Главная » 2011 » Декабрь » 22 » Чираттагы авыл Сабан туе Әләзәндә үтәчәк
13:44
Чираттагы авыл Сабан туе Әләзәндә үтәчәк

9-11 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессының еллык йомгак ясау утырышында 2012 елда Бөтенрусия татар авыллары сабантуе нинди җирлектә үтәчәге билгеле булды. Өченче тапкыр үткәрелүче Авыллар Сабантуеның үзәге Пенза өлкәсе, Урта Әләзән авылы җирлегендә үткәреләчәк. Башка елларда бу бәйрәмне кабул итү Гали һәм Шыгырдан авылларына тәтегән иде.

Урта Әләзән авылының даны, Татарстан вә Рәсәй белән генә чикләнмичә, бөтен дөньяга таралган. 10 меңнән артык яшәүчесе булган иң зур татар авылында 8 мәчет эшләп килә, хәләл продукция җитештерелә, кибетләрдә алкоголь эчемлекләр сатылмый. Авыл халкының күбесе ислам дине кушканча булып яши. Ханымнар, туташлар башларын яулык белән капламыйча кеше күзенә күренмиләр. Халкыбызның традицион мәхәллә системына тугърылыкны әләзәнлеләр совет чорында да югалтмый. Күрше-тирәдә эчкечелектән бетеп барган авылларга протест булып, Урта Әләзән халкы динсезлек елларында да үз авыл җирлегенә хәмер эчемлекләрне кертми. Бөтен Союзда Урта Әләзәнне "аек башкала” кебек белгәннәр.
Урта Әләзән авылы, моңарчы Сабантуй бәйрәме үткән, Самар өлкәсе Гали авылы, Чуашстан Республикасы Шыгырдан авыллары кебек татар мәхәлләсе үрнәкләре белән бер рәткә басты.

Просмотров: 635 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...