Главная » 2011 » Декабрь » 2 » "Гореф-гадәт һәм Ислам" темасы белән Урмай авылы мәктәбендә Корбан мәҗлесләре үткәрелә
19:24
"Гореф-гадәт һәм Ислам" темасы белән Урмай авылы мәктәбендә Корбан мәҗлесләре үткәрелә

Иртәгә Урмай авылы мәктәбендә "Гореф-гадәт һәм Ислам" темасы белән Корбан мәҗлесләре үткәрелә. Бөр көнне өч мәҗлес: башлангыч, урта һәм олы сыйныфлар арасында үтәчәк. Корбан итеп ике сарык чалына, өстәлләргә милли ризыклар әзерләнә. Мәҗлесне балалар үзләре үткәрергә тиеш булалар. Коръәннән аятъләрне мәдрәсәгә йөрүче балалар үзләре укыйлар, үзләре багышлыйлар. Вәгазьне Урмай мөхтәсибәтенең мөхтәсибе хаҗи Фәнис хәзрәт Сафиуллин сөйлиячәк. Мәҗлестә Аллага тәгаләне мактый торган зикер җырларда булачак, ансын сәнгать мәктәбе укучылары башкарачак. Максатыбыз шул, халкыбызның гореф-гадәтләре, балаларга да олыларга бүленмичә тигез  ирешергә тиеш. Моны чын йөрәктән кабул итеп, һәркем, балачактан алып бакый дөньяга киткинчәгә , актык сулышына кадәр үтәргә кирәк. Әдәм баласы гел укырга тиеш, бу чара да үзенә күрә бер мәктәп.

Просмотров: 587 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...