Главная » 2011 Ноябрь 18 » Дөньяда иң зур басма Коръән Казанга кайтты
20:47 Дөньяда иң зур басма Коръән Казанга кайтты | |
![]() Дөньяның иң зур басма Коръәнне тапшыру тантанасында Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Русиянең Баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан мөфтие Илдус Фәиз һәм башка дини һәм милли зыялылар катнашты. Коръәннең киңлеге – 1,5 метр, биеклеге – 2 метр, ул 632 биттән тора, авырлыгы – 800 кг. Битләре шотланд кәгазеннән ясалган, тышлыгы малахит, ярымкыйммәтле ташлар, яшма, сусаль алтын, көмеш һ.б.дан гыйбарәт. Әлеге Коръән, үзенең уникальлеге һәм сәнгати яктан югары дәрәҗәдә эшләнеше аркасында, РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни кыйммәт дип танылды. | |
|
Всего комментариев: 1 | ||
| ||
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...