Главная » 2009 » Октябрь » 17 » Бердәмлек булганда бәрәкәт бар //РӘШИТ МИНҺАҖ//
08:13
Бердәмлек булганда бәрәкәт бар //РӘШИТ МИНҺАҖ//
null13-14 октябрь көннәрендә Россия мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 220 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 15 ел тулу бәйрәм ителде. Бәйрәм кысаларында VI төбәкара "Шыгырдан укулары" гыйльми-гамәли җыелышы, II төбәкара "ART-MEDHIA" мөселман җыры фестивале, "Җәмгыятьнең тотрыклылыгы шарты буларак, толерантлык һәм динара диалог культурасы" дигән "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Анда Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, ЧР Президенты Николай Федоров, ЧР Премьер-министры Сергей Гапликов, ЧР Дәүләт Советы Рәисе Михаил Михайловский, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең баш киңәшчесе Алексей Симонов, Мәскәү галимнәре, православ һәм яһүди диннәре әһелләре, унсигез төбәктән Россия татар-мөселман Диния нәзарәтләре рәисләре катнашты. 



Узып баручы атна башында татар иҗтимагый тормышының үзәге Чуашстанга күчте дисәм, һич арттыру булмастыр. Бу беренче чиратта Чуашстан Диния нәзарәтенең дәүләт структуралары, татар милли хәрәкәте, башка диннәр вәкилләре белән дустанә, эшлекле мөнәсәбәттә яшәвенә бәйле. Россиянең Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдинның алдан күрү сәләтенә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Югыйсә ислам динен ихлас тотучы башка яшьләр дә, тәҗрибәле хәзрәтләр дә булган бит. Әмма яңа барлыкка килгән мөфтият җитәкчесе вазыйфасына 18 яше дә тулмаган Әлбир Кыргановны билгеләгән ул. Узып киткән унбиш ел эчендә яшь хәзрәт үзен булдыклы, эшлекле җитәкче итеп танытты, ил башлыклары белән бергә-бер сөйләшә алырлык абруй яулады. 


Билгеле, нәзарәтнең бүгенге казанышлары бер аның тырышлыгы нәтиҗәсе генә түгел. Ә.Кырганов янында Әгъзам Шакиров, Артур Вәлиев, Фәрит Глухов, Ришат Сәйдәшев, Рушан Гыйбатдинов, Фәрит Гыйбатдинов, Минкадыйр Рәҗәпов, Рәшит Сәнҗәпов кебек фидакарь, куш йөрәкле егетләр тупланган бүген. Татарстандагы мохиттән аермалы буларак, монысы дин әһеле, монысы җәмәгать эшлеклесе дип аларны аерып та булмый. Син дә мулла, мин дә мулла: атка печән кем сала, дип эш бүлешеп тормый алар. Анда бер кеше бишкә тора. Шуңа күрә дә Шыгырданда "Болгар" җәмигъ мәчете, Урмайда "Кара пулат" мәчете төзелеп бетеп килү уңаеннан (аңлашыла ки, үзебездәге Болгар шәһәрен күз уңында тотып), "Без булдыра алмаганны сез булдырдыгыз!" – дип үсендерде аларны ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе рәисе Ринат Вәлиуллин. Тукай авылында яшәүче 70 яшьлек Гаязетдин Җамалетдлиновны гына алыйк. Сигезенче дистәне ваклый башлаган кеше намазлык өстендә генә утырса да, рәхмәттән башка сүз әйтә алмыйсың. Озак еллар физика укыткан, мәктәп директоры булып эшләгән Гаязетдин ага айга ике мәртәбә "Иман нуры" дигән гәҗит чыгара. Тукай авылында гына таралса да, ул 500 данә басыла. Сайтта электрон версиясе дә бар. 70 яшьлек кешегә гәҗит хәтле гәҗит туплау бер дә җиңел түгелдер. 



Шыгырдан укулары 


Быелгы "Шыгырдан укулары"н, яшьләр елы булуны исәпкә алып, "Яшьләргә рухи, әхлакый тәрбия бирүдә ислам казанышларының урыны һәм әһәмияте" дигән темага багышлап үткәрделәр. Анда сүз нигездә мәктәптә әхлак тәрбиясе бирүгә багышланды. 



