркаил Зәйдулла- танылган язучы, шагыйрь, драматург;
  2. Фәрит Гыйбатдинов- сайтны алып баручы;
  3. Римма Бикмөхәммәтова – яшь журналист;
  4. Александр Долгов- яшь журналист;
  5. Рәфис Җәмдихан- журналист;
  6. Раил Өметбаев- яшь журналист, ТНВ каналында "Хәерле иртә” тапшыруын алып баручы. 

Конкурсның ун җиңүчесе финалга Казан шәһәренә бүләкләнү тантанасына киләчәкләр. Бүләкләү бәйгесе январьнең урталарында Бөтендөнья татар конгрессының утырыш залында үтәчәк. Конкурсның төп оештыручы, гамәлгә куючылары:  Чувашия Республикасының  татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте, Бөтен русия татар авыллары оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

Просмотров: 661 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 1
1 сайт укучылары  
0
Жюри әгъзәләре балалар белән татар теле укытучыларының иншаларын бер рәттән карамаслар дыр диеп ышанасы килә.Безнеңчә,номинацияләр буенча бүлэклэргә кирәк!Жюри сайт укучыларының фикере белән килешер диеп уйлыйбыз һәм дөрес хөкем чыгарыр диеп ышанып калабыз!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...