Главная » 2009 » Октябрь » 8 » Чуашстан мөселманнарын Ринат Закиров котлый!
21:02
Чуашстан мөселманнарын Ринат Закиров котлый!
Хөрмәтле дин кардәшләребез!
Газиз милләттәшләр!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Чуашстан Диния назәрәтенең оештырылуына 15 ел тулуы белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Заман һәм дәверләр алышынган чорда оешкан Диния назәрәте, мөселман татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып, күп еллар буена саваплы, нәтиҗәле эш алып бара. Бу вакыт аралыгында Чувашстан җирендә күп санлы мәчет һәм мәдрәсә, 50 дән артык мәхәллә, Россия ислам университетының филиалы ачылды. Милләттәшләребезнең, дин әһелләренең гаять зур тырышлыгы белән Чабаксар шәһәрендә җәмигъ мәчете эшли башлады. 
Бүгенге көндә дә Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов җитәкчелегендә халкыбызга иман нуры, өмет, гыйлем таратучы, төбәкнең барлык мөселманнарын берләштереп торучы үзәкләренең берсе булып кала. 
Диния назарәте ярдәме белән “Гөлстан”, “Иман”, “Ихлас”, “Мәдрәсә” газеталары нәшер ителә. Ел саен яшь буынга ислам нигезләрен өйрәтүче җәйге лагерьләр эшләп килә. Яңадан-яңа мәчетләр сафка баса, республикада дини һәм милли оешмаларыбызның бүлгәләнмичә бергә эшләүләре дә бик күп төбәкләр өчен үрнәк булып тора.
Иншаллаһ, алга таба да милләтебезнең якты киләчәге өчен берләшеп, уртак матур гамәлләр кылып, уңышларыбызга сөенеп, күтәренке рух белән яшәргә насыйп булсын.
Барлык дин кардәшләребезгә тазалык-саулык, зур уңышлар, бәхет-сәгадәт телим. Аллаһы Тәгалә күңел тынычлыгыннан, тән тазалыгыннан, иман байлыгыннан беркайчан да аермасын.
Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты рәисе, 
Татарстан дәүләт Советы депутаты Р.З.Закиров  


Просмотров: 863 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Мини-чат
...
...
...