– Дөньяда бер генә проблема бар. Ул да булса, камил кеше тәрбияләү проблемасы, – дип формалаштырды аны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Без районыбызның 23 татар мәктәбендә ислам әхлагы дигән дәресләр укытабыз. Унбер ел укытканнан соң, ил Президенты Д.Медведев аны кирәк дип тапты. Аллага шөкер, программаларыбыз да, укытучыларыбыз да бар. Тәҗрибә өйрәнәсегез килсә, безгә килегез. Бу юлда, әлбәттә, бик нык тырышырга кирәк. Билгеле, мәктәптә эшләү бик күп вакытны ала. Анда дөньяви белем дә, дини белем дә кирәк, – дип кызыксынучыларны Балтачка чакырды ул. 


Бу уңайдан ЧР яшьләр эшләре һәм мәгариф министры Галина Чернова чыгышы гыйбрәтле булды. Ул үз нотыгында киләсе елдан республика мәктәпләрендә дүртенче сыйныфтан башлап дин нигезләре укытыла башлаячагын хәбәр итте. Хәзерге вакытта "Православ мәдәнияте нигезләре"н укыта алырлык 201 укытучы әзерләнгән Чуашстанда. Хәтта аларның һөнәри берләшмәсе дә оешкан. "Дин нигезләрен өйрәтү өчен атнага бер сәгать укыту гына җитми. Атнага ике сәгать укытырбыз. Бу мөгаен, әйләнә-тирә мохитне өйрәнү дәресләрен кыскарту хисабына булыр", – дип белдерде ул. Аның әйтүенчә, сораштырып белешү үткәргәннән соң, ата-аналарның 73 проценты балаларына дин нигезләре укытуга ризалык биргән. Билгеле, республикада православ нигезләре генә өйрәнеләчәк дип аңларга кирәкми моны. Татар авылларында, табигый, ислам әхлагы өйрәнеләчәк. 



Ә менә Чабаксар галиме, тарих фәннәре кандидаты Леонид Браславскийның бу мәсьәләгә карашы үзгәрәк. "Әлеге фән җәһәтендә проблемалар чыгачак әле. Динне өйрәнергәме, әллә дингә өйрәтергәме? Күп кенә галимнәр дөньяви мәктәпләрдә динне өйрәнү ягында. Өч төрле юлдан китәргә – нинди дә булса дингә өйрәтергә, барча диннәрнең тарихын өйрәнергә, дөньяви этика укытырга була", – дип тәкъдим итте ул. Чынлап та, мәгариф министры телгә алган 73 проценттан калганнары, ягъни ата-аналарның 27 проценты балаларына нинди фән укытуны кирәк дип табар икән?! 


Дагстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Махачкаладагы Теология һәм дин белеме институты ректоры Мәкъсуд Садыйков исә үз гореф-гадәтләребезгә, җирлегебезгә, милли үзенчәлекләребезгә туры килә торган дини юнәлешкә өстенлек биреп укыту зарурлыгын күтәрде. "Укырга кереп дүрт ай укуга ун шәкертебез юкка чыкты. Алар урманга киткән икән. Бүген аларның дүртесе үтерелгән инде. Икесе әйләнеп кайтты. Дүртесенең язмышы билгесез. Кешегә тәэсир итүнең әллә нинди куркыныч ысуллары бар хәзер. Ислам тәрикатьсез була алмый, булмаган да. Суфилар алып килгән, тараткан бездә исламны", – дип сөйләде ул. 



Нигә тыймыйлар? 


"Түгәрәк өстәл"не шушы сөйләшүнең дәвамы дип карарга мөмкин. Анда яңгыраган чыгышлардан мәсьәләне иң кискен, кабыргасы белән куйганы ТР Диния нәзарәте рәисе урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якупов булды. Үзебезнең традицияләргә тугрылыклы мөселманнар тәрбияләү проблемасын калку итеп күтәреп, Пакьстандагы Вәзирстан районында барлыкка килгән "Болгар җәмәгате" төркемен телгә алды ул (Интернетта үз сайтлары да бар икән). "Алар корал тотып НАТО гаскәрләренә каршы көрәшә. "Болгар җәмәгате" вәкилләре – үзебезнең яклардан күчеп киткән татар егетләре. Озакламый Вәзирстандагы "татар батальоны" егетләре Татарстанга кайта башларга мөмкин. Инде дәваланырга кайта да башлаганнар бугай. Соңгы вакытта хизбуттәхрирчеләр, нурсичылар, тәблигъчылар тыелды. Әлегә аларның бер кешене дә үтергәне мәгълүм түгел. Һәрхәлдә, моның расланганы юк. Иң куркынычы – ваһһабчылар. Ә алар һаман Россиядә гамәлдә. Нигә бу куркыныч дини агым – ваһһабчылык илебездә тыелмый соң?" – дип мөрәҗәгать итте ул Тәлгат хәзрәт Таҗетдинга. 



