Главная » 2012 » Февраль » 23 » Бәйгедә Җиңүчеләрне котлыйбыз!
21:06
Бәйгедә Җиңүчеләрне котлыйбыз!

       И туган тел! Синдә булган

                Иң элек кыйлган догам:

                Ярлыкагыл, дип, үзем Һәм

                Әткәм – әнкәмне, Ходам!  

                                                    Г.Тукай       

   20 февральдән 22 февральгә кадәр мәркәзебез Казанда Россия Федерациясе регионнары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан 18 нче төбәкара олимпиада үткәрелде.  Олимпиаданың  төп максаты – балаларның татар теле һәм әдәбиятыннан белем дәрәҗәләрен, төрле аралашу ситуацияләренә бәйле рәвештә аларның телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшереп бәяләү; үз фикерләрен белдерү һәм дәлилли алу сәләтләрен ачыклау; татар телен һәм әдәбиятын тагын да тирәнрәк өйрәнүгә омтылыш тәрбияләү.Шушы бәйгедә16 регионнан 79 укучы катнашты. Жюри составындагы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты  галимнәре ике көн дәвамында җиң сызганып эшләделәр.

Чувашстаннан 10 нчы сыйныф укучылары арасында Комсомол районының Чурачык урта мәктәбе укучысы Айсылу Мәҗитова татар әдәбиятыннан-1нче, татар теленнән – 2 нче урыннарны яулады. 11 нчы сыйныф укучылары арасында  Батыр районың Шыгырдан  урта мәктәбе  укучысы Абәйдуллова Айгөл татар теленнән-1 нче  һәм  әдәбиятыннан да 1 нче урыннарга лаек булды.

   Олимпиада " Регина” кунакханәсендә ике көн уздырылды. Олимпиададан тыш укучылар һәм укытучылар өчен төрле мавыктыргыч чаралар үткәрелде. Язучы Нәбирә Гыйматдинова һәм " Идел” журналы редакциясе белән очрашу  күңелләрдә якты хатирәләр калдырды.

   Казан федераль университеты галимнәре һәм студентлары белән очрашу укучылар һәм укытучылар өчен дә бик файдалы үтте. Укучылар арасында сәнгатьле шигырь уку конкурсы да уздырылды.Чувашстан командасы бу бәйгедә дә сынатмады.

 Олимпиада ябу тантанасында Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының беренче урынбасары Данил Мостафин котлады. Ул укучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Җиңүче укучыларны хәзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларын Мактау грамоталары, дисклар, китаплар  белән бүләкләде.

Рамилә Мәҗитова,Чичкан төп мәктәбе укытучысы

Просмотров: 1047 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.2/4
Всего комментариев: 1
1 Лилия  
0
Молодцы!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...