Главная » 2009 » Октябрь » 19 » Чит төбәкләрдә яшәүче тугры укучыларыбыз игътибарына!
07:34 Чит төбәкләрдә яшәүче тугры укучыларыбыз игътибарына! | |
Кайбер регионнарның язылу каталогларына "Ватаным Татарстан" басмасы кертелми калды. Башкортстан, Чуашстан, Мари Ил республикаларында, Ульяновск, Оренбург һәм Саратов өлкәләрендә яшәүчеләр безнең газетага элеккечә язылу мөмкинлегенә ия. Алар "Почта России" Россия матбугаты каталогы"нда безне 54123 индексы белән таба ала. Ә башка төбәкләрдә яшәүчеләр исә, кызганычка каршы, 2010 елның беренче яртыеллыгында "Ватаным Татарстан"ны алдыра алмаячак.
Бер-беребезне югалтмыйк, www.vatantat.ru сайты аша булса да күрешеп торыйк. Киләсе елның икенче яртысына кабат төбәкара каталогларга кереп калу өчен барысын да эшләячәкбез. Бу аерылышуыбыз озак булып тоелмасын, cезнең белән кабат күрешүне зарыгып көтеп калабыз. "ВТ" редакциясе | |
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...