Толерантлык турында сөйләгәннәрдән аеруча истә калганнары РИУ проректоры Рөстәм хәзрәт Батыров белән Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбе профессоры Леонид Сюкияйнен чыгышы булды. "Башка диннәр белән тату яшәргә һәм шул ук вакытта үз динеңә ревизия ясамаска кирәк. Моның өчен үз мәзһәбең, үз гореф-гадәтләрең кушканча яшәү зарур. Христианнарга, яһүдләргә көферләр дип түгел, китап әһелләре дип карыйк", – дип сөйләде ул. Л.Сюкияйнен исә, динара диалог кына түгел, конфессия эчендәге диалог та мөһим, дигән фикер җиткерде. Бу уңайдан конференция кысаларында Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин адресына әйтелгән берничә тәнкыйть сүзен телгә алып узу урынлы булыр. Чабаксарда Равил хәзрәт нәзарәтенә карый торган ике мәхәллә теркәлгән икән. 


– Мәчетләре дә, аларга иярүчеләр дә юк. Нәрсә эшләп йөриләрдер – аларны аңлавы кыен, – диделәр безгә бу уңайдан чабаксарлылар. Ульян өлкәсе мөфтие Сәүбән хәзрәт тә Кулатка районында Р.Гайнетдин тарафдарларының үз мөфтиятләрен булдырырга ниятләп йөрүләренә канәгатьсезлек белдерде. "Сафларыбызга таркаулык кертә бу хәл. Без моны берничек тә аңлый, хуплый алмыйбыз", – ди өлкән хәзрәт. "Әгәр бергә-бергә эшләмәсәк, милләтебезне югалтачакбыз. Бүлгәләнүгә юл куймыйк. Мәхәллә, мөфтиятләребезне арттырабыз дигән булып, бердәмлегебезне какшатмыйк", – диде бу уңайдан Әлбир хәзрәт. 



Милли моңнар 


Урмай авылы Чуашстанның мәдәни үзәге икәне инде күптән билгеле. Урмайлылар үзләрендә "ART-MEDHIA" мөселман җыры фестивален уздыра башлап, моны кабат раслады. Фестиваль дәвамында башкарылган борынгы дини җырларыбыз-мөнәҗәтләребез, борынгы халык җырлары, Казаннан, Дагстаннан килгән коллективларның катнашуы әлеге фестивальнең дәрәҗәсен тагын бер башка күтәрде. Ни кызганыч, быелгы фестивальнең жюри рәисе булыр дип ниятләгән мәшһүр җырчыбыз Флера Сөләйманова, хәләл җефете вафат булу сәбәпле, җыр бәйгесенә килә алмады. Шул ук вакытта Чуашстандагы кардәшләребез булдырган Фәтхи Бурнаш премиясенең сәнгать өлкәсендәге олы бүләге Флера ханымга тәгаенләнүе, унлап номинациядә булдырылган призларның берсе Чуашстанда туып үскән Казандагы күренекле галимнәребезнең берсе Җәүдәт Сөләймановка тапшырылуы – күңелле хәл. 



Бәйрәм чаралары барышында Тәлгат хәзрәт Таҗетдиннең, быел Оренбургтагы "Хөсәения" мәдрәсәсенең бер өлеше алынып, милләтебез мәнфәгатьләрендә файдалана башлаячак, Яңа Чабаксар шәһәрендә дә озакламый мәчет салу өчен мөселман кардәшләребезгә җир биреләчәк, мәгариф стандартларыннан милли-төбәк компонентын төшереп калдыру федераль органнарның хатасы булды, дип белдерүе йөрәккә сары май булып ятты. Әлеге бәйрәм тантаналары милләтебезне берләштерүдә тагын бер чара булыр дип ышанасы килә.

Просмотров: 1113 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 Г.Я.Т-К  
0
Эфэрин, Фэрит!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Мини-чат
...
...
...