Главная » 2012 » Февраль » 5 » "Бер күрешү - үзе бер гомер", Урмай мәктәбендә студентлар очраштылар
16:56
"Бер күрешү - үзе бер гомер", Урмай мәктәбендә студентлар очраштылар

Бер күрешү-үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда агылсын!

Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын.

Кичә мәктәбебез үзенең бусагасыннан чыгып киткән укучыларын үзенә кунак итеп каршылады. Төрле уку йортларында белем алучы студентлар укучылар белән очрашуда катнаштылар. Очрашуда укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Студентлар уку йортлары белән таныштырдылар, аларның әйтер сүзләре, уртаклашыр фикерләре күп иде.
Студентлар белән очрашу кичәсе ел саен мәктәбебездә иң яратып үткәрелә торган кичәләрнең берседер. Ни өчен дигәндә, чөнки бу кичәдә без кайчандыр мәктәбебездә белем алган укучыларыбыз белән очрашабыз. Алар бүгенге көндә төрле уку йортларында укыйлар:ЧГУ,ЧГПУ,ЧГСХА, КФУ, КГФЭУ, КГАСУ, КГЭУ, КГАУ. Алар имтиханнарын сессияләрен уңышлы тәмамлап кайтканнар.Кайсысы өчен беренче сессия,кайберәүләре өчен сигезенче …Укучыларыбыз үзләренең укулары,уңышлары,шатлыклары белән горурланып уртаклаштылар.
Ә укытучыларга укучыларын күрү ике мәртәбә шатлык..Мәктәп директоры Фәнис Хасиятуллович студентларны чын күңелдән котлап зур уңышлар теләде. Класс җитәкчеләре Зейнутдинова Нурсәйлә Гимадиевна, Вахитова Гельзинур Гаязовна да укучыларыбызның шатлыкларын уртаклашып матур сүзләр әйттеләр.Өлкән класс укучылары очрашуны истә калырлык итеп үткәрергә тырыштылар:кызыклы скетчлар, уеннар әзерләделәр.Кичә шундый җылы атмосферада узды.
Кайтыгыз сез, онытмагыз, дуслар,
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат
Мәктәпкә дип килегез тагы!
Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр,
Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр.
Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз,
Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз.


Просмотров: 1904 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.0/4
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...