Главная » 2009 » Октябрь » 19 » Борылыш чоры. АКШны Россия белән дуслашырга нәрсә мәҗ¬бүр итә?
07:38
Борылыш чоры. АКШны Россия белән дуслашырга нәрсә мәҗ¬бүр итә?
nullАКШ Президентының Польша һәм Чехиядә ракета һөҗүменнән саклану системалары (ПРО) урнаштырмау һәм дә үзенә Нобель тынычлык премиясен бирү карарларының фәлсәфи күзлектән чыгып бәяләнгәне юк әле. Чөнки сәясәтчеләр һәм хәрби экспертлар Барак Обаманың гайбәтен саткан бер мәлдә фәлсәфә дигәнебез "дулкын"ның тынычланганын көтеп читтәрәк кала килде. Менә хәзер аңа да үз сүзен әйтер вакыт җитте кебек. 



Хәзергедәй бик зур борылыш чорының соңгысы моннан 400 ел чамасы элегрәк булды. Көнбатыш Европа җәмгыяте ул чагында үзе өчен яңа кыйммәтләрне ачты. Шулай итеп Ватанга хезмәт итүне, рыцарь фидакарьлеген иң изге төшенчәләр итеп санаган феодализмны капитализм алыштырды. Нәтиҗәдә барысы да акча дигән әйбер белән үлчәнелә башлады. 


Капитализм чорында банк счетларының галәмәт зур саннарына табынып, рухи як бөтенләй онытылды. Мондый тормыш рәвеше товарлар җитештерү, хезмәтләр күрсәтү һәм уңайлыклар тудыру эшендә бик тә нәтиҗәле булып чыкты. 



Шул ук вакытта, фәлсәфи күзлектән чыгып караганда, капитализмны товар җитештерү түгел, бәлки кешеләрнең әлеге товарны кулланырга теләве алга сөйри. Бу максатны бөтен дөнья өчен гомумигә әйләндерүгә ирешелгән очракта "кеше кешегә дошман (көндәш)" принцибы, чыннан да, тарих тәгәрмәчен әйләндерер дә иде. Тик Җир шарында үзләренең ниндидер рухи кыйммәтләрен барыннан да өстенрәк күреп килүче артта калган бик күп халыклар бар әле. Ә аларга байлык, акча, хакимлек көчен көчләп тагу өмете кимегәннән-кими. Чөнки бу кешеләр, Көнбатыш технологияләрен үзләштереп, үзләре дә көчлегә әйләнә бара. "Бездән үрнәк алып эшләсәгез, сездә дә тәртип булачак" кебегрәк өндәмәләрнең дә файдасы юк. Нинди үрнәк турында сөйлисез, кризис бит сездә, дип шундук авызны ябачаклар. Шулай итеп прагматик Америка миллиардларча кешенең акча, хакимлек колы гына булып яшәргә теләмәвен аңлап, бу "патшалык"тан беренчеләрдән булып чыгуның иң кулай юл икәнлеген аңлады. Һәм үзендә социализм элементларын кертү зарурилыгы турында сүз катты. 


Әмма моның белән Обаманың Көнчыгыш Европада ПРО урнаштырудан баш тартуы арасында нинди бәйлелек бар соң дисезме? Капитализм үзе түгел, бәлки аның әйбәтлегенә ышаныч кризис кичерә. Димәк, капитализм терәге Америка барысы өчен дә командир булырга тиеш, дигәнгә ышаныч та югалып бара. Командир түгел икән, аңа барысы белән дә, шул исәптән Россия белән дә дуслашырга кирәк дигән сүз. Һәм менә ул хәзер, компьютер термины белән әйтсәк, мөнәсә-бәтләргә "перезагрузка" ясау, яки аларны яңабаштан кору, үзгәртү "төймәсе"нә басарга тәкъдим итә. Кем белә, үз тәртипләрен көчләп тагу туйдыргандыр да, хәзер менә бөтен күңеле белән тынычлык-дуслыкның акча һәм хакимлеккә караганда кыйммәтрәк булуын аңлагандыр, бәлки?

Просмотров: 639 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Мини-чат
...
...
...