Главная » 2011 » Декабрь » 28 » БАЛ-МАСКАРАД- 2012
08:56
БАЛ-МАСКАРАД- 2012


"Бал-Маскарад" башлана 20.00 сәгатьтә. Программада зур концерт: җырлар, биюләр, юмор, уеннар, лотерея ( микроволновый пич, ДВД һәм бик күп отышлы әйберләр). Билетлар урыннар белән сатыла. 34-1-61
Киләчәк"Яңа ел белән" дуслар!
Искә төшә балачакның
Шау-шулы бәйрәмнәре,
Яшел чыршы әйләнәли
Яңа ел түгәрәге.
Ак карлардай ак бәхетләр
Телим мин яңа елда.
Сөенечләр, куанычлар
Сез дусларга.
Күз алдымнан бер дә китми
Балачак Кыш бабае.
Шундый матур Кар кызларын
Хәзер кайдан табасың?
Ак карлардай ак бәхетләр
Телим мин яңа елда.
Сөенечләр, куанычлар
Сез дусларга.
Оныта алмыйм бүгенгедәй
Кыш бабай бүләкләрен —
Нечкә билле перәннекләр,
«Барбарис» кәнфитләрен.
Ак карлардай ак бәхетләр
Телим мин яңа елда.
Сөенечләр, куанычлар
Сез дусларга!

Просмотров: 983 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 3
3 Admin  
0
Баксаң, Россия патшасы Петр I 1700нче елда указ чыгара, шул вакыттан бирле декабрь азагында Яңа ел каршылау кертелә икән. Бу XVII гасыр һәм 1 көн ял. Ә XXI йөзгә чыккач исә мәктәп балалары белән бергә өлкәннәр дә дистә көн ял итә башлады. Шулай итеп, бүгенге Россиядә шаулатып аракы эчү һәм "похмель”дән дуңгыз кебек мыркылдап ыңгырашып яту традициягә әверелә бара. Күккә чөеп мактаган патшаның "мирас”ы үскәннән үсә... Әле мин "Чыршы бәйрәме” турында берни дә әйтмәдем. Күпме ылыслы агач, яшь үсенте нибары ярты төн өчен киселеп әрәм була. Табигатькә никадәр зыян килә. Икенче көнне үк урамга ыргыталар. Менә сиңа культура!



Петр I һәм аның варислары керткән мәгънәсез шайтан йолалары бу илдә хәттин ашкан. Яңа ел каникуллары дигән сәбәп белән эшлимичә ятып, илнең кесәсенә бик күп зыян килә икән, икътисадчылар теле белән әйткәндә, 70 млрд ВВП эшләнми кала, ди. Мондый вакыт эшсез тору бүтән беркайда да юк дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Үзебезнең исламча Яңа елга ни җитә!..



Ә хәзер шушы алда торган олы "бәйрәм” уңаеннан интернет-форумнарда әйтелгән кайбер фикерләргә тукталып китик.



"Русларның бу бәйрәме "Новый год" программасы «Рождественская Ёлка Ангела» дип атала һәм инде 31нче декабрь җиткәнче бәләкәй балалардан башлап әби-бабайларга хәтле чыршы тирәсендә зур бәйрәмнәр оештыралар. 31нче декабрь көнне төнге 12 сәгатьтә Кремль курантларның сәгать сукканын түземсезлек белән көтәләр. Сәгать 12 тулганчы мул итеп өстәл әзерләп нинди спиртлы эчемлек бар шуны өстәлгә куялар. Шул ук бер вакытта балалар да шампанский эчәргә әзерләнеп президентларның бәйрәм чыгышларыннан "чудо" көтәләр. Ә без каян чыга бу алкашлар, гарип балалар һәм ятимнәр дип баш ватабыз. Ата-анаң, әби-бабаң белән бала-чага гөрләтеп аяк тибеп аракы эчкәч, нинди киләчәге булсын ул милләтнең...” Татар белән рус менталитетын кыл уртага аерып куярга тиеш фикер бу. Бөтен кеше эчә, шул исәптәп балалар да. Кибетләрдә "детский” шампанскийлар сатыла. Димәк, без баланы кече яшьтән үк шешәгә үзебез ияләндергән булабыз. Бала зур үскәч шешәдән лимонад эчкән кебек спиртлысын да эчәргә тиешмен, дип аңына сеңдерә бара. Бик куркыныч идеология бу. Аптырагач, тикмәгә генә казыебыз узган елны "детское шампанское” да харам дип фәтва бирмәгәндер инде...



Шушы көннәрдә генә, бәхеткә каршы, мәгълүмат чараларында хәмернең куркынычлыгы турында хәбәрләр басылып чыкты. Эчкән кешенең үзеннән бигрәк тирә-юнендәгеләргә зыяны күбрәк тия. Бүген күпме хатын ире эчкәннән, күпме бала ата-анасы айнымаудан интегә. Рәсми булмаган статистика мәгълүматларына караганда, ел саен республикадагы гаиләләрнең 62 проценты (!) эчкечелек аркасында таркала. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең яртысыннан артыгы эчкече. Ата-анасы эчеп, игътибар эләкмәгән балаларның 22 проценты сукбайга әверелә, 30 проценттан артыгы якты дөнья белән хушлаша. Эчкече ата-анадан туган балаларның 70 проценты кимчелек белән, гарип булып туа. Саннар ирексездән уйланырга мәҗбүр итә.

2 Admin  
0
Ранил Ахмадуллин
Желаю свершений, удач, начинаний,
Открытий и творчества в Новом году!
Пусть дух созидания, радость мечтаний
Приносят приятных забот череду!
Здоровья и счастья, любви и достатка!
Пусть в жизни дорога твоя будет гладкой.

1 ?  
0
беясе купме?

